Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Корбанны кем исеменнән чалу дөрес?
9.08.2018

Корбанны кем исеменнән чалу дөрес?

Игътибар! Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте карамагы астында булган бөтен төбәкләрдә кебек үк Удмуртиядә дә Корбан гаете 21нче августта бәйрәм ителәчәк.

Сорау-җавап

“Бер танышым белән бәхәскә кердек. Ул гаиләдә ир кеше исән булса, аңа чалынган корбан бөтен гаиләгә дә бара дип саный. Танышым сүзләренчә, ир, ягъни йорт хуҗасы, корбанны бөтен гаилә өчен дип чала, хатын яки балалалар үзенә ниятләсә, дөрес булмый. Корбан итен алып килгәндә дә: “Кем өчен?” – дип сорасаң, “Бөтенебез өчен дә”, — дип җавап бирә. Бары тик зур хайваннарны гына гаилә исеменнән чалып була дип беләм. Кайсыбыз ялгыша? Гомер буе корбанны үземә, иремә, әти-әниемә аерым атап чалып килдек. Бу чалынган корбаннарыбыз дөрес булмады микәнни? Йорт хуҗасы корбан чалып, өйдә 20 кеше яшәсә, корбан бу егерме кешегә дә бара булып чыгамы?»

Сәлимә апа, Ижау шәһәре.

Җавап: Уйлап карасак, сезнең икегезнең дә сүзләрегез дөрес. Хәнәфи мәзһәбе буенча, хәленнән килсә, һәрбер кеше үз исеменнән корбан чалырга тиеш. Ләкин күп очракта кешеләр моны булдыра алмыйлар, чөнки кесәгә бик нык бәрәчәк. Калган галимнәрнең сүзләре буенча, корбан чалу гаилә хуҗасында гына, ул да ваҗиб түгел, ә сөннәт муәккәдәһ (ягъни мөмкинлек булганда калдырылмый торган сөннәт). Ләкин монда да гаилә әгъзасы буларак, корбан чалу өстән төшсен өчен өч шарт үтәлергә тиеш: туган яисә асрауда булу, бер йортта тору һәм аларны ашату, киендерү, бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итү. Бу өч шарт үтәлсә генә, гаилә хуҗасы бөтен гаиләсе өчен корбан чала, ләкин чалган вакытта аның исеме генә әйтелә, бөтен гаилә әгъзаларының исемнәре әйтелми.
Ләкин, бер өйдә бер гаилә әти-әниләре белән торып, шул ук вакытта әти-әниләренең үз керемнәре булып, алар шул керемнән тәэмин ителсәләр, алар аерым, ягъни әтисе (әтисе булмаганда әнисе) үз исеменнән корбан чалалар. Һәм шулай ук бу кагыйдә буенча, карт әбиләрнең пенсияләреннән акча җыеп, корбанга сарык алып, үз гаиләләре белән яши торган балалары исеменнән корбан чалулары дөрес түгел, чөнки аерым гаилә белән яшәгән малае моны үзе эшләргә, ә кияүгә чыккан кызның ире башкарырга тиеш. Бу әбинең дә ире исән булса, аның ире корбан чалу ягын үзе кайгыртырга тиеш. Инде бу әби үзе генә яшәсә һәм матди хәленнән килсә, корбанны үзеннән чалдыра ала.
Сезнең сүзегезгә килгәндә, һәрбер кеше өчен аерым чалынган корбаннар, иншәАллаһ, бөтенесе дә дөрес булыр. Әгәр гаиләнең хәле һәрбер кеше башыннан корбан чалырга ирек бирә икән, рәхим итсеннәр, моңа киртә юк.
Тагын бер мәсьәләне ачыклаганнан соң, бөтен аңлашылмаучанлыклар бетәр дип ышанам. Ул да булса: “Нәрсәне чалу хәерлерәк?” — дигән сорау. Шәригать кануннары буенча һәм мөмкинлеге булган кешегә:
Иң хәерлесе: бер кеше башыннан дөя (5 яшьтән арткан);
Икенчесе: бер кеше өстеннән сыер (2 яшьтән арткан);
Өченчесе: бер кешедән бер сарык (1 яшьтән арткан, тәкә эре булса, 6 айлыгы да ярый)
Ә мөмкинлекләр булмаганда:
Дүртенчесе: 7 кешедән дөя (5 яшьтән арткан);
Бишенчесе: 7 кешедән сыер (2 яшьтән арткан);
Алтынчысы: бер кешедән кәҗә (1 яшьтән арткан) чалу.
Билгеле, бездә дөяләр юк. Шуңа күрә без сыер турында сүз алып барырбыз. Сыер чалганда, ике тараф галимнәрнең сүзләренә туры китереп, ике куянның койрыгын бергә тотып була. Ягъни, гаиләдә җидедән дә артык кеше булмаса, бер сыер чалына да, хәнәфи мәзһәбе буенча корбан һәрбер гаилә әгъзасыннан чалынган була. Башка караш буенча, бу гаилә хуҗасы үз исеменнән иң яхшы корбанны чалган булып чыга. Бу инде шушы каршылыклардан чыгу юлларының берсе. Ләкин бөтенесе дә һәрбер гаиләнең матди хәленә кайтып кала. Шуңа күрә, күпчелек галимнәрнең сүзе буенча, корбан чалу — сөннәт муәккәдәһ. Ягъни асылда сөннәт гамәл, ә кеше корбан чалмаса, аның өстендә гөнаһ юк. Ә муәккәдәһ булганга күрә, мөмкинлекләр була торып, аны калдырырга ярамый, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аны беркайчан да калдырмаган. Әгәр матди хәл буенча корбан чалу мөмкинлеге булса, аны иң кимендә гаилә хуҗасы чалырга тиеш. Инде матди мөмкинлекләр бар икән, башка гаилә әгъзалары өчен дә корбан чалырга тыюлар юк, ләкин бу таләп ителми.

Корбан чалгач, намаз укыламы?

Җавап: Шәригатебездә ике намаз гына так санлы рәкәгатьтән тора. Ахшам намазы 3 рәкәгать һәм витр (ваҗиб) намазы бердән алып теләгәненә кадәр (иң мөһиме так сан булсын). Башка вакытта нинди генә нәфел намазы укылса да, рәкәгатьләр җөп санда булырга тиеш. Һәм иң дөресе ничә рәкәгать укылса да, аларны икешәр рәкәгатькә бүлеп укырга кирәк. Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә корбан чалганчы да, чалгач та, намаз уку турында бер сүз дә юк. Корбан чалганчы гает намазы гына укыла, ә корбан чалганнан соң өйлә намазы кергәнче духа (сөннәт намазларның берсе) намазы гына укыла.
Бер кызыклы мәгълүмат: гарәп телендә корбанны атау да (удъхийя), Корбан гаетенең исеме дә (гыйдуль-әдъха) духа вакытына бәйле булганга күрә, мондый исемнәрне алганнар. Чөнки шушы духа намазы вакыты кергәч, корбан чалу да башлана. Шуңа күрә чалу гамәлләре беткәч, духа намазын укып кую Пәйгамбәребезнең сөннәтен күтәрү була, ләкин ул көн саен укылса, тагын да хәерлерәк.

Сорауларга Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов җавап бирде.