Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Корал җитештерүчеләр хезмәте бәяләнде
20.09.2018

Корал җитештерүчеләр хезмәте бәяләнде

Илдус Ижболдин (сулдан өченче)

19 сентябрьдә Россиядә коралчылар көне билгеләп үтелде. Бу — илебез азат­лыгын һәм бәйсезлеген тәэмин итү өчен корал җитештерүгә әйтеп бетергесез зур өлеш кертүче күренекле шәхесләрнең хезмәтләрен тану бил­гесе. Шушы көннәрдә Удмуртиядә бу бәйрәмгә багышланган бәйрәм чаралары узды. Иң тантаналыларының берсе Удмуртия Республикасы Башлыгы резиденциясендә үтте. Әлеге тантанада Удмуртия оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Калашников» концерны, «Аксион-холдинг» Ижау мотозаводы, Вот­кинск заводы, Ижау механика заводы, Ижауның «Купол» электромеханика заводы алдынгыларын Республика Башлыгы тәбрикләде.
Коралчылар көненә багышланган тантаналы кабул итүгә замандашларыбыз, Россия коралын торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән легендар шәхесләр чакырылган иде. Алар арасында “Аксион-Холдинг” предприятиесендә күп еллар хезмәт куеп, ракета-космос тармагы өчен җиһазлар җитештерүгә зур өлеш кертүче Илдус Ижболдин да бар иде. Милләттәшебез кабул итү-теркәү системаларын серияләп җитештерүгә куюда һәм үзләштерүдә дә катнашкан. Шулай ук Илдус Котдус улы җитәкчелегендә «Тополь-М» комплексы эшләнмәләрен әзерләү һәм чыгару буенча комплекслы программа әзерләнеп, гамәлгә ашырыла, стратегик билгеләнештәге иң заманча ракета комплекслары белән идарә итү аппаратурасы үрнәкләре эшләнә һәм җитештерелә.
Республика Башлыгы Александр Бречалов коралчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. “Удмуртиядә һәр һөнәри бәйрәмдә иң лаеклы хезмәт ияләрен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Корал ясауга үзләреннән зур өлеш кертүче инженерларның, конструкторларның хезмәт­ләре аеруча зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә, бу елдан башлап, бу көнне формаль рәвештә түгел, ә чын-чынлап бәйрәм итәргә уйладык. Республикабызга бәйрәм уңаеннан Россиянең төрле почмагыннан корал җитештерүче осталар, рус коралының тарихы белән кызыксынучылар — барлыгы 500дән артык кунак килүе көтелә», — диде Александр Бречалов.
Очрашуда мәртәбәле кунаклар Удмуртия Башлыгына төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Мөрәҗәгатьләрнең берсе үзен уңай яктан күрсәткән, уңышларга ирешкән һәм Ижау коралын үстерүгә үз өлешен кертергә өлгергән яшь талантлы коралчыларга стипендияләрне яңадан торгызу турында иде. “Бу әлеге һөнәрнең абруен күтәрергә генә түгел, кадрлар мәсьәләләрен дә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк”, — дип ассызыклады һөнәрчеләр. Александр Бречалов әлеге тәкъдимне хуплап, бу тема буенча бергәләп фикер алышырга тәкъдим итте: “Минемчә, бу бик гадел тәкъдим, чөнки ул һөнәрнең абруен күтәрергә, яшьләр өчен ниндидер яңалык булдырырга һәм корал модельләрен яхшыртырга этәргеч булачак”, — диде.
Бу көнне Бөек Ватан сугышы елларында Удмуртиядә хезмәт итүчеләрнең батырлыгына багышланган хәрби һәм Хезмәт даны монументына чәчәкләр салу тантанасы узды. Илебезнең киләчәге өчен гомерләрен биргән геройларны һәм Ватан данын арттырган бөек шәхесләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге чарада Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов атаклы ату коралы конструкторы, бөек шәхес Михаил Калашников турындагы хатирәләре белән уртаклашты: “Михаил Тимофеевич һәрвакыт төпле фикер иясе булды. Еш кына ул: “Мин һөҗүм итү коралын түгел, ә саклану коралы булдырам”, — дия иде. Тарихка күз салсак, бөек Россиянең беркайчан да беренчеләрдән булып һөҗүм иткәне булмады. Ничек кенә булмасын, безнең һәрвакыт үз илебезне яклау мөмкинлеге булырга тиеш иде. Бүгенге көндә бөек шәхесләребез Михаил Калашников һәм Дмитрий Устиновларның тырышлыкларының нәтиҗәсе буларак респуб­ликабыз корал җитештерүче төбәк буларак танылды. Алар Россиябез көчле булсын өчен тырышты”, — диде.
Илебез тарихында зур казанышларга ирешкән коралчылар хезмәте, чын мәгънәсендә, чиксез игътибарга һәм игътирамга лаек.

Ләйсән Әхмәтова.