Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Киләсе унъеллыкка бурычлар билгеләнде
7.03.2018

Киләсе унъеллыкка бурычлар билгеләнде

1 март көнне Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән чыгыш ясады.

“Быелгы Юллама, без яши торган бүгенге көн кебек үк үзенчәлекле, аерым әһәмияткә ия юллама, — дип башлады ул сүзен. — Безнең бүген ясаган һәр адымыбыз, кемне сайлавыбыз, кылган гамәлләребез бик зур әһәмияткә ия. Чөнки алар дистәләрчә елга илебезнең язмышын билгели», — диде Путин.
1 сәгать 57 минут дәвам иткән Юлламада Президент алдагы 6 елга төрле өлкәләргә эш планын яңгыратты. «Алдагы алты елга демографияне үстерү, аналар һәм балаларны саклауга безгә кимендә 3,4 триллион сум акча сарыф итәргә кирәк булачак», – диде Владимир Путин. Төп тема — гаиләләрдә иминлек һәм муллык булдыру. «2000 елда 42 млн халыкның 30%ы авыррак яшәсә, 2012 елда бу күрсәткеч 10%ка артты. Хәзер кризис аркасында кешеләр тыйнак яши. Әмма МРОТны яшәү минимумына тигезли алдык. Бу ким дигәндә 4 миллион кешегә ярдәм итәчәк», — диде Президент.
Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, илнең хәрби мөмкинлекләрен арттыру… Фәнне үстермәсәң, технологик яктан алга китеп булмый, төрле тармакларда заманча ысуллар кулланмасаң, икътисад үсмәячәк. Көчле икътисад кына халыкны социаль якларга мөмкинлек бирә. Икътисадны модернизацияләү, инфраструктураны яңарту Россия халкы тормышын яхшыртырга тиеш. Россиядә гаиләләр нык булырга, ә балалар күп туарга тиеш. Бала тапкан өчен түләүләр дәвам итәчәк. 3 елда яслеләрдә 270 мең урын булдырырга кирәк. Шулай ук арзан кредитларга ихтыяҗ зур. Балалар медицинасын яңарыш көтә. Алдагы елларда балалар сырхауханәләре төзекләндереләчәк. Моннан тыш илдә зур булмаган шәһәрләр һәм районнарда яшәүчеләргә медицина ярдәме сыйфатын яхшыртырга җыеналар. ФАПлар, мобиль пунктлар ачу күздә тотыла. Безнең Удмуртия район-авылларында инде аның берничәсе үз эшен башлап җибәрде дә. Онкология белән көрәштә Президент илкүләм программа эшләргә тәкъдим итте. Алдагы елларда башкарган эшләр үз нәтиҗәсен бирә. Гомер озынлыгы 73 яшьтән узды. Аны тагын да арттырырга кирәк.
“Безгә тормыш өчен заманча мохит тудырырга, шәһәр һәм бистәләребезне үзгәртергә кирәк. Шуның белән бергә, аларның үз йөзен һәм тарихи мирасны саклап калуы да мөһим, дип искәртте Президент. “Бездә шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яңартуда уңай тәҗрибә тупланды. Мондый тәҗрибә Казанда, Владивостокта, Сочида бар, күп кенә төбәк башкалалары һәм кечкенә шәһәрләр үзгәреш кичерә”, — дип белдерде Владимир Путин. “Башка шәһәрләр һәм торак пунктларны да кертеп, Россияне үстерү буенча киң колачлы программаны гамәлгә ашыра башларга, шулай ук алдагы алты елда әлеге максатларга каралган чыгымнарны ким дигәндә ике тапкырга арттырырга тәкъдим итәм”, — диде.
Удмуртия Дәүләт Советы рәи­сенең беренче урынбасары, «Бер­дәм Россия» төбәк бүлеге секретаре Владимир Невоструев: «Бүген Президент куйган бурычларның күп өлеше инде Удмуртиядә күптәннән үтәлеп килә. Бу оборона-сәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка юнәлешләр. «Соңгы елларда ил зур үсешләргә иреште», — дигән сүзләрне ишетү күңелле булды. Минемчә, бу — уртак гамәлләр нәтиҗәсе. Шулай ук илнең оборона комплексы хакында: «Һичшиксез, төп бурычны үтәүче безнең сәнәгать горурлык тудыра. Минемчә, әлеге чыгыштан соң безнең партнерлар ни эшләргә кирәклеге турында уйланырлар. Өстәл артына утырып сөйләшерләр», — дигән сүзләре дә шатландырды”, — диде.
Дәүләт башлыгы автомобиль юлларын төзүгә чыгымнарны ике тапкыр арттырырга кушты. Узган елларда моңа 6 триллион сум тотылса, киләчәктә бу сан 11дән дә ким булмаска тиеш. Якындагы алты елда илдә медицина чыгымнары ике тапкырга артырга тиеш.
Юлламаның күп өлеше Россия армиясе, куркынычсызлык мәсьәләләре, яңа коралларны күрсәтүгә бирелде. Иминлек куркынычсызлык белән дә бәйләнгән. Бу хакта “Купол” заводының директоры Фәнил Зыятдинов: “Хөкүмәттән ярдәм булу безгә алга таба тагын да яхшырак эшләргә ярдәм итәр. Без үз продукциябезне илебездә генә түгел, ә чит илләр өчен дә эшлибез. Предприятиедә өлкәннәр белән бергә яшьләр дә хезмәт куя. Бездә буыннар бәйләнеше бар. Заводта эш булганда, яшьләрнең дә киләчәге ышанычлы булачак”, — диде.
Юлламаны тыңлаганнан соң Тать­яна Ишматова: “Тормышны яхшырту өчен, белем бирү, сәламәтлек саклау, ана һәм балаларны саклау­га югары планка куелды. Ипотека процентын киметү дә яшьләребез өчен файдалы булыр”, — дип, үз фикерләрен җиткерде.

Гөлнара Вәлиева.