Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кильмезь мәчетенә сәяхәт
5.09.2019

Кильмезь мәчетенә сәяхәт

Кильмезь авылы мөселманнары мәчетле булганга дис­тә ел. Гыйбадәт йорты күтәреләчәк урында тәүге намаз, нигезенә беренче казык кагу, төзелеш барышы, манарасын күтәрү мизгелләре фотосурәтләрдә сак­лану белән беррәттән күңелләренә дә уелган.

Бистәдәге башка халык вәкилләрен шаккатырып, мәчетне ике ай ярымда салып чыктылар. Ачылганына ун ел тулу уңаеннан, күптән түгел мәчет тутырып җыелдылар. Араларында авыл мәктәбендә озак еллар белем биргән Әминә Грещишена да бар. Мәчет кирәклеге турында сүз аның кече улының никах мәҗлесендә күтәрелә. Олы улы Владислав ярдәм кулы сузарга вәгъдә итә. Әйткән сүз — аткан ук, диләр татарда. Урын сайланып, нигез ташлары салынуга, Владислав сап-сары бүрәнәләрдән торган бура китертә. Мәскәү, Владивосток кебек ерак шәһәрләрдә гомер кичерүче авылдашлары үз өлешен кертә. Авыл мөселманнары ару-талуны белми төзелештә кайнаша: ир-атлар кулында эш кораллары биесә, хатын-кызлар осталарны ашату ягын кайгырта. Барысын да имам Галимулла Нәгыймуллин рухландырып йөри. Өлкән буын аны зур хөрмәт белән искә ала. Хәләл җефете Бибисания апа мәчетле булуларына һәр көн сөенә, җомга намазларын калдырмый. «Рамазан аенда тәравихларга узганында да, быел да йөрүчеләр күп булды», — ди Зәйтүнә Гомәрова. Галимулла ага үзеннән соң догада булучы дәвамчылар калдырган — онык кызлары мәчеттә дин сабагына йөргәннәр, Ижаудан мөгаллим килеп укыткан. Быелның март аеннан имам вазифаларын Фаиз Гомәров алып бара. Яшьтән юллама белән Кильмезьгә килеп, хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Халык сораганга риза булган, дини белеме җитмәвенә борчыла, барысына да үзлегеннән өйрәнгән. «Мәдрәсәдә махсус белем алган яшьләр бар да, аларның ерак авылга барасылары килми шул», — ди ул.
Удмуртия мөфтие урынбасары Нәфис Ихсанов бүләкләрен тапшырды. «Төзегәндә мөфтияттән ярдәм иттек, шуннан соңгы ун елда мәчетне мондагы мөселманнар үзләре яшәтә, чыгымнарын үзләре күтәреп килә», — ди. Җирле хакимият вәкиле котлады да, татарлар белән очрашудан файдаланып, дөньяви тормыш мәсьәләләренә дә кагылды. Кильмезьгә, ниһаять, газүткәргеч сузыла, якын киләчәктә йортларны зәңгәр ягулык белән җылыту мөмкинлеге туачак, шул исәптән мәчетне дә.
Мәчет булу укытучыларга да ярдәм — «Диннәр мәдәниятләре нигезләре» дәресләренә шушында киләләр. Бистә балалары гына түгел, бөтен район мәктәпләреннән, чөнки бу — Сюмси районында бердәнбер мәчет.

Кильмезьдә унлап милләт вәкилләре гомер кичерә, сан буенча татарлар — өченче урында. Мәктәптә татар теле түгәрәге эшли, атнага ике тапкыр шунда биергә, җырларга, укырга, язарга да өйрәнәләр. Кайда гына, нинди генә мохиттә яшәргә туры килмәсен, татар үз йөзен югалтмый, динен дә кайтара бара, шөкер. Очрашуның тантаналы өлешеннән, чыгышлардан соң, җыелган халык гыйбадәткә басты. Мул табын да әзерләнгән иде. Авылдашлар һәм кунаклар әңгәмәне табын артында дәвам итте. Килеп җитеп, капка ачып кергәндә дә, китәргә кузгалганда да, мин мәчет ишегалдындагы тәртипкә, чисталыкка (эчтәгесен әйтәсе дә юк!) сокландым. Түтәлләрдә чәчәкләр үсә, ә сап-сары бүрәнәләрдән салынган мәчет ярымайлы манарасы белән авылны ямьләп тора. Йортлар арасында да бизәкле капкалары, тәрәзә йөзлекләре белән балкып утыручыларын күреп, бу бит инде, һичшиксез, татарныкы, дип куанасың. Кильмезь мөселманнары белән очрашуга чакыруларына һәм үз машиналарында алып баруларына Нәфис һәм Нәзимә Ихсановларга рәхмәтемне белдерәм.

Фәнзилә Салихова.