Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Коронавирус утлы табада биетә
15.04.2020

Коронавирус утлы табада биетә

Бу көннәрдә Интернет челтәрендә 8 яшьләр тирәсендәге малайның: “Хөрмәтле укытучыларым, әни сез биргән темаларны аңлата белми, аннан мине ачулана. Кайчан мәктәпкә барабыз инде?” — дип, күз яшьләре белән ялваруын күрү кы­зык кебек тоелса да, соңгы вакытларда мәктәпләрдә оештырылган дистанцион укулар, чынлыкта да, укытучыларга да, балаларга да, хәтта әти-әниләргә дә бик зур проблема тудырды. “Яңарыш” газетасы белән элемтәдә торган укытучыларга: «Дистанцион рәвештә укыту авырмы? Тагын нинди эшләр йөк­ләделәр? Балалар үзләре нинди фикердә? Әти-әниләр бу яңалыкны ничек кабул иттеләр?» дигән сорауларны бирдем.

Мәүлидә Фәйрүзева (Сарапул шәһәре, 21нче мәктәп): “Дистанцион укуга күчкәч, күп авырлыклар белән очраштык. Укытучыларга «эш сәгате» дигән төшенчә калмады. Мәсәлән, бүген иртәнге сәгать 7дә бер бала телефонга өй эшләрен сорап язды. Балалар һәм ата-аналар, укытучылар төрле «челтәр»ләрдә утыралар. Мин сыйныф җитәкчесе буларак, көне буе һәр фән буенча эшләрне җыеп, балалар һәм ата- аналарга таратып утырам. Ата-аналар: “Эшләмичә, өйдә ятып акча аласыз”, — дип, ачуларын белдерәләр. Балалар шулай ук мөстәкыйль эшләп өйрәнмәгән. Аларга төрлечә ярдәм итәргә тырышам. Әти-әниләрнең үз өсләренә җаваплылыкны аласылары килми, балаларны тыңлата алмыйлар, үзләре дә әллә ни аңламыйлар”.

Альбина Касимова (Балезино районы Падера мәктәбе): “Яңача эшләү җайга салынмаган әле, бигрәк тә узган атнада бик авыр булды. Бу атнада җиңелрәк кебек. Балалар эшкә тартыла, бер-берсен дә өйрәтәләр. Мәктәптә намус белән укыган балалар дистанцион укуга да җаваплы карыйлар. Начаррак укыган балалар да биремнәрне яхшырак башкаралар. Бу хакта әти-әниләр ни уйлый — әлегә әйтүе кыен. Әлбәттә, укытучыларга социаль челтәрнең мөмкинлекләрен үзләштерергә туры килә. Бу бигрәк тә олырак яшьтәге укытучыларга кагыла”.

Алия Арсланова (Девятерня мәктәбе): “Яңа алым белән укытуда кыенлыклар туса да, таләп ителгәч, барлык авырлыкларны җиңәргә тырышабыз. Мондый укыту бигрәк тә әти-әниләргә авырлык тудырды. Кайбер әниләр баласын укыту өчен эшкә йөрү вакытын үзгәрттеләр. Балалары башлангычта укыган ата-аналар хәзер балалары белән бергә укыйлар. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә авырлык килде: ноутбук, телефон, компьютерлар җитми. Хөкүмәт менә шунысын да уйласын иде”.

Зөһрә Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе): «Әни буларак, авыррак. Хәмидә 5нче сыйныфта укый, дәресләрне мөстәкыйль әзерли, биремнәр бер атнага бирелә. Ә Наил 2нче сыйныфта укый, биремнәрне укытучы апасы көн саен җибәрә. Мин үзем аңлатам, тикшерәм, фотога төшерәм һәм янәдән укытучыга җибәрәм. Бик мәшәкатьле. Әмма уңай билгеләрне күрсә, күңеле күтәрелеп китә, тагын да теләбрәк шөгыльләнә башлый“.

Гөлназ Вәлиева (Тирсә мәктәбе): “Читтән торып укыту әлегә бик авыр. Интернет аша укыту платформаларын, видеоэлемтәгә керү юлларын өйрәнергә, төрле социаль челтәрләрдә үз битләребезне булдырып, анда әңгәмәләр өчен группалар төзергә тиеш булдык. Сыйныф җитәкчесенә зур җаваплылык өстәлде. Без көн саен ата-аналар белән элемтәгә кереп, баланың сәламәтлеген, аның укырга техник яктан мөмкинлекләре бармы-юкмы икәнлекне ачыкларга, ата-аналарны тынычландырырга, аңлатырга тиеш. Әле дәресләр башлангач та, кемнең логин, пароле дөрес түгел дип, платформага кертми, кемнең презентациясе ачылмый, кемнең документы укылмый — барысын тикшерү, төзәтү эше сыйныф җитәкчесенә төшә. Сиңа үзеңнең дәресеңне дә алып барырга, сыйныф укучыларының эшчәнлеген дә тикшереп торырга кирәк. Бөтен укучының да техник яктан мөмкинлеге бер төрле түгел, бу да кыенлыклар тудыра. Көнлек отчетлар да безнең вакытны бик күп ала. Балаларга болай уку ошамый. Күбесе: «Тизрәк бу вирус бетсен дә, мәктәптә укыр идек», — диләр”.

Эльмира Рәсүлева (Кадыбаш мәктәбе): “Дистанцион рә­веш­тә укытуның иң кыен ягы — платформаларның ачылмавы. Дәрескә бирелгән вакыт техниканы көйләп үтә. Икенчедән, балалар да, әти-әниләр дә бу режимда эшләргә күнекмәгән. Күбесе Интернет белән эшләү мөмкинлекләрен белеп бетерми. Бу кечкенә классларга кагыла инде. Әле моңа кадәр әти-әни баласын мәктәпкә чыгарып җибәрә дә, эше бетә иде. Баласы турында уйламаучы әти-әниләр дә бар. Дис­танцион укытуны оештыру авырлык белән барса да, укытучылар төрле юлларны табалар”.

Гөлназ Закирова (Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия): “Минем өчен җиңел түгел. Һаман да компьютерның бөтен мөм­кин­лекләрен белеп бетереп булмый. Дәрескә әзерләнү вакыты тагын да озайды, чөнки бигрәк тә башлангыч сыйныфларда әйтеләсе һәр сүзне, эшлисе эшне инструкция рәвешендә язарга кирәк. Башка фән укытучылары өчен әзер видеодәресләр, күнегүләр, контроль-тикшерү материаллары булса, татар теле дәресе өчен аларның барысын да укытучы үзе эшли. Дәресләрне zoom, giscord платформаларында онлайн алып барабыз. Югары сыйныф укучыларына мөстәкыйль эшләргә биремнәр күп бирелә. Аларның да укулары көннәр буена сузыла. Әти-әниләрнең дә эше каты, кечкенә классларда яттан сөйләүне, эчтәлек сөйләүне видеога яздырып, укытучыга җибәрәләр, мин үзем андый форманы да кулланам, чөнки сөйләшү әһәмиятле. Әти-әниләрнең дә җаваплы караганнары да, җавапсызлары да бар. Ә укытучыга тагын бер эш өстәлде, көн буе дәрес биргәннән соң, кайсы платформада эшләдең, ничә укучы катнашты, эшнең сыйфаты турында отчет бирергә кирәк. Әни буларак шуны әйтә алам: төрле дәрес төрле җирдә бара, укучыларга бик уңайсыз. Кызым 8нче сыйныфта укый, бик озак утыра, аңлашылмаган сораулары да кала. Укытучысыз, мәктәпсез уку була алмый, минемчә”.

Земфира Селезнева (Воткинск шәһәре, 12нче мәктәп): “Болай укыту нык авыр, кичә унбер сәгать компьютер артында утырдым. Мин — 2нче сыйныф җитәкчесе, минем җаваплылыкта -54 бала. Көн саен мохтаҗ гаиләләр хакында хакимияткә шалтыратам. Укучыларга өй эшен биргәннән соң, кайчакта кереме аз булган гаиләләргә кибеттән ашамлык та алып кайтып бирәм. Сайтларга керүчеләр күп булгач, тоткарлык китереп чыгара. Бер гаиләдә 4 укучы бала бар, өйдә — бөтенесенә 1 компьютер. Забастовка ясап, мәктәпкә барабыз”, — диюче гаиләләр дә бар”.

Алсу Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе): “Тик бернәрсә генә борчый: балалар яңа темаларны аңлыймы-юкмы, шуны аңлап булмый. Миңа укучыларның күзләрен күрергә кирәк. Әти-әниләрнең фи­керләре төрле. «Бик күп эш бирәсез», — диючеләре дә, «Безгә дистанцион уку ошый», — диючеләр дә бар”.

Рәсилә Габдрахманова (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия): “Һәр яңалыкның үз авырлыгы бар. Башта һәр класска бер атналык биремнәр җибәрдек. Хәзер шуларны тикшерәбез, билге куябыз. Көне буе компьютер каршында эшлибез. Бала бирелгән биремнәрне үзе аңлап кына эшли, укытучы аңлатмый. Әлбәттә, мәктәптә укытып кайтуга җитми. Балаларга да мәктәпкә барып, аралашып кайту ныграк ошый”.

Эльмира Шакирова (Ижау шәһәре, 97нче мәктәп): “Безнең мәктәптә дис­танцион уку дигән әйбер яңалык түгел. Без Moodl плаформасында эшлибез. 2нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр шимбә саен дистанцион дәресләр каралган иде. Һәр триместр саен дистанцион дәресләр алышынып тора. Шуңа күрә дист­анцион укуга күчү бик авыр булмады. Укытучы шулай ук дәрескә әзерләнә, һәр эшне тикшерә, тик дистанцион рәвештә. Дәрестә укытучы 4-5 укучыдан сораса, болай һәр укучының эшен тикшерә. Укучылар да ялкаулана алмыйлар. Һәр көнне расписание буенча биремнәрне үтәргә кирәк. Ата-аналарга балаларының биремнәрне үтәү-үтәмәүләрен тикшерергә кала. Кайвакытта укытучы ролен дә үтәргә туры килә”.

Люция Терентьева (Сарсак-Омга мәктәбе): “Әлбәттә, бу төр укыту мәктәптәге дәресләрне тулаем алыштыра алмый. Баланың үсеше өчен мохитнең роле бик зур. Безнең лицей укытучыларының әзерлеге югары, шунлыктан бу укытуны авыр йөк итеп кабул итмәделәр. Күп кенә укытучыларбыз ИКТ технологияләрне өйрәнеп, курслар узган. Һәр сайтны методик берләшмәдә өйрәнеп, бер-беребезгә тәкъдим иттек. Балаларның фикерләре төрлечә, кемдер телефонының иске булуыннан зарлана, кемдер абый-апалары белән ноутбукны бүлешеп, тыныч кына биремнәрне үти. Якласс, Учи.ру, Открытая школа платформаларында эшлибез, шулай да биремнәрне күбрәк дәреслек буенча бирергә тырышабыз. Санитар таләпләр буенча дәрес кысасы билгеләнгән, ләкин һәрчак элемтәдә булу өчен укучы гел телефоннан күзен алмыйча утыра бит. Сәламәтлекләренә шактый зыян килә инде. Әти-әниләр безнең белән элемтәдә. Башлангыч сыйныфлардагы дәресләрне алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, хәтта эштән ял алып утыручылар да бар. Барлык мәгълүматны мәктәп сайтына виртуаль тактага эләбез. Әти-әниләр өй эшенең күләме күп булуга, плафтормаларның начар эшләвенә зарланалар. Аларның фикерләрен исәпкә алып, расписание төзим.
Дистанцион укыту ул — иртәдән кичкә кадәр укучылар белән элем­тәдә тору, укучыларны мөстәкыйльлеккә, эзләнүгә этәрү дип уйлыйм. Белем дәрәҗәләре түбәнрәк булыр, дип фаразлыйм”.

Сүзебезне йомгаклап, шуны гына әйтәсе килә: заман таләп иткәч, бу яңа алым да үз вакыты белән җайга салыныр әле.

Рилия Закирова әзерләде.