Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Комсомол туган көн бар иде
29.10.2020

Комсомол туган көн бар иде

Советлар Союзы күптән таркалса да, өлкән буын аның турында әле дә сагынып искә ала. Алар комсомол турында да хәтерлиләр. Кайчандыр дөньяда иң зур яшьләр оешмасы булган Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлегенең туган көне дә күпләрнең яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Ул 29нчы октябрьдә билгеләп үтелә. Быел оешмага 102 ел тулыр иде.
Оешманың барлыкка килү тарихы да кызыклы. 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлекләренең беренче Бөтенроссия корылтаенда Россия коммунис­тик яшьләр берлеге төзү турында карар кабул ителә. Соңрак бу оешманың исеме ике тапкыр үзгәртелә: 1924 елда аңа Ленин исеме бирелә, ә 1926 елда «Бөтенсоюз» сүзе өстәлә. Нәтиҗәдә, Бөтенсоюз Ленин комму-
нистик яшьләр берлеге барлыкка килә.
Комсомоллар КПССның ярдәмчеләре, коммунизмның яшь төзүчеләре дип саналалар. Алар коллективлаштыруда, комсомол төзелешләрендә катнашалар. Моннан тыш, һәрвакыт партия һәм дәүләт мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән югарырак куйган комсомоллар 1941-1945 елларда фашизмны җиңүдә дә мөһим роль уйныйлар. Бөек Ватан сугышы вакытында оешмадан 3500 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Советлар чорында комсомолның туган көнендә ВЛКСМның иң яхшы вәкилләрен бүләкли торган булганнар. Бу көнне фән, техника, җитештерү, мәдәният, педагогик эшчәнлек һәм хезмәт өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Ленин комсомолы премиясе тапшырыла. Лауреатлар диплом, күкрәк билгесе һәм акчалата бүләккә ия булалар.
Әмма узган гасырның 90нчы еллары башында ВЛКСМ тарихы тәмамлана. Хәзерге яшьләр бу оешма турында беләләрме? Алар әлеге берлек эшчәнлеге турында нинди фикердә?

Ләйсән Шакирова, Сарапул шәһәре: “Хәзерге яшьләргә бу, бәлки, беркатлылык, кызык булып тоеладыр, әмма ул чорда комсомолга керә алмау хурлык, түбәнлек саналган. Комсомол булу өчен уставны белү генә җитмәгән. Укуы, тәртибе начар булганнарга, милициядә исәптә торучыларга бу оешмага керү бәхете тәтемәгән. Ә ВЛКСМ әгъзасы булмаганнарга юлларның күбесе бикле булган. Тәртипкә, ниндидер бер кысага кертә алучы мондый оешмалар хәзер дә булсын иде”.

Ринат Шәрипов, Ижау шәһәре: “Бу оешма, аның эшчәнлеге белән кызыксынганым юк. Хәзерге вакытта да безне, яшьләрне, җәлеп итәрдәй берлекләр бар дип саныйм. Теләк кенә булсын. Заманалар үзгәрә, һәр буын шул замана агымы белән барырга тиеш”.

Алия Шәйхиева, Ижау шәһәре: “Бүгенге көндә дә бар бит андый оешмалар. Мәсәлән, “Россиякүләм мәктәп укучылары хәрәкәте”, “Россия студентлары отряды” һ.б. Бездә шул ук “Иман” татар яшьләре берлеге. Комсомол бетте дип елап утырасы юк, теләгән кешегә шөгыль дә, эш тә табарга була”.

Диана Йосыфкулова, Ижау шәһәре: “Дөресен генә әйткәндә, җавап бирергә икеләнәм. Элек бу оешма актуаль һәм кирәкле булган. Хәзер заманасы да, яшьләрнең кызыксынулары да башка төрле шул”.