Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Китапханәченең язмыш китабы
7.02.2019

Китапханәченең язмыш китабы

Муса Җәлил исемендәге китапханәдә хезмәт куючы, кызыклы очрашулар, милли кичәләр, китап укучылар конференцияләре, балалар өчен дәресләр үткәрүче Рәмзия Юныс кызы Гыйззәтуллинаны Удмуртиянең татар дөньясында белмәүчеләр сирәктер. Татар әдәбиятын яхшы белүе, белемле булуы, “тәмле” итеп сөйли алуы белән тамашачыны авызына карата ул. Кем генә булмасын яңа эшкә урнашкач, иң элек коллективтагы бер кешегә тартыла, ияләшә башлый. Китапханәгә эшкә урнашкач, минем белән дә шулай булды. Әллә тумышы белән Тугызбуй ягыннан булганга, әллә инде гади, шул ук вакытта туры сүзле, тиз кызып китеп, тиз сүрелүчән, юморны аңлый торган булганга — аңа тартылдым мин. Аның язмышы миңа таныш. Ул үзе: “Минем язмыш Зифа Кадыйрова геройларыныкыннан ким түгел”, — дип әйтергә ярата. Китапханәченең язмыш китабын ачыйк әле.

Бәхетле мизгелләр

“Әниебез Җәваһирә Актаныш районы Ахун авылыннан иде. Тимерче Фазлыйның алты балалы гаиләсендә туып-үскән кызны Әгерҗе районының Иске Эсләк авылына укытучы итеп җибәрәләр. Биредә әтиебез Юныс Исламов белән танышып, гаилә коралар. Иске Эсләк, Нарат авылларында укытканнан соң, ул кыскартуга эләгә һәм эшен сәүдә юнәлеше буенча дәвам итә. Бик күп еллар авыл кулланучылар җәмгыяте (сельпо) җитәкчесе булып эшләде. Ике яктан да бабамнар мин туган елны вафат булганнар, әбиләрне әле хәтерлим. Еш кына Актаныштагы әбигә (“ерак әби”, “арҗак әби” дип әйтә идек) кунакка бара идек. Апам Зөлфия, мин, сеңелем Гөлназ, энем Азат — без бик бәхетле гаиләдә үстек. Укыйбыз, уйныйбыз, көнебез бик күңелле үтә. Әти-әни — икесе дә авылда абруйлы, хөрмәтле кешеләр. Авыл халкы гозер белән килсә, беркайчан да кире бормадылар. Әти урманчы булып эшләде. Авыл кешесе утын сорап килсә, ул: “Мәрфугаттәй, утының алып кайтылган, өеп куелган дип уйла”, — дип әйтә иде. Минем уйлавымча, бер генә кеше дә гел бәхетле тормышта яшәми, бары тик бәхетле мизгелләр генә кичерә. Әнә шул әти-әни канаты астында яшәгән вакытлар иң бәхетле мизгелләр булгандыр, мөгаен. Рәхәтләнеп, сагынып бер искә алып сөйләрлек мизгелләр! Ләкин инде алар томан артында якты сагыш булып, бик еракта калды. Бүгенге көндә үзебез яшәгән йортның бүрәнә ярыкларына кадәр төшемә керә…

Атадан бала яшь кала, бик күп эшләр башкара

Егылмадык, сыгылмадык, шөкер,
Бер-беребезгә терәк була алдык.
Бәгъребезгә кан сауган чакта да,
Күз яшьләрен йотып, көлә алдык.
Беркем дә бу дөньяда мәңгелек түгел. Әти-әниләр дә гомер буе яшәми. Җилкәннәрне җил еккан вакытлар турында бүген дә еламыйча сөйли алмыйм. Миңа 18 яшь, Казанда педагогика институтында апа белән икебез географ-биолог белгечлеге алабыз. Әтиебез белән әниебез Актанышка кунакка барырга җыенганнар. Әни: “Тиз генә эшкә барып кайтам”, — дип киткән, әти гаражда машинаны кабызып калган. Юкка гына “үлемне каш белән күз арасы” димиләр шул. Гаражда исле газга агуланып, өч минут эчендә вафат булган әтиебез. Менә шуннан соң инде безнең өчен чын тормыш башланды. Әни аның үлеменнән соң авырый башлады. Ул арада апа Кадыбаш авылы егете Асаф абыйга кияүгә чыкты. Әни Исәнбай, Әгерҗе, Казан хастаханәләрендә дәвалана башлады. Өйдә ике бала. Әле абзарда сарыклар да бар, алар үзләре бәрәнләп, көн итеп яталар. Авыл­га элек ипине икенче авылдан ипи пешерү йортыннан (пекарня) китерәләр иде бит. Аңа иртәдән үк чират. Башта бу ятимнәргә авыл халкы ипи калдырса, соңрак калдырмый да башладылар. Күршедә Роза апа һәм Котдус абый гаиләсе яши иде. Мең рәхмәт, алар ярдәмнәреннән ташламадылар. Әле дә исемдә: шулай бервакыт мин ялга кайткач, ипи пешердек. Күрәсең, мичкә аз якканбыздыр, төнгә чаклы ипи пешкәнен көттек, пешмәде. Утын алып кереп тагы яктык, бу юлы инде ипи күмергә әйләнгән иде.
Энем белән сеңелем янында булыр өчен Үтәгән авылы мәктәбенә практикага кайттым. Азат бишенче, Гөлназ җиденче класста белем ала. Җәй көне басу, зират артларыннан Кадыбаштагы апага кунакка барабыз. Кайтканда апа, ике айлык баласын күтәреп, ипи пешерү йортына чаклы озата килә. Кош балалары кебек тезелешеп кайтып китәбез. Көзгә Асаф абый балаларны Кадыбашка алып китте. Апа яшь, балалар яшь, Асаф абыйның гаиләсенең изгелегенә бүгенге көнгә кадәр сок­ланам. Мин дә Кадыбаш мәктәбенә прак­тикага кайттым. Җыелышып, бу авылда яши башладык. Институтны тәмамлагач та, Әгерҗе район мәгариф бүлегенә кайтып, Кадыбашка җибәрүләрен сорадым. “Кадыбашта урын юк, Салагышка барасың укытырга”, — диделәр. “Минем өстә ике бала, мин аларга опекун, анда мәктәптә дә көтәләр, практикада эшләп килдем”, — дидем. “Балаларың тәпи йөри беләдер, аларны аласың да Салагышка барасың”, — диделәр. Утырып еладым, ләкин барыбер үҗәтлегем белән Кадыбашка кайт­тым. Анда мәктәптә хезмәт куйган еллар — иң күңелле чаклар иде. Яшь укытучылар күп идек ул чакта. Яшьлек дәрте кайный, эшкә ашкынып торабыз.
Авылның бик тыйнак, акыллы Рөстәм исемле егете белән таныштым. “Сез бер-берегезгә туры килмисез”, — дип әйтүчеләр булды. Мин — шәһәрдән кайткан “текә” укытучы, ул — гади авыл егете. Ут белән су! Ләкин миңа нәкъ шундый егет кирәк булган. Гөлназ укуны тәмамлап, институтка укырга керде. Асаф абыйны Кырынды авылына колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Алар гаиләләре белән, Азатны алып, шунда күчеп киттеләр. Кияүгә чыгып, акыллы, тәрбияле гаиләгә килен булып төштем. Мин ятимне — әле юньләп эш рәте белмәгән кызны — әти дә, әни дә, туганнары да үз кызлары кебек кабул иттеләр. Әни: “Йокла әле”, — дип сыер саварга да чыгармый иде. Мин хәзер үзем өлкәнәйгән саен аларның зирәклекләренә сок­ланам. Кайчакта әйтә идем: “Әни, Рөстәм теге әйберне, бу әйберне алдырмады”, — дип. Ул улын яклар урында: “Алырга кирәк иде, нигә алмадыгыз?” — дип әйтә иде. Хәзер аңлыйм: ул безне кайгырт­кан. Алардан күбрәк өйрәнеп каласым калган, дип уйлыйм. Яшь чакта читтәге кояш җылырак булып күренә шул. Шәһәргә күчеп киттек. Әти-әни төпчек улларын нигездән алып чыгып киткәнгә гел рәнҗиләрдер кебек тоела иде. Шулай бервакыт авыл­га кайттык, өйдә кунаклар күп, минем яшь бала елый. Таң атып килә. Мин бала белән урамда йөрим. Әни чыкты. Шәһәрдә фатирдан фатирга күчеп йөргәч, алтын йөзек, алкамны аңа сакларга биргән идем. Ул минем янга чыкты да: “Кызым, сиңа боларны кире кайтарам, дөнья хәлен белеп булмый”, — диде. Мин дә йөрәгемне тырнап торган сорау­ны бирдем. Ул: “Юк, кызым, әйбәт кенә торыгыз”, — дип җавап бирде. Өч көннән соң дөнья куйды. Шәһәрдә безне, әлбәттә, беркем дә көтеп тормый иде. Бүгенге йортыбыз — безнең сигезенче яшәү урыны. Әлбәттә, иң беренче Асаф абый белән апа гаиләсенә килеп кердек (алар ул вакытта Ижауда тора иделәр инде). Кеше өстендә дә, баракта да тордык. Бүген, Аллага шөкер, тормышыбыз түгәрәк, ике кыз үстердек. Олы кызыбыз тормышта, кечкенәсе университетта белем ала. Сеңелем Гөлназ да институтны тәмамлап, Тәтеш районына кияүгә чыгып, укытучы булып эшли. Районда да, авылда да бик хөрмәтле кеше. Азат та үсеп, бүгенге көндә Ижау шәһәрендә яши. Асаф абый гаиләсенә, иптәшем Рөстәм гаиләсенә зур рәхмәтлемен. Туганнар белән җыелышканда, без күргән михнәтләрне башкалар күрмәсен дип сөйләшәбез. Шуңа күрә студент чакларымны искә төшерү дә миңа бик авыр. Ятим дип мыскыл итүчеләр дә булды, алар бар да күңелдә. Элек автобуслар йөрмәгәч, кайту, китү үзе газап иде бит. Әтине җирләргә авылга кайттык, китәргә машина юк. Әнинең: “Камил, кабызыгыз машинаны, илтегез кызларны”, — дип өзгәләнгәне истә. Авылга кайткан саен, Иске Эсләк тавын төшә башлау белән йөрәгем әрни. Зиратка барулары бик авыр. Әти-әнине иртә югалту күңелдә төзәлмәслек яра булып калды.

Хыяллар тормышка ашты

Ижауга килгәч, мин укытучы һөнәре буенча эшемне дәвам итмәдем. Апа 215 санлы балалар бакчасында эшли иде. Ул: “Муса Җәлил исемендәге китапханәгә китапханәче кирәк дигән игълан күрдем”, — дигәч, шунда бардым. Китап-ханәнең җитәкчесе Гүзәлия Хәмидуллина эшкә бишкуллап алды. Ул чакта татар китаплары бер генә киштә иде. Тирә-якта балалар бакчалары, мәктәпләр күп булга,ч китапханәгә балалар күп йөри иде. Балалар белән төрле чаралар, дәресләр, уеннар оештыра башладым. Мәктәптә тормышка ашмаган хыялларны биредә тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек булды. 2006 елда ул татар мәдәнияте һәм әдәбияты үзәге буларак эшли башлады. Җитәкче итеп Рәмизә Камалеева билгеләнде. Мин тулысынча татар дөньясына кереп киттем. Очрашуларга, кичәләргә әзерләнү, сценарий төзергә яратам. Китап, журнал, газеталар актарганда, бик күп нәрсәләргә тап буласың. Кызык-лы, мәгънәле сүзләр, җөмләләрне язып алам. Аларны яңадан тормышта кулланам. Китапханәнең эшен милли матбугат үзәге булган «Яңарыш» газетасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Редакция хезмәткәрләре якын дусларыма, киңәшчеләремә әйләнделәр. «Яңарыш» китапханәдә уздырыла торган һәр чара турында мәгълүматны халыкка җиткерә, милләттәшләр белән кызыклы очрашуларны бергә оештырабыз. Редакция күп еллар китапханәгә газетаны бүләк итеп бирә. Киләчәктә дә бергә эшләргә язсын.Эшемне яратам, хезмәттәшләремне хөрмәт итәм. “Яңадан шушы язмыш юлларын үтәр идеңме?” — дигән сорау бирсәләр, минем җавабым түбәндәгечә булыр иде: “Үтәр идем, ләкин әти-әнием белән бергә”…

Рәфилә Рәсүлева.