Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Конкурс “Минем әбием, бабам пионер булган”
1.02.2018

Конкурс “Минем әбием, бабам пионер булган”

Игътибар! Конкурс “Минем әбием, бабам пионер булган”

Юкамен районының Починки мәктәбе укучыларыннан кайчандыр пионер булган әби-бабайлары турында язмалар алдык. “Музейда пионерлар турында мәгълүматлар, фотосурәтләр җыябыз, дип игълан иткәч, бу эшкә укучылар бик теләп алындылар. Эзләнү эшләре буенча әзерләгән язмаларның бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез”, – дип язган музей җитәкчесе Мәрьям Арасланова. Тарихның бу битләрен бик күпләр сагынып искә алуын истә тотып, без дә “Яңарыш” газетасында “Минем әбием, бабам пионер булган” дигән конкурс игълан итәргә булдык. Әйдәгез, әби-бабайларыгызның әлеге оешма белән бәйле хатирәләре белән кызыксыныйк әле. Өлкәннәр үзләре дә пионер чаклары турында истәлекләрен язып, редакциягә юллый алалар. Язмаларыгызны фотосурәтләр белән баетсагыз, тагын да яхшырак. 19 майда Бөтенсоюз пионер оешмасына 96 ел булачак. Конкурска нәтиҗә 17 майда ясалачак.

Юкамен районының Починки мәктәбе укучылары бездә кунакта

Алдынгы пионер

Бу фотода минем Гөлсемә апам. Ул бишенче класста укыганда Починки мәктәбендә кызыл байрак янында фотосурәткә төшкән. Ул елларда иң яхшы укучыларны гына байрак янында фотосурәткә төшергәннәр. Гөлсемә Тау­шева тимурчылар командасының иң яхшы командиры да булган. Алар авыл халкына ярдәм иткәннәр, макулатура, тимер-томыр җыйганнар.

Аяз Таушев.

Тимурчылар

Бу фотода минем Надир бабамның классы. Аларның 7нче сыйныфта укыган чаклары. Бабам һәм аның сыйныфташлары барысы да пионерлар. Алар яхшы укырга, эшчән, кешегә ярдәмчел булырга тиеш булганнар. Һәр класс авылдагы карт әбиләрне һәм бабайларны шефлыкка алган. Бу фотосурәттә бабам сыйныфташлары белән Нәфисә әбигә утын кисәләр.

Нурия Бузанакова.

Яшә, китап!

Бу фотода минем Альбина апам. Ул чагында апам алтынчы сыйныфта укыган. Һәр класс мәктәп китапханәсендә уза торган «Яшә, китап!» акциясендә катнашкан. Китаплар арасында пионер-геройлар турындагылары күп булган. Апамның сыйныфы Марат Казей исемен йөрткән. Ул заманда телефоннар, планшетлар булмаган. Алар күп итеп китап укыганнар.

Азат Бекмансуров.