Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Корбан гаете мөбарәк булсын!
21.08.2018

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан гаете – ислам диненең иң зур, изге бәйрәмнәренең берсе. Күп кенә мөселманнар хаҗ кылып, әлеге бәйрәмне Согуд Гарәбстанында билгеләп үтәләр. Алар анда изге урыннарда булып, үзләрен бөтендөнья мөселман өммәтенең бер өлеше итеп тоялар. Дин кардәшләребезгә туган йортларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Бу көннәрдә республикабызның шәһәр һәм авылларындагы мәчетләрдә гает намазы укыла, мохтаҗлар өчен табын әзерләнә, гаиләләрдә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Без бу изге бәйрәм көнне корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз. Корбан гаете мөселманнарны берләштерә, юмарт һәм кешелекле булырга өнди. Күңелләребезне шәфкать һәм миһербанлык хисләре белән тулыландыра.
Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Йортларыбызга һәм гаиләләребезгә бәрәкәт иңсен. Әлеге бәйрәм шәһәребездә һәм республикабызда яшәүче төрле дин вәкилләренең бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдырырга җирлек тудырсын. Мөселманнарның изге гамәлләре артканнан-артсын, ә өлкән буын бу өлкәдәге бай тәҗрибәсен балаларына, оныкларына тапшырсын иде. Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле мул тормыш телим.

Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.