Баш бит - Яшьлек адымы - Конкурска әзерлек тукталмады
22.04.2020
Конкурска әзерлек тукталмады
«Татар кызы — 2020» конкурсына әзерлек дәвам итә. Якын арада оештыручылар репетицияләрне яңартырга планлаштырып торалар. Алар онлайн форматта узачак. Тиздән тамашачылар конкурсның социаль челтәрләрендәге төркемнәрендә катна-шучыларның аш-суга осталыкларын бәяли алачак. Кызлар милли ризыкларыбызны әзерләүләрен видеога төшерделәр (бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый пешерделәр). Шулай ук кызлар Г. Тукайның туган көненә багышланган шигъри марафонда катнашырлар дип көтелә. Әлеге марафонны без үзебез оештырабыз. Республикакүләм «Татар кызы -2020» бәйгесенең финалы кайчан уздырылачагы әлегә билгеле түгел. Әмма ул барыбер булачак. Бүләкләр инде күптән әзерләнгән һәм үз ияләрен көтәләр.
Альбина Шәйхетдинова.