Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Китапханәгә – Мәскәүдән күчтәнәч
28.05.2020

Китапханәгә – Мәскәүдән күчтәнәч

Татар базары бистәсендә урнашкан китапханә хезмәткәрләре милләтебез өчен, телебезне саклап калу өчен зур хезмәт куялар. “Барлык планнарыгыз, матур фикерләрегез, кызыклы иҗади проектларыгыз тормышка ашсын. Сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телибез. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын”, — диде ул. 1-2 март көннәрендә Ижауга Мәскәүнең “Татарлар штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев ярдәме белән аның урынбасары Александр Далматов, “Бердәмлек” яшьләр клубы рәисе Римма Гомәрова килгән иде. Алар Удмуртия татарлары тормышы белән таныштылар. М.Җәлил исемендәге китапханәдәге очрашу вакытында китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина татарча китапларның әз булуыннан зарлангач, Александр Далматов әдәби китаплар бүләк итәргә вәгъдә итеп, укучыларның кайсы авторларның әсәрләрен яратып укулары турында кызыксынган иде. Очрашудан соң бер ай да узмады, китапларның бер өлеше почта аша Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Фәүзия Бәйрәмовадан килеп тә җитте. Александр: “Татарстан китап нәшриятында сезгә дигән китапларны әзерләп куйдылар”, — дип хәбәр иткәч, Рәмзия Габбасова аларны алып кайту хәстәрен күрде. Ләкин коронавирус аркасында аларны вакытында тапшырып булмады. Ниһаять, шушы көннәрдә бүләк иясенә барып җитте. Удмуртия милли-мәдәни автономиясе, М. Җәлил исемендәге китапханә Мәскәүнең “Татарлар штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка һәм Александр Далматовка зур рәхмәт белдерәләр.
Китапханә 15 майдан халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Ашыгыгыз, сезне кызык-лы китаплар көтә! Барлык китапханәчеләрне һөнәри бәй-рәмнәре белән котлыйбыз.

Рәфилә Рәсүлева.