Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Килен кайнана туфрагыннан яралган
5.10.2017

Килен кайнана туфрагыннан яралган

Бүгенге көндә яңа гына гаилә корган яшь парларның ата-аналары белән мөнәсәбәтләре турында күп ишетергә мөмкин. Кызганыч, күбесе бик моңсу. Үпкәләр, ызгыш-талашлар, ике буынның бер-берсен аңламавы. Дөрес, һәркемнең үз көенә генә аерым яшисе килә. Тик зур процентларга ипотека алырга һәркемнең дә көченнән килми шул. Алган очракта балаларына ипотека түләргә ата-аналары да булышмый калмый, әлбәттә.

Мине ипотека, фатир алу мәсьәләсе читләтеп үтте, Аллаһка шөкер. Кияүгә чыккач мин кайната-кайнана белән бергә, зур шәхси йортта тордым. Башта барысы да чит-ят тоелды миңа. Ләкин булачак кайнанам белән мин туйга кадәр бер ел алдан танышкан идем. Ул — Зөлфия исемле, без аның белән бик тиз уртак тел таптык, дуслаштык. Кияүгә чыгып, алар йортына килен булып төшкән беренче көннән үк мин аңа һәр эшендә дә ярдәм итәргә тырыштым. Ул бакчада булса, мин аш-су бүлмәсендә яки киресенчә. Беренче елны аның кебек тәмле итеп пешерә белми идем. Ә акыллы әнкәй моны кимчелек итеп тапмады. “Кызым, менә монда савыт-саба, монда ярмалар, тәмләткечләр. Нәрсә пешерә беләсең, шуны пешер. Әгәр килеп чыкмый икән, борчыл-
ма. Тавыклар, казлар, эт, песиләр бар безнең. Ә суыткычта һәрвакыт әзер катырылган пилмән”, — диде. Әнә шулай үз әнием өйрәткәннәрне исемә төшерә-төшерә пешерергә өйрәндем. Белмәгәнне кайнанам да әкренләп өйрәтте, үз киңәшләрен бирде.
Бакча эшләрен исә мин бөтенләй белми идем. Кайнанам үсентеләрне ничек тәрбияләргә, помидор һәм кыяр сабакларын бәйләргә, кышка җиләк-җимешләрдән кайнатмалар әзерләргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Аның бакчасының чисталыгына, пөхтәлегенә әле дә исем китеп, сокланып карыйм. Җиләк-җимешләр генә түгел, матур-матур чәчәкләр дә үстерә ул. Шәһәрдә яшәсә дә, ишегалды тутырып кош-корт, куяннар асрый.
Беренче балабызны көткәндә кайнанам да, үз әнием дә һәрвакыт терәк булдылар. Ләкин иң авырын – улымның йокысыз төннәре күп булган беренче елны – кайнанам белән бүлештек. Бала төне буе елап чыкса, әнкәй миңа иртән йокларга мөмкинлек бирә иде. Бу вакытта үзе сабыйны карады. Бу очракта күп кайнаналар: “Сезнең балагыз, үзегез карагыз”, — дип әйтеп, ялгышалар дип уйлыйм. Ул бит шул кайнананың каны, оныгы, нәсел дәвамчысы. Кызым Алинә тугач та, ярдәменнән ташламады мине әнкәй. Үз әнием дә эштә булса да, балалар тәрбияләргә ярдәм итә. Матди яктан да нык ярдәм иттеләр. Моның өчен әти-әниләребезгә бик рәхмәтле мин.
Гаилә булгач төрле хәлләр була. Ирем белән ачуланышып алсак, кайнанам төпле киңәшләрен бирә, хатын-кыз бераз хәйләкәр булырга тиеш, дип аңлата. Бала тәрбияләгәндә дә аларны орышмаска, ә өйрәтергә, күбрәк аңлатырга куша. Минем хаталарымны күреп алса, башкалар янында орышмый. Читкә алып китеп ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә.
Өлкән буынның бала тәрбияләүдә, тормыш алып баруда тәҗрибәсе күбрәк, яшьләр алар биргән киңәшләргә колак салырга тиештер дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, сез кайнана үстереп, тәрбияләп биргән егеткә кияүгә чыккансыз. Аны тормыш иптәше итеп сайлагансыз. Ә кайнаналарга чит гаиләдән йортыгызга килен булып төшкән кызларга бераз сабырлык күрсәтеп, аңа сезнең кызыгыз булырга ярдәм итегез дип әйтер идем.

Эльмира СЮТКИНА, Ижау шәһәре.