Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Кормушка (хикәя)
22.11.2017

Кормушка (хикәя)

Хакимияткә юньле кеше килми инде. Дини китапларда да “Ахырзаманда акыллы кешеләр өстеннән надан кешеләр идарә итәрләр”, — дип язылган. Хакимияткә килүче һәрбер кеше кормушкага чумарга дип кенә хыяллана. Янында бөтерелеп йөрүче дүрт-биш чибәр ханымга җылы тын бар барын, әмма гади эшчегә анысы да юк. Һәм ул аңа кирәкми дә, чөнки белә ул халык өчен берни дә эшләнмәгәнен, үз көченә генә таянып гомер кичерәсен, беркайчан да, берни дә күктән яумасын канына сеңдергән гади халык, үз көенә, сабыр гына җигелеп тормыш арбасын тарта. Законнар да гади халык өчен “гөрләп” эшли. Шуны аңлауның теге ягына чыккан Мәхмүт җиңелчә генә киерелеп алды да ишек алдына чыкты. Бертуктамый яуган яңгырдан, җир тәмам җебегән, хәтта яңгыр суларын да сеңдерә алмый азаплана. Ә менә хәзер чалт итеп кояш чыкты, җил дә көчәеп киткән кебек. Ә, дигәнче кояш җил белән берлектә дөньяны нурга күмде, бөтен тирә-юнь яшеллеккә чумды. Балан чәчәкләренең хуш исе борыннарны кытыклады. Бу гаҗәеп искиткеч матурлык озакка түгел, мөгаен, көнбатыштан тагын караңгыланып килә, нәкъ җырдагыча – ияләште бер болыт…
Мәхмүт фуражкасын салып, янәдән киде дә, капкасын ачып, урамга чыкты. Ерак китәргә өлгермәде, янына ук выжылдап бригадир Фәнис килеп туктады:
— Мәхмүт абый, син бүген теге ат арбасын бизәкләп ясап бетер инде яме. Буйыйсың да бар, кичкә җитештерергә кирәк. Башлык сорый.
— Яра-ар, – дип сузды Мәхмүт, тырышырбыз. Тырышырбыз түгел, иртәгә кемгәдер бүләк итеп тапшырырга ниятли бугай… Фәнис ашыга-кабалана Мәхмүтне бүлеп, аның зур тизлек белән эшләвен сорады.
— Ә түләве… түләве ничегрәк була соң?.. Һәрвакыттагыча көр тавышлы Мәхмүт әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмады.
— Кабат, түләве кабат, эшең бет­кәч карарбыз, — диде дә машинасын кабызып, зур тизлектә китеп барды бригадир.
Карарбыз дигәч, юк инде ул, өметеңне өз, ничә тапкыр карап кала инде Мәхмүт, бу юлы да ялганлар микәнни?! Ярар, барып карыйм, бәлки җыеп түләр, дип тынычландырды үзен. Өметләре акланмады аның, бер ай дигәндә төзелеш бригадасы таралды, хезмәтенә күрә бәясен ала алмады Мәхмүт. Аның күңелен биреп ясаган кул эшләре республика буйлап бүләккә таралды. Арба, чана, сандык, чиләк, көянтә, өстәл, урындык һ.б. җиһазлар, күбесе агачка уеп ясалганлыктан, зур бәя торырга тиеш иде ләбаса. Өстә утыручылар, кул кысышып премия алганда, Сабантуйда хезмәт батырлары арасында Мәхмүт тә бар иде. Эш хакын премия рәвешендә җылы сүзләр әйтеп бирсәләр дә, Мәхмүтнең эче җылынмады. Бер ярты һәм 3000 сум акчалык кына хезмәт күрсәтте ме­ни ул аларга. Кимендә 30000 алырга тиеш иде бит. Беркөнне батырлык өчен бераз төшереп алды да, башлыкның үзенә керергә җөрьәт итте. “Сәлам бирдек агай-эне”, — дип башлады ул сүзен. Кулларын сузып күрешергә теләде. Тегесе телефоннан сөйләшүен дәвам итеп, ручкасы белән урындыкка күрсәтеп ымлады. Мәхмүт кыюсыз гына утырды да утырды. Башлык, бер телефоннан икенчесенә, аннан өченчесенә үрелеп, сөйләшүен дәвам итте. Түзәр чамасы калмаган Мәхмүтнең башына бер уй килде. “Туктале, – диде ул, — ни эшләп утырам соң әле мин биредә түбәнсенеп, кулларым алтын, нәрсәгә тотынсам, шуны башкарып чыгам, телефонга асылынып утырудан башканы белмәгән буш куык янында, үземне-үзем кимсетеп утырмыйм әле”, — дип, утырган урыныннан сикереп үк торды да, чыгып китәргә ишеккә таба юнәлде. Башлык ләм-мим, телефонына асылынган көенчә калды. Иркен сулап куйды Мәхмүт. Айнып китте. Күпме энергиясен суыртып, шул мәхлук янында утырганына үкенде. Кадрлар бүлегенә кереп, эштән азат итүләрен сорап гариза язды да, җиңел атлап идарәдән чыгып китте. Хатыны Наҗия белән киңәшеп, иске келәтне чүп-чарлардан арын­дырды, ашлык саклаган савытларны кайсын кая урнаштырды. Келәт эче зураеп, яктырып китте. Киштәләр ясап, бөтен кирәк-ярак инструментларын матурлап тезде. Олы юл буенда урнашкан йортлары каршысына бизәкләп ясалган кечкенә өй макетын да чыгарды. Озак та үтми, кечкенә түгәрәк өстәл дә эшләп куйды. Ә утыргычы элегрәк тә бар иде инде. Күрше-күлән шунда җыелып утырып гәп сата, дөнья хәлләрен сөйләшеп кич утыра иде. “На заказ” дигән язу язып, кечкенә өй кыегына элеп тә куйды. Аллаһның рәхмәте, китте бит бизнес. Тора-бара шул кечкенә бакча өенә калган бәрәңгесен, йомыркасын чыгарып куя торган булды. Каен себеркесе җыеп, пиннек ясап та элеп куйды. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр бу гүзәл хуҗалык тирәсен игътибарсыз калдырмадылар. Кем өстәлгә, кем урындыкка заказ бирде, уңайдан хуҗалыкта җитештергән суганы, кишере, йомыркасы һәм башкасы үтә торды. Моңарчы салыштырып йөрергә яратучы Мәхмүт яшәү рәвешен 180 градуска борып җибәрде. Әлбәттә, кара көнләшүчеләр табылды. Беркөнне кап-кара джип машинасында башлык үзе килеп туктады. “Күрәм, эшләрең бара, иптәш Галимҗанов. Миңа теге кошлар белән белән бизәлгән сандык кирәк иде бит. Эшли алырсыңмы?” Ул күзләрен челт-челт йомып, кашларын сикертте, олы корсагыннан түбән шуышкан чалбарын, каешына ике кулы белән ябышып, корсагы өстенә тарткалап менгерергә тырышты. “Сигез мең”, — диде Мәхмүт күзен дә йоммый. Башлык телсез калды, җәлт кенә машинасыннан акча янчыгын тартып алды да, җитез генә сигез мең сум акчаны санап Мәхмүткә тоттырды. Шул арада аклы-күкле булып тирләп тә чыкты. “Әзер булгач кына алам”, — дип киреләнергә торган Мәхмүткә: “Ал, биргәндә ал!” — диде коры гына һәм дәшми-тынмый машинасына утырды. Бөгәрләнеп беткән кулъяу­лыгын тартып чыгарып, тирләрен сөртте. Аннары гына кузгалып китте. Мәхмүт сандыкны бер атна дигәндә ясап бетерде, хуҗасына илтеп тә тапшырды. Кыска гына вакыт эчендә үз клиентларын булдыруга иреште ул. Хатыны белән берлектә кулга-кул тотынып эшләделәр, төп эшне Мәхмүт башкарса, буяу-матурлау эшләре Наҗиясенеке булды. Сандыкны илтеп тапшырган көннең икенчесендә, рөхсәтсез сәүдә белән шөгыльләнәсез, дип, районнан тикшерү килде. “На заказ” дигән язуны да алдылар, сигез мең сум күләмендә штраф та чәпәп киттеләр. Кем чакыртканы, әлбәттә, Мәхмүткә мәгълүм иде. Беркавым заказлар кимеп торды. Шуңа да карамастан, Мәхмүтне үз итеп бетергән клиентлар, үзләренең таныш-белешләренә, якыннарына, дусларына алтын куллы Мәхмүт барлыгын сөйләп өлгергәннәр иде инде. Мәхмүт тә телефон аша заказлар кабул итте.Тормышы түгәрәкләнде, балаларына булышырга да җае чыкты, үз кормушкасын үзе тулыландырды ул. Өр-яңа машина сатып алды. Борын чөеп, мактанып йөрмәде. Мохтаҗларга зәкәтен түләде, кулыннан килгәнчә авылдашларына изгелек эшләргә тырышты. Тора-бара үз эшен башлап җибәрде. Аның яраткан һөнәренә гашыйк яшь кадр­лар да артты. Алар өчен эш урыннары булдырылды. Мәхмүт авылның иң хөрмәтле кешесенә әверелде. Аның ярдәменнән башка бернинди дә мәдәни чара үткәрелмәде. Мөмкинлегеннән чыгып, һәрвакыт һәркемгә булышырга тырышты ул. Хәтта башлыкның үзенә дә. Иң астан үрмәләп диярлек өскә күтәрелгән Мәхмүт авылның акчалы бае иде. Акча сорап килде дә инде аңа башлык. Тиз арада Галимҗановтан Мәхмүт Муллаяновичка әйләнгән эшмәкәр “Әйе, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса шул”, — дип куйды үзалдына. “Ооо, иптәш Нургаян Гаязович, узыгыз уз, ни йомыш?” — дип, көрәктәй зур, эшкә ятышлы кулларын башлык белән күрешергә суз­ды.
— Имин генәме?
— Исәнлеккә исән, менә хәлләр генә бик үк әйбәт түгел. — Башлык тагын чалбарын каешыннан тотып, корсагына менгермәкче булып тарткалады. Кыенсынгандай, як-ягына каранды. — Финанс хәлләре мөшкелрәк. Бетүгә йөз тоттык, ахры, бер өлкәдә дә алга китеш юк, — дип зарланып алды рәис.
— Әйе, кресло өчен калтыранып, кормушкага үзең чумдың шул, иптәш Сабиров. Әзерне чөмереп яту кемгә дә җиңел булыр иде ул. Ничә еллар буе мал-мөлкәтне таратканнан соң хасил булган бушлыкны тутыру ай-һай җиңел эш булмаганлыгын үзең дә беләсең агай-эне. Шулай да, мин сиңа булышырга әзер. Күпме кирәк? Сүзне кыска тотты Мәхмүт.
Чәчүлек орлыклары, чүпкә каршы агу препаратлары, ашламалар алырга дип ышанып биргән 1 миллион сум, әлбәттә, инде бүтән максатка тотылды. Авылның киләчәген бары тик Мәхмүт кенә саклап калырга мөмкин иде. Колхоз таралды, кормушкадан симез калҗа “имеп”, үзе дә симерүдән көч-хәл белән тын алып яшәгән Нургаян Гаязович, аның янәшәсендә тәлинкә тотып, ничек тә ярарга тырышып йөгерешкән чибәр ханымнар да юкка чыкты. Алар әллә булды, әллә юк. Алар хакында бик үк күңелле булмаган мәзәкләр сөйләп кенә искә алалар хәзер.
Нургаян Гаязовичны эшеннән азат итәргә дип килгән район җитәкчелеге: “Колхоздан бирелгән йортны, башлык утырып йөргән машинаны, фәлән айлык премия белән фәлән айлык хезмәт хакын, бүләк итеп калдырыргамы, юкмы?” – дип, авыл җыены җыйдылар. Шушы кадәр дәүләтне бүләк итеп бирергә лаеклы дип таптылар һәм халыкның кул күтәртеп ризалыгын алдылар, имеш… Башлыкның йөзендәге бер мускулы да селкенмәде. Тагын да югарырак баскычка күтәрәләрмени? Башын күтәреп, горур кыяфәттә елмаеп басып торуын белде. Район җитәкчеләре аны күкләргә чөеп мактадылар, имеш колхозны бөлгенлеккә ул төшермәгән икән, бармак бөкли-бөкли колхоз таралуының сәбәпләрен ачыкларга маташтылар. Кыскасы, халыкның колагына токмач элделәр. Ә бит Мәхмүтне ел азагында чыгып киткәне өчен, сиңа бу ел өчен ашлык тиеш түгел дип теңкәсен корыткан иде ул. 5 центнер тиешле ашлыгын да бирдермәде. Кешегә санламавы булгандыр инде. Ул вакытларны Мәхмүт берничек тә күңелленнән алып ыргыта алмый. Кайсыбер кыланмышлары бигрәк тә үзәккә үтәрлек булды. Эчкән кеше хокуксыз кеше инде ул. Өстәгеләр өчен бигрәк тә. Ничек телиләр, шулай битәрлиләр. Каршы сүз дә әйтә алмыйсың. Авызыңны ачып кына кара, хәзер томалыйлар – син исерек, эчкәнсең икән буеңа сеңдер. Бөтен кара эшне шул хокуксыз исерек башкара да инде тиенгә. Бирсәләр әле, бирмәсәләр дә шаулый алмыйсың, чөнки син исерек, бетте китте. Хокуксыз кеше.
Берсендә шулай Мәхмүтнең кул эшләре белән шөгыльләнә торган эш почмагына бергә эшләүче иптәшләре кереп утырды. Көндезге ял вакыты җитеп килгән чак. “Сыйлыйм әле үзегезне”, — дип, берсе куеныннан шешә чыгарды. — Малай туды бит минем, бер атна узып бара, әле минем һаман сезне сыйлаган юк, – дип сөйләнә-сөйләнә калай кружкасына хәмер агызды ул. Чират Мәхмүткә җитте. Эчеп бетереп кабымлыкны борын төбенә китерәм дигәндә, каршысында әллә каян гына башлык пәйда булды. Башкалар үрә торып баскан, ә Мәхмүт кузгалмый да, кабымлыкны чәйни-чәйни “Сәламәләйкүм”, — диде диюен. “Тор инде, бас”, — диләр иптәшләре ярымпышылдап. “Тормыйм”, — ди тискәре Мәхмүт. Башлык та кыз­ды. Урыныннан кузгаласы килеп: “Тор, дим”, — дип, төкерекләрен чәчеп ысылдады. “Тормыйм”, — дип каршы килде Мәхмүт тыныч кына. Баш кеше кызарынды, бүртенде, ярсыды. Мәхмүт фуражкасын салып, янәдән киде дә, мыскыллы караш ташлап: “Министыр хренов”, — диде һәм салмак адымнар белән чыгып та китте. Нәтиҗәдә, ай буе эшләгәне өчен хезмәт хакы түләнмәде аңа. Хуҗалык эшчеләре алдында хур иткәне өчен Мәхмүттән шулай үч алды ул. Аның үчләре әле моның белән генә тәмамланмады. Әле яза китсәң, роман булып та җитешер иде, мөгаен. Мәхмүт үз сүзен курыкмыйча турыга әйтергә ярата. Шуның өчен хуҗалык җитәкчеләре каршында абруе түбәнрәк иде.

Сәлам бирдеме, бирде. Ә ни өчен, кемдер килде дип сикереп торып үрә катырга тиеш соң әле ул?! Урлашканмыни? Эш сәгатендә, эш урынында утыра. Шул җитмиме? Әнә, хәзер ашап туялмаганны, ялап туялмассың, дигәндәй, кормушка төбенә төшкән, ул кадәр корсак белән бушлыктан өскә үрмәләргә хәле юк, шулай да нидер эләктереп, халык күңелендә “яхшы” кеше булып калмакчы. Мәхмүткә дә теге миллионны “списать” итәргә туры килмәгәе әле. Ни булса да, хәерлегә булсын. Китәсе малның киртәсе юк, диләр бит.
Колхоз таралса да, авылны таратырга ирек куймады Мәхмүт. Көннән-көн эшләре гөрләп барды. Ярты авыл халкы аның җитәкчелегендә эшләп, хезмәтенә бәяне уч тутырып алды. Эчеп-исереп урамда болганучылар сирәгәйде. Матур-матур йортлар калкып чыкты. Яшьләр дә калага тартылмый, үз туган җирлекләрендә эшләүне кулайрак күрделәр. Мәхмүт, агач эшләре белән бәйле цехлар гына түгел, берсен күрше авылда, икенчесен үз авылында кечкенә ипи пешерү цехлары ачып та халыкны сөендерде. Шактый гына җир биләмәләре дә бар аның хәзер. Улы да гаиләсе белән шәһәрдән күченеп кайтты. Башлы-күзле булырга өлгермәгән кызы да укуын тәмамлап, авылга әти-әнисенә булышырга карар кылды. Күпме кешене эшле итә алуына, ярдәмчеләре артуына Мәхмүтнең шатлыгы эченә сыймады. Кормушка дигәннән, кормушкага бит аңа өстәп торырга, үзең генә имеп түгел, аны ашатып, тукландырып торырга кирәк. Вакытлыча майда йөзәсең инде йөзүен, әмма чигенә килеп терәлгәч, башлык түгел, халык ач кала. Шуның өчен Мәхмүт, артыгын нәфесләнми, булганына шөкер итеп, артыгын мохтаҗларга өләшә. Аллаһ ризалыгын алыр өчен ярдәм итә, чөнки ул гади халык белән бергә астан күтәрелгән.
Халык белән киңәш-табыш итеп, ярдәмләшеп эшләгән Мәхмүт үз кормушкасын хәләл ризык белән тукландырып тора. Аллаһ Тәгалә аны тагын да арттырып бәрәкәтле итә. Юньле, акыллы кеше беркайчан да властька үрмәләми, чөнки анда телисеңме, теләмисеңме, алар кешесе булырга, аларча эш итә белергә өйрәнергә, кыскасы, гөнаһка чумарга кирәк.
Бер кормушканы бушатып, район үзәгендә икенче кормушкага чумган Нургаян Гаязович әле дә булса типтереп яши. Карга күзен карга чукыймыни? Тик һаман да, ике кулы белән каешына ябышып, чалбарын капкорсагы өстенә тартып менгерергә азаплана, әмма бәрәкәтсез ризыктан җыелган, йөзләгән халыкның ләгънәтен, рәнҗешен алган корсак, бирән зәхмәтенә әверелгән. Шулай да, ничә кормушканың төбенә төшәргә өлгерер микән ул?!

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы.