Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кизнерда — яңа балалар бакчасы
27.12.2018

Кизнерда — яңа балалар бакчасы

“Әкият”не ачу тантанасы

19 декабрьдә Кизнер поселогында тантаналы рәвештә 160 урынга исәпләнгән «Әкият» балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Чарада Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов һәм химик коралны куркынычсыз саклау һәм юк итү буенча федераль идарә башлыгы генерал-полковник Валерий Капашин, Кизнер районы башлыгы Александр Плотников, “Газ-Сервис” җәмгыяте директоры Шамил Акмалетдинов катнашты.
Район үзәгендәге әлеге балалар бакчасы узган гасырның 80 нче елларында төзелгән һәм гамәлдәге нормаларга, таләпләргә җавап бирмәгән. Төзүчеләр мәктәпкәчә учреждение бинасын капиталь төзекләндергәннәр. Тышкы диварлар заманча материал белән җылытылган һәм тышланган. Медицина һәм азык блоклары тулысынча яңадан җиһазландырылган. Бинада аз хәрәкәтләнүче балалар өчен лифт урнаштырылган.
«Әкият» — соңгы елларда Кизнер районында «Россия Федерациясендә химик корал запасларын юк итү» федераль максатчан программасы буенча төзелгән дүртенче мәктәпкәчә учреждение. Объектны тапшыру Кизнерда балалар бакчасына кытлыкны тулысынча бетергән.
Элек федераль программа буенча Кизнерда шундый ук өч балалар бакчасы, өч заманча мәктәп төзелүен искә алсак, районда яшь буынны тәрбияләү һәм укыту өчен менә дигән шартлар тудырылган дип нәтиҗә ясарга була.
Моннан тыш, федераль программа буенча Кизнер районында торак йортлар, хастаханә, мәдәният йорты, спорт залы, Эчке эшләр бүлеге бинасы, янгын сүндерү-коткару бүлеге, физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелгән, түбән һәм югары басымлы газүткәргечләр, суүткәргечләр, канализация челтәрләре ремонтланган. Барлык социаль инфраструктура тулысынча диярлек яңартылган. Бу хакта Валерий Капашин тәфсилләп сөйләде.Ул: “Химия коралын юк итү буенча югары технологияле эре сәнәгать предприятиесе – зур объект барлыкка килде. Химик коралны юк итү тәмамланганнан соң да биредә эш дәвам итәчәк. Кизнер районы әлеге программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсеш өчен куәтле этәргеч алды”, — диде.
УР Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов: «Бүген көн шактый салкын булуга карамастан, без өшемибез, чөнки бу — уникаль вакыйга. Валерий Петрович, сезгә һәм идарәнең барлык шәхси составына рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сез күп еллар дәвамында үрнәк күрсәтәсез, теләк булганда барлык кыенлык­ларны да җиңеп була. Бу безнең республика территориясендә эшләүче идарәчеләргә, төзүчеләргә үрнәк һәм без сезгә тигезләшү өчен барысын да эшләячәкбез. Бүген исә Кизнер поселогында яшәүче балалар, шулай ук аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләре өчен зур бәйрәм. Тагын бер кат шушы истәлекле вакыйга белән котлыйм», — диде балалар бакчасын ачу тантанасында.

Программа эшчәнлеге тәмамлана

Кизнер районы халкы (хәер, агулы матдәләр запаслары сакланган башка районнар кебек) химик корал запасларын юк итү программасын бик шикләнеп, куркып кабул иткәннәр иде. Ниһаять, узып баручы елда эш тәмамлана. «Ниһаять», — дисәләр дә, киресенчә, кешеләр хәзер инде Федераль Идарә белән аерылышырга теләмиләр һәм алга таба язмышлары өчен борчылалар. Ә хәрби химикларга химик корал арсеналларын әйләнә-тирәгә зыян китермичә юк итүләре һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәләр.
Кизнер районында химик коралны саклаган хәрби часть 1943 елның ноябрендә төзелә. Ул сугыштан соң кирәкмәгән трофей коралларын утильләштерү бурычын башкара, ә 1954 елдан башлап, зарин һәм люизит белән агулаучы артиллерия снарядлары партиясен сак­ларга кабул итә башлый. Соңрак аларга зоман һәм ви-икс өстәлә. Химик корал 1987 елга кадәр кабул ителә. Узган гасыр ахырына Кизнерда 5,7 мең тоннага якын агулаучы матдәләр тупланган, бу гомумроссия запасларының 14,2% ын тәшкил итә. 1993 елда химик коралны әзерләүне, җитештерүне, туп­­лауны һәм куллануны тыю һәм аны юкка чыгару турында Халыкара Конвенция нигезендә, арсенал бу эшләрне башкаруга әзерләнә башлый. 2001 елда химик коралсызландыру процессын оптимальләштерү өчен радиацион, химик һәм биологик саклану гаскәрләренең махсус­лаштырылган федераль идарәсе барлыкка килә. Кизнер районындагы арсенал «Кизнер» химик коралны саклау һәм юк итү объекты дип үзгәртелә. Сәнәгать зонасын төзү буенча проект-эзләнү, аннары төзү-монтаж эшләре башлана. 2013 елның декабрендә объект комплексы файдалануга тапшырыла һәм 2014 елның апреленнән «Кизнер» объекты тулы куәтенә эшли башлый. 4 елдан соң, 2017 елның 27 сентябрендә, биредә соңгы химик сугыш кирәк-яраклары юк ителгән. Ул гомумән Россия Федерациясендә соңгы химик сугыш кирәк-яраклары да булган. Химия коралының барлык запасларын юк итүне тәмамлау акты белән Россия Президенты Владимир Путин телекүпер аша җитәкчелек итә. Шулай итеп, безнең ил Конвенция буенча үз бурычларын вакытыннан алда үти.
«Кизнер» заманча югары технологияле объекты Кизнер шәһәрен һәм районын төзекләндерүче предприятие дә булды. Анда ике меңгә якын кеше хезмәт куя. “Кизнер районы» муниципаль берәмлеге финанс идарәсендә билгеләп үтүләренчә, объект бүгенге көнгә кадәр төп салым түләүче (50%) булып тора. Әйтик, узган 2017 елда җирле казнага хәрбиләрдән 91 млн.сумга якын акча кергән, ә агымдагы елның 9 аенда 62 млн. сумнан артык.
Программа буенча дистәләрчә бина, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф корылмалары төзелгән, торак пунктларны төзекләндерү эшләре башкарылган. Беренче социаль объект — поликлиника белән 35 урынга исәпләнгән хастаханә стационары, торак блогы, котельня, гараж һәм Бемыж авылында медперсонал өчен ике катлы 4 фатирлы торак йорт төзелгән. Федераль идарә подряд оешмалары ярдәме белән 500 урынга исәпләнгән зал һәм спорт залы булган район мәдәният йорты, Эчке эшләр бүлеге бинасы, поликлиника, консультатив-диагностика үзәге, Хәрби шәһәрчек территориясендә 75 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, Кизнер урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасы төзелә. Өч 60 фатирлы торак йорт, поселокның үзәк өлешендә 190 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, вахта шәһәрчеге территориясендә физ-культура-сәламәтләндерү комплексы, Кизнер по-селогының үзәк өлешендә янгын депосы үзгәртеп корыла. Кизнер районының 15 торак пунктында су башнясы төзелә, урамнар буенча суүткәргеч салынган һәм су колонкалары урнаштырыла.
Һичшиксез, программа Кизнер районы язмышында зур роль уйный. Бу программаны юкка гына иҗади дип атамыйлар, гәрчә аның максаты химик коралны юк итү булса да. Соңгы 10 елда Кизнер районында уртача айлык хезмәт хакы 8,2 мең сумнан 28,3 мең сумга кадәр арткан. Бу җирле халыкка торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Алар алга таба да мондый ритмда яшәргә тели. Шуңа күрә объектны куркынычсыз халәткә китергәннән соң, ул үзгәртеп корылачак һәм Удмуртия Республикасы һәм Кизнер районы файдасына эшләвен дәвам итәр дип өметләнәләр.

“Кизнер” объектын нинди киләчәк көтә?

5нче балалар бакчасы ачылганда узган брифингта журналистлар Федераль Идарәнең башлыгы генерал-полковник Валерий Капашиннан «Кизнер» объектын ликвидацияләгәннән соң килеп туган мәсьәләләрне чишү өчен күпме вакыт кирәк булачагы турында кызыксындылар. Ул: “2019-2024 елларга исәпләнгән тиешле программа шартлары нигезендә, объектларны куркынычсыз хәлгә китерү буенча барлык эшләр дә 2024 елда тәмамланачак”, — дип җавап бирде. — «Кизнер»ны да, «Камбарка» объектында да эшләрне 2024 елда тәмамлап, инвесторларга тапшырырга планлаштырабыз. Башка объектлар этаплап тапшырыла: 2019 елда — Брянск өлкәсендә «Почеп», 2020 елда — Курган өлкәсендә «Щучье», 2021 елда — Киров өлкәсендә «Марадыковский» һәм 2022 елда — Пенза өлкәсендә «Леонид», — диде федераль идарә башлыгы.
«Кизнер» һәм «Камбарка» объектларының базасында нинди предприятиеләр төзелә ала?” — дигән сорауга Валерий Петрович: «Инвесторлар әлегә билгеләнмәгән. Җирдә химик коралдан куркынычрак берни юк, ә без аны юкка чыгарганбыз, табигатькә дә, кешеләргә дә зыян китермәгәнбез икән, башка төр эшләрне шул ук куркынычсыз ысул белән оештырырга мөмкин», — диде.

Бакчада — татар төркеме

Кизнерга беренче баруым булмаса да, биредәге хәрби объектларның эшчәнлеге белән тирәнтен таныш түгел идем. Әлеге сәяхәтемдә тулырак мәгълүмат тупларга мөмкинлек туды.
Берничә ел элек “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре белән Кизнер районындагы татар милли тормышы белән танышырга дип махсус баргач, Рәүфинә ханым Закирова белән танышкан идек. Ә ул нәкъ шушы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бу юлы да аны эзләп табу кыен булмады. “Балалар бакчасы яңартылгач та, үз юнәлешен югалтмады. Биредә рус, удмурт, татар төркемнәре элекке кебек үк сакланып калды. Татар төркеме балаларны татар гореф-гадәтләренә өйрәтүгә зур игътибар бирә. Мин татар төремендә тәрбияче булып эшлим. Әлбәттә, татар балалары төркемебезгә йөрүчеләрнең 50 %ын тәшкил итә. Безнең үз милли киемнәребез бар, татарча җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнәбез. Поселоктагы барлык чараларда катнашабыз, һәрвакыт игътибар үзәгендә без. Теләгем шул: татар милләтеннән булган ата-аналар да активрак булып, балаларын безнең төркемгә бирергә ашкынып торсын иде”, — ди Рәүфинә ханым. Мин дә аңа уңышлар теләп саубуллаштым.
Без, журналистлар, тулысынча заман шартларына туры китереп төзекләндерелгән балалар бакчасы белән танышып, сокланып йөрдек.

Белешмә өчен: генерал-полковник Валерий Капашин Камбарка һәм Кизнер районнарының Мактаулы гражданины, шулай ук Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины. Аның исеме белән Кизнер районында мәктәп аталган, ул Ижау университетларының берсендә мактаулы профессор, Удмуртия Республикасының Атказанган төзүчесе.

Элмира Нигъмәтҗан.

Фотосурәтләрдә: тантанадан күренешләр.