Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Котлаулар №31 6 август
5.08.2015

Котлаулар №31 6 август

Ижау. 30 июльдә Фәйрүзә Габдулла кы­зы Ямбетованың 55 яшьлек юбилее булып узды.
Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Ходай Тәгалә озын, тыныч-тигез тормыш насыйп итсен.
Туган көнең белән тәбрик итәбез,
Сәламәтлек теләп, иң элек!
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр!
Озын гомер! Якты матур тормыш!
Безнең сиңа әйтер теләкләр!

Иң изге теләкләр белән әниең Фәүзия, тормыш иптәшең Салават, кызың
Лилия-Альфред, улың Марат, оныгың Әмир, энекәшләрең Наил, Мидхәт һәм барлык туганнар.
***
Тәбәрле — Яр Чаллы.
Без­нең яраткан укы­ту­чыбыз, сыйныф җи­­­тәкчебез Гү­зәл апа Рә­хим кызы Аб­дул­линаның 7 августта 80 яшьлек юбилее.
Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз гөрләп торсын!
Теләкләр шундый сезгә:
Бәхет, шатлык, игелекләр,
Җылы, игътибарлы сүзләр,
Саулык, байлык, сәламәтлек,
Җылы караш, сабырлыклар
Насыйп булсын үзегезгә!

Иң изге теләкләр белән 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучыларыгыз исеменнән Фәридә Сәләхиева.
***
Нарат. 6 августта Җәмилә Габденур кызы Зәйнуллинаның 80 яшьлек юбилее.
Иң кадерле кешебезне чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, озын, тыныч гомер, бала-онык­ларыңның бәхетенә сөенеп яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз.
Әниләрнең диләр кадерләрен
Үзең әни булгач аңлыйсың.
Сиңа булган чиксез рәхмәтләрне,
Күтәрердәй үлчәү бармы соң?
Тормыш дигәннәре сине, әни,
Төрле яклап инде сынады.
Авырлыклар бик күп булсалар да,
Сабыр иттең, түздең, сынмадың.
Күп кичердең кайгы-хәсрәтләрне,
Яңалары, берүк, килмәсен.
Йөзеңдәге бәхет чаткылары
Балкып торсын мәңге, сүнмәсен!

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, улың, киленең, онык-оныкчыкларың һәм барлык туганнарың.
***
Әгерҗе районы Рыс авылы-Алнаш. 8 августта Рәис Рабегдин улы Тукаевка 86 яшь тула.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Төрле чакны күргәнсеңдер,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез булып, әти бәгыребез,
Олы шатлык, нык исәнлек белән,
Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән кызларың Рәмзия, Гөлсәрия, кияүләрең, онык-оныкчыкларың.
***
Тәбәрле-Яр Чаллы. 7 августта Гүзәл Рәхим кызы Абдуллинаның 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, ихлас кү­ңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә! Ходай Тәгалә озын, тыныч гомер насыйп итсен!
Чын күңелдән Сезне шушы олы
Бәйрәм белән тәбрик итәбез,
Бүген Сезгә, иң-иң изге
Теләкләрне бүләк итәбез!

Сезне хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән Диләрә, Риф Камалетдиновлар.
***
Ижау. 3 августта Нәкыйбә Сәет кызы Әх­мәтҗанованың 65 яшьлек юбилее.
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең. Димәк, безнең өчен бу — икеләтә туган көн. Син булмасаң — без дә булмас идек, син тумасаң — без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син — дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!

Иң изге теләкләр белән балаларың Раушания-Рамил, Радик-Әсфия, оныкларың Ралина, Дамир, Рәсил.
***
Тәбәрле-Яр Чаллы. 7 августта Гүзәл Рәхим кызы Абдуллинаның 80 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Гүзәл апа!
Сез һәрчак сабыр, чыдам булдыгыз, яхшы­лыклар гына эш­лә­де­­гез. Безгә кыл­ган из­­­гелекләрегезнең әҗе­рен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез. Җылы сүз­лә­ребезне, изге теләкләребезне шигъри юллар аша җиткерәсебез килә.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарыгыз.
Туган көнегез-юбилеегыз белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән Бакировлар, Зариповлар, Фархаевлар гаиләләре.
***
Тәбәрле-Яр Чаллы. 7 августта Гүзәл Рәхим кызы Абдуллинаның 80 яшьлек юбилее.
Без сезне ихлас күңелебездән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы. Без сезне ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт булыгыз, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшәгез.
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән Зөфәр, Фәрүзә.
***
Тәбәрле-Яр Чаллы. 7 августта Гүзәл Рәхим кызы Абдуллинаның 80 яшьлек юбилее.
Сезне юбилеегыз бе­лән чын күңелдән котлыйбыз. Сез — кадерле кешебез. Тирә-ягыгыздагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә сез кешелекле һәм игелек­ле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казандыгыз. Алдагы гомер юлларыгызны сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән Әхмәтҗановлар, Шәймөхәммәтовлар гаиләләре.
***
Тәбәрле-Яр Чаллы. 7 августта Гүзәл Рәхим кызы Абдуллинаның 80 яшьлек юбилее.
Кадерле укытучыбыз! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәла­мәтлек, озын гомер телибез.
Көннәр үткән, айлар үткән, еллар үткән,
80 ел сизелми дә үтеп киткән.
Язмыш җиле чәчегезгә чаллар сипкән,
Башкаегыз күпме кайгы, шатлык кичкән.
“Мәктәп”,- диеп узган гомерегез,
“Укучылар”, — дип борчылган күңелегез.
Һәр укытучы туганыгыз кебек якын,
Яклап, саклап эшләдегез алар хакын.
Һич онытмас сезне туган мәктәбегез,
Суынмаслар йөргән эзләрегез.
Истән чыкмас якты йөзләрегез,
Киңәш тулы матур сүзләрегез.
Рәхмәт сезгә, барсы-барсы өчен,
Кызганмыйча эшләдегез акыл көчен.
Рәхмәтләре төшсен сезгә һәр баланың,
Ризалыгы иңсен сезгә бар ананың.

Иң изге теләкләр белән Мәрдановлар гаиләләре, 1969нчы елгы чыгарылыш укучылары.
***
Ижау. 6 августта Кәниф Баян улы Нуртдиновның 70 яшьлек юбилее.
Башкортстанда ту­ып, бүгенге көндә шә­һәребездә гомер итү­че, күп еллар буена газетабызның дусты бу­лып калган укучыбызны юбилее белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш телибез.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Иң изге теләкләр белән якын дусларыгыз.
***
Ижау. 6 августта Кә­ниф Баян улы Нурт­диновның 70 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине их­­лас күңелдән туган кө­нең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Ходай сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, шатлык­ларга сөенеп яшәргә насыйп итсен.
Саулык, муллык бәйрәмеңдә
Телибез ихлас күңелдән:
Бәхетләре килер көннәреңнең
Яхшырагы булсын бүгеннән!
Ихлас күңелдән юллыйбыз
Иң-иң изге теләкләр:
Озын булсын гомерләр
Тыныч булсын күңелләр.

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең Олег-Лена.
***
Ижау. 8 августта Илфат Гыйздулла улы Зиннәтуллинның 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, ихлас кү­ңелдән юбилеең бе­лән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шат­лыклар, саулык-сә­ла­мәт­лек телибез. Кай­гы-хәсрәткә бирешми, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Котлы булсын туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа бу көнне!

Иң изге теләкләр белән әниең Сәлимә, тормыш иптәшең Зөлфия, улың Илгиз-Ирина, кызың Илзирә-Рамил, оныкларың Рузанна, Элита һәм барлык туганнарың.
***
Минзәлә районы Наратлы Кичү авылы-Ижау. 8 августта Нәсимә Гариф кызы һәм Флүр Әхтәмҗан улы Хановларның бергә торуларына 55 ел.
Сезне чын күңелдән зөбәрҗәт туегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын, тыныч-тигез тормыш телибез.
55 ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле.
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
“Әти-әни”, — диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озак-озак тигез яшәгез!

Иң изге теләкләр белән кызыгыз Рәмзия, оныгыгыз Руслан.