Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Киләчәк өчен җаваплы без
6.10.2020

Киләчәк өчен җаваплы без

Кайтаваз

Минем бу язмам авылдашым Вәсилә Хәкимованың «Без сувенир халык түгел» дигән бик тирән эчтәлекле язмасын укыгач туды. Әйе, милләт уенчык, сувенир түгел. Ходай бар милләтләрне дә тигез итеп яралткан. Аларның теленә кагылырга беркемнең дә хакы юк. Әмма безнең милләт телен саклап калуда суверен түгел шул. Мәгариф министрлыгы Мәскәүнең авызына карап тора. Бәйсез мәгариф булмыйча торып, телебезне саклап калу бик авыр булачак. Дөрес, тел бетсә, милләт юкка чыгачак, дисез. Бу сүзләрегез белән килешәм.
Яшерен-батырын түгел, илдә барлык милләтләрнең телен юкка чыгарып, бер телле милләт – россиянин ясау сәясәте соңгы елларда киң масштабларда алып барыла. Бу сәясәтне сукырлар гына күрмәскә мөмкин. Кабатлап әйтәм, бәйсез мәгарифтән башка телебезне саклап калу мөмкин түгел. Бүген мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар баласыннан рус телле милләт ясау мәкерле һәм астыртын алып барыла. Татар баласына туган телен ничә сәгать укытуны Татарстан мәгариф министрлыгы түгел, Мәскәү мәгариф министрлыгы хәл итә.
Вәсилә ханым сез: “Биш миллион татарның өч миллионга якыны үз ана телен камил белми”, – дип язасыз. Коточкыч сан бит бу. Без шушы темпта руслашсак, 40-50 елдан соң юкка чыгачакбыз. Калсак та, реликт милләт булачакбыз. Ә 100 елдан Гаяз Исхакыйның күрәзәчелеге тормышка ашачак. Телдән башка мәдәниятне үстереп буламы? Юк. Вәсилә сез: “Безгә туксанынчы еллар башындагы кебек милли күтәрелеш мөһим”, — дисез. Алтын сүзләр. Соңгы елларда милләтебезнең милли үзаңын күтәрү буенча сүлпән эшләдек. Хәзер күпчелек татар кешесенә корсагын тутырырга ипи, бәрәңге, ит, май булса, шул җитә. Аларга телең, моңың, җырың кирәк түгел. Әйе, тормыш, яшәеш, көрәш ул, дигән бер акыл иясе. Мыл­тык алып, кылыч тотып түгел, тел кылычын уйнатып хәл итәргә вакыт җитте.
Ата-аналар колагына да берничә сүзем бар. Татар телен – үзенең газиз ана телен үзләштерүдән бала надан калмый. Башында соры матдәсе җитәрлек булса, кеше 5-8 тел үзләштерә ала. Әти-әниләргә шул хакыйкатьне әйбәтләп төшендерәсе иде. Татар кавемен горур, үзаңы тирән милләт итеп күрәсе килә.
Язмамны Туфан Миңнуллинның “Татарның әхлакый кодексы»ннан алынган фикере белән тәмамлыйм. “Татар кешесе! Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнеңне исеңнән чыгарма”. Татар кешесе! Кайда гына яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма. Үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, дин, иманыңны сакла!”

Нәҗип Камалов, Сарапул шәһәре.