Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кобудо холыкны ныгыта
15.11.2018

Кобудо холыкны ныгыта

Удмуртиядә якынча 8 ел элек кобудо спорт төре белән шөгыльләнә башлаганнар. Шушы дәвердә 20 кеше — спорт мастеры, 140ка якыны спорт мастерына кандидат исемен алган. Республикада кобудо федерациясе төзелә. Бу — балаларда һәм яшьләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләүдә зур этәргеч. Шәһәрнең 17 нче санлы мәктәбендә дә кобудо һәм каратэ түгәрәге уңышлы эшли. Тренер — милләттәшебез Илшат Ганиев.
Аның һәр дәресе кы­зык­лы үтә. Мин килгән көнне Илшат балаларны көнчыгыш хәрби сәнгатенең яңа бер алымына өйрәтә иде. Бер төркем балалар тренерның һәр сүзен истә калдырырга тырышкандай, аннан күзләрен дә алмыйлар. “Әлеге спорт төрен Удмуртиядә популярлаштыру өчен күп көч куябыз. Бүгенге көндә кобудо белән шөгыльләнүчеләр 400дән артыграк. Каратэдан шунысы белән аерыла, кобудода кораллар белән дә сугышалар. Бу балаларга нык ошый”, — ди яшь тренер.
Илшат Ганиев үзе каратэ белән сигез яшеннән шөгыльләнә. Осталыгы да, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Тренер юлын сайлап ялгышмаган. Аның кул астында бүген 100гә якын бала шөгыльләнә. Балалар арасында шәһәр, региональ, хәтта халыкара ярышларда катнашып, призлы урыннар алучылар күп. Өчесе спорт мастеры исемен яулаган. Әлеге уңышлары өчен Илшат Ганиевка 4 ел элек Удмуртиянең атказанган тренеры исеме бирелә. “Әлбәттә, мондый уңышлар сөендерә. Тик бүгенге көндә әлеге спорт төренә җитәкчеләр ягыннан игътибарның азрак булуы кәефне кыра. Элек, әле без башлаганда гына, республикадан ярдәм зур булды. Кобудо белән шөгыльләнү өчен заллар тәкъдим итәләр иде. Хәзер андый ярдәм юк диярлек, медальләр дә бирмиләр. Күп очракта ярышларга ата-аналар хисабына барырга туры килә. Аларга бик зур рәхмәт, гел ярдәм итәргә әзер торалар. Бергәләп тагын да зуррак уңышларга ирешергә мөмкин”, — ди Илшат Ганиев.
Тренер сүзләренчә, кобудо буенча ярышларда, турнирларда катнашкан спортчыларның төрле исемнәр, дәрәҗәләр яуларга мөмкинлекләре күбрәк икән. Шуңадырмы, бу үзенчәлекле спорт төрен малайлар да, кызлар да ярата. 10 яшьлек Тимур Тимеркәевнең теләге — иң югары билбауны тагып йөрүгә ирешү. Хыялын тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләрне дә куллана. Бу турыда миңа саф татар телендә сөйләп тә бирде ул. “Йөгерергә, чаңгыда шуарга кирәк. Мин мәктәптә гел спорт белән шөгыльләнәм. Теләгем — бары тик беренче һәм икенче урыннар гына алу. 3нче урынга каласы килми”, — диде Тимур чын спортчыларча.
Тренерлар Татарстан бе­лән дә ныклы элемтәдә торалар, үзара тәҗрибә уртаклашалар икән. Максатлары уртак – балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү. Илшат Ганиев кебек яшь, оста, тәҗрибәле тренерлар булганда, әлбәттә, барысына да ирешергә мөмкин.

Эльвира Хуҗина.