Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Китапларны күз карасыдай саклаучылар
30.05.2018

Китапларны күз карасыдай саклаучылар

Газета битләрендә балалар, яшьләр китап укымыйлар, укырга яратмыйлар дигән фикерләр еш яңгырый. Минемчә, китап укырга яраткан кеше укый инде ул. Китап дөньясына кереп китсәң, ул бит бер сихри дөнья, дөньяларыңны онытып, андагы геройлар белән сәяхәт итәсең. Әле ярый шул рухи хәзинәбезне туплаучы һәм күз карасыдай саклаучы китапханәчеләр бар.
Безнең Тирсә авылында ике китапханә эшли иде. Тирсәнең үзендә Эльза апа Насыйбуллина, ә сельхозтехникада Гөлсинә апа Сөләйманова эшләде. Яшьләр ул заманда бик күңелле яшә­деләр. Китапханәдә төр­ле мавыктыргыч чаралар үт­кәрелде. Гөлсинә апа лаеклы ялга чыккач, аның эшен Алабуга культура-агарту училищесын читтән торып тәмамлаган Раушания Галләмова кабул итеп алды. Аның биредә эшли башлавына да 13 елдан артып киткән.
Раушания Тирсә мәктәбен тәмамлагач, шул мәктәп китап­ханәсендә эшли башлый, читтән торып укый. Бүгенге көндә 3 дипломлы белгеч. Китапханәнең фонды 8 меңнән артык. Күп кенә газета-журналлар ала китапханә. Балалар өчен бик күп газета-журналлар килә. Яңа китаплар, яңа авторлар белән танышып торабыз. Мәктәп укучылары да еш кына китапханәгә киләләр. Раушания һәрберсенә бик теләп ярдәм итә, сораган китапны эзләп бирә. Китапханәбез бик якты, җылы, бөтен җирдә матур гөлләр үсеп утыра, алар шау чәчәктә.
Өлкәннәр, атнага бер тапкыр китапханәдә җыелып, кул эшләренә өйрәнәбез, яңа китап­лар белән танышабыз, укырга алабыз. Авылыбызда бик күп китап укучылар: Флүрә Гарифуллина, Рафаэль Әхмәтҗанов, Әлфирә апа Мөхәммәтҗанова һ.б. Китапларны 91 яше белән баручы Кәримә апа Әмирова бик яратып укый. Иң кечкенә укучылар — башлангыч сыйныфта укучылар. Алар Широбоковлар, Абдуллиннар гаиләсендә үсә.
Раушаниябез үзенең бәхетен Тирсәдә таба. Айрат белән гаилә корып, ике бала үстерделәр. Олы кызлары мәктәпне тәмамлап, Түбән Кама шәһәрендә укып, заводта инженер булып эшли. Ул шунда тормышка чыкты. Ә көтеп алган уллары Вилдан балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнә. Ире Айрат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тирсә бүлеге җитәкчесе булып эшли.
Һәр хезмәтнең үз биеклеге бар, шул исәптән китап­ханәчеләрнеке дә. Китапларны күз карасыдай саклаучы китап­ханәчеләр барында китап укучылар кимемәс, артыр, дип ышанабыз.

Фирая Әхмәтҗанова, Тирсә авылы.