Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Колакларны саклыйк
24.10.2018

Колакларны саклыйк

Телевидениедән еш кына “Служба-112” программасын карыйм. Бүгенге көнне юл һәлакәтләре бик күп, бигрәк тә үлем очраклары елдан-ел артып бара. Сәбәпләре аларның төрле: җәяүлеләр юл кагыйдәләрен боза, руль артында исерекләр дә байтак. Наушниклы яшүсмерләр дә еш кына фаҗигагә юлыгалар. Беренче карашка алар тирә-яктагы кешеләргә зыянсыз кебек тоелса да, бу хәл җәмгыятьнең зур проблемасына әверелде. Эш нәрсәдә соң? Медицина өлкәсендә зур тикшерү алып баручы галимнәр бу проблеманы юкка гына тирәнтен өйрәнмиләр: тәүлек дәвамында наушниклар кулланган кешеләрнең колак мембранасына зур зыян килә, ә аннан соң колак, борын һәм тамак төбе авырулары килеп чыга икән. Хәтта тора-бара колак тәмам зарарланып, ишетми башларга мөмкин. Мәктәптә күп кенә егетләр һәм кызлар дәрес тыңлау урынында наушниктан теләсә нинди музыка тыңлап, укытучы аңлатканны ишетмиләр. Кисәтү ясаганны уйлап та бирмиләр, димәк, аларның тәртибе һәм белем дәрәҗәсе түбән була. Шуңа күрә, бүгенге көнне бөтен Мәскәү мәктәпләрендә телефоннарны, наушникларны махсус урынга куялар, алар белән дәрескә керү тыела. Бу хакта ата-аналар да уйланырга тиеш.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.