Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кистемдә — бәби туе
25.04.2018

Кистемдә — бәби туе

Апрель аенда Кистем мәдәният үзәгендә Удмуртиянең төньяк районнарында эшләүче татар мәдәни үзәкләре үзешчәннәре белән очрашу матур гадәткә әйләнеп китте. Шушы көннәрдә күмәк көч белән “Бәби туе” бәйрәмен оештырдык. Замана үзгәргән саен йолаларыбыз онытыла бара. Кызганычка каршы, аларның күбесен белмибез дә инде без. “Бәби туе” йоласы да акрынлап югала башлады.
Бәйрәмне яңа туган ба­ланың елау тавышы белән башлап җибәрдек. Сәхнә уртасында — 1910 елдан бирле Мәрьям Гобәйдуллинаның гаилә мирасы булып сакланган бишеге. Ә янәшәсендә Асия Касимованың гаилә кушы тора. (Без хәзер дә бала үстергәндә куш белән кулланабыз. Кушка баланы утырталар, аумасын өчен ян-ягына тастымаллар кыстырабыз. Куш яссырак агач чүркәсеннән, я инде калын тактадан ясала. Куш анага баланы ашатырга, үз эшләрен карарга ярдәм итә).
Тамашачылар сәхнәдә барган һәр күренешне күңелләренә сеңдереп бардылар. Кистем мәчете имамы Илмир Касимов балага исем кушу йоласы белән таныштырды. Падера авылы клубыннан килгән «Очрашу» ансамбле сабыйга һәм аның әнисенә күчтәнәчләр һәм бишек җыры бүләк итте. Глазов районы Татар Парҗысы авылыннан килгән «Кыңгырау» ансамбле башкарган бишек җыры бик борынгылардан иде. Әлеге ансамбльнең һәм Кочишево авылы музееның татар бүлеген җитәкләүче Фәридә Габдулла кызы бишекләрнең төрледән-төрлесе белән таныштырды. Ә бер куштагы дога сүзләренең 1872 елда язылган булуы һәркемне гаҗәпләндерде. Юкамен районы Палагай авылыннан килгән апа үзенең мунчада дөньяга килүе, шулай ук үзенә дә бәби тудырганда кендек әбисенең булышуын сөйләде. Ул бәйрәмгә гаилә мирасы булып сакланган бишекне дә алып килгән иде. Бу бәйрәм сәхнәбезгә өй җылылыгы бөркеде.
Соңыннан бәйрәм бию залында дәвам итте. Ул көнне табын фольклор ансамбльләр алып килгән камыр ашлары, күчтәнәчләр белән әзерләнде. Аларның хуш исләре бөтен бүлмәгә таралды. Тәмле ризык­лар белән сыйланганнан соң, күмәк биюләр, татар җырлары башкардык. «Бишек туе» йоласының күңелебезгә хуш килерлек итеп узуына сөендек. Әлбәттә, моның өчен без барлык үзешчән ансамбльләргә, Кистем имамы Илмир хәзрәткә, Кистем мәдәният үзәге үзешчәннәренә бик зур рәхмәтле.

Светлана Касимова, Балезино районы Кистем авылы.