Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Киләчәк буын сәламәт булыр
15.02.2018

Киләчәк буын сәламәт булыр

Спорт яңалыклары

10 февральдә Удмуртиядә “Россия чаңгы юллары — 2018” ярышлары үтте. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкәннәрне һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан уздырылды.
Әлеге чара елдан-ел киңәя, активлаша, катнашучылар саны да арта бара. Чөнки респуб­ликабызда бүген спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп. Бу көнне дә яше-карты чаңгыга басып, рес­публика буенча 8700дән артык кеше гомуми стартка җыелды. Без Индустриаль районның “Снежинка” чаңгы базасында узган ярышларда катнаштык. Милләттәшебез Әлфия Касимова һәр елны әлеге ярышта катнаша. “Мин мәктәптә укыган чакта, студент вакытта да чаңгыда йөри идем. Оештыручыларга әлеге ярышны уздырганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм”, — ди.
Кышкы спорт бәйрәмен ачу тантанасында Индустриаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Лобанов, Удмуртиянең Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Максим Сорокин, районның мәгариф үзәге начальнигы Ольга Танаева катнаштылар. «Грация» коллективы чыгыш ясады.
Улым Нияз “Чаңгы юлы — 2018” ярышларында инде икенче ел рәттән катнаша. Анда бүләк ителгән “Лыжня России” башлыкларын, саннар язылган майкаларын җыеп бара. “Монда миңа төрле яшьтәге спортчылар булуы ошый. Әби-бабайлар да чаңгы ярышларында катнашалар. Мин алардан калышмаска тырышам”, — ди. Авылга кайткач та ул бабасы белән бергәләп чаңгыда шуа. Улым әтисен дә, мине дә, сеңелләрен дә чаңгыга бастырды. Бу көнне гаиләләре белән чаңгыда йөрүчеләр байтак иде.
Быел Удмуртиядә чаңгы ярыш­ларының Ачык кубогы үткәрелә. Ул 4 этаптан һәм финал өлешеннән торачак. 1нче этабы “Чаңгы юлы — 2018” булды. 2нче этабы 18 февральдә А.М.Демидов исемендәге спорт комплексында узачак. 3нчесе — 2-4 мартта Г.А.Кулакова исемендәге чаңгы базасында, 4нче этап 13-14 мартта Юкамен районының Юкамен авылында “Лесная сказка” чаңгы базасында узачак. Удмуртиянең Ачык кубогының финал өлеше 17 мартта булачак. Чаңгычылар төрле яшь категориясе буенча төркемнәргә бүленәчәк (18-29, 30-39, 40-49, 50-59 һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр). Кубок иясе 17 мартта билгеләнәчәк. Моның өчен 4 этапның икесендә катнашу мәҗбүри. Кубокның приз фонды – 1 млн сум.

Гөлнара Вәлиева.

“Россиядә чаңгы юлы — 2018”

Можга ил һәм республика күләмендә узган чаралардан читтә калмый. Быел Удмуртиядә “Россиядә чаңгы юлы — 2018” ярышларының төп өлеше Можгада оештырылды. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны шәһәр башлыгы Алексей Шишов һәм Удмуртиянең Спорт министры Наталья Гольцова сәламләп, уңышлар теләделәр. Ярышларда 1500ләп кеше катнашты: мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма эшчеләре, гаиләләр, тәҗрибәле спортчылар, пенсионерлар. Рөстәм абый Шакиров ярышка Ижаудан килгән. “Җәй көннәрендә суда йөзәм, кышларын чаңгыда йөрергә яратам. Спорт белән кечкенәдән кызык­сынам, ташламыйм. Сәламәтлек өчен бик әйбәт. Бүген Можгада бәйрәм бик күңелле үтә”, — диде. Шәһәр янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре 40 кешелек төркем туплап килгәннәр. Алар чаңгыга тормыш иптәшләре, балалары белән бергәләп бастылар. Барлыгы 5 старт булды. Ярышларны шәһәр житәкчеләре, депутатлар 2018 метрга vip-чабыш белән башладылар. Аннан балалар, хатын-кызлар, ир-атлар старт алды. Финишта һәммәсенә махсус башлыклар тапшырылды, кайнар чәй бирелде. Можгада зур чаңгы бәйрәме булачагын белеп, Россия һәм ил күләмендә танылган оста чаңгычыларыбыз — Илшат Нигъмәтуллин, Дмитрий Япаров, Владимир Кононов та кайтканнар иде. 1,2,3 урын алганнарга грамота, бүләкләр тапшырылды. Шулай ук иң яшь һәм иң олы катнашучыны да билгеләп үттеләр. Можгада спорт белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта бара. Шулай булганда киләчәк буын сәламәт булыр, дигән өмет туа.

Эльвира Насыйбуллина, Ижау шәһәре.