Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кино төшерүче Илнар
28.02.2018

Кино төшерүче Илнар

Әгерҗе районы Кырынды авылында Ирина һәм Дилүс Харисовлар гаиләсендә көтеп алган беренче балалары тугач, аңа Илнар дип исем кушалар. Илнар исеме гарәпчәдән “ил ялкыны, ил уты“ дигәнне аңлата. Улларын туган йорт җылысында гына үстерү насыйп булмый әти-әнисенә: бер айлык вакыттан башлап хастаханә юлларына сукмак салынып, ул юллар бик озын һәм дәвамлы булып чыга. Әти-әнисенең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында кечкенә Илнарның кара карлыгандай күзләрендә сәламәтләнеп яшәү өчен өмет чаткылары кабына. Балачагының күп өлешен хастаханәләрдә уздырса да, җор телле, фантазиясе, тиктормаслыгы, әллә ниләр уйлап табуы белән күпләрне шаккатыра ул. Сеңлесе Дилия, күрше кызы Энҗене мавыктыргыч уен дөньясына чумдыра.
Илнарның беренче шигыре балалар бакчасына йөргәндә үк туа. Мәктәптә укыганда да язуын дәвам итә. Башта песиләр, кошлар, туган авыл, дуслары турында язса, үсмер чакта туган тел, игелек, тормыш фәлсәфәсе турында иҗат итә башлый. Шигырьләре “Яңарыш“ газетасында басыла. Кырынды каләм осталарының “Туган авылым“ җыентыгында да дөнья күрә. Үзенең шигырьләрен концертларда, төрле кичәләрдә дә сөйли. Аның бик тә хисләнеп, бөтен күңелен биреп сөйләвен авылдашлары сокланып тыңлыйлар.
Кырынды урта мәктәбен тәмамлагач, күңелендә иҗат уты балкыган егет УдДУның журналистика факультетына укырга керә. Актив, тынгы белмәс Илнар бу уку йортында уздырылган чараларның берсен дә калдырмый. Анда төрле әдәби кичәләрдә шигырьләрен укый. Спектакльләр куйганда төп рольләрне гел аңа бирәләр. Күп төрле фестивальләрдә катнаша. “Студент язы“ фестивалендә, күп мәдәни чараларда алып баручы була. Һәрвакыт журналистлар факультеты исеменнән чыгышлар ясый. 20 мең студент арасыннан сайлап алынган 20 кешелек Студентлар советында биш ел әгъза булуы да аның сәләтле, энергияле булуы турында ачык сөйли.
Беренче адымнарын яшь белгеч Яр Чаллы телевидениесендә видеооператор булып башлый. Телевидение эшенең нечкәлекләренә төшенеп, бераз тәҗрибә туплагач, Казанга юл ала. Максатына ирешүдә киртәләрне сабырлык һәм акыл белән җиңә барып, “Татарстан — Яңа Гасыр“ каналындагы “Манзара“ тапшыруына журналист булып урнаша. Эшен ул бик яратып башкара. “Көн саен диярлек таныш булмаган урыннарда булу, төрле һөнәр, талант ияләре белән аралашу миңа бик ошый. Аларның бай эчке дөньясы белән танышудан, башкарган хезмәтләрен яктыртудан рәхәтлек алам”, – ди егет. Әлеге эш аның иҗат офыкларын тагын да киңәйтә. Клиплар төшерү белән дә уңышлы шөгыльләнә башлый ул. Хәзер Илнар “Манзара” тапшыруында штаттан тыш хәбәрче булып эшли.
Илнарның иң зур хыялы – тулы метражлы кино төшерү. Бу максатына ирешүдә беренче адымнарын ясап, өч кыскаметражлы кино да төшергән инде. (“Кастинг”, “Смертельный азарт“, “Дети Эфиса“). Һәрберсендә рольләрне сеңлесе Дилия, балачак дусты, күрше кызы Энҗе һәм тугрылыклы мәктәп дуслары уйный. “Минем хыялымны тормышка ашыруда ярдәм иткән әти-әниемә, туганнарга, күпсанлы дусларыма, туган авылымның игелекле эшмәкәре Динар Миннәхмәтовка зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аларның миңа булган ышанычларын тырыш хезмәтем белән акларга тырышам”, – ди Илнар.
Хәзерге вакытта Илнар тулы метражлы тарихи риваятькә корылган киносценарий өстендә эшли, татар телендә тулыметражлы фильм төшереп, татар киноиндустриясендә яңа агым булдырырга омтыла. Аңа язмыш җилләре мәрхәмәтле булсын иде.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.