Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кизнерда эшсез калучылар нишләр?
10.01.2019

Кизнерда эшсез калучылар нишләр?

Газетабызның 52нче санында Кизнерда химик коралны юк итү объектында эш тәмамлану сәбәпле, биредә эш урыннары кыскартылу турында язган идек. Әлеге мәсьәлә игътибар үзәгендә. Яңа елга керергә санаулы сәгатьләр калганда, Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов Кизнер поселогында булды һәм халык белән очрашты. Анда шулай ук район башлыгы Александр Плотников, Удмуртия Републикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов, Социаль сәясәт һәм хезмәт министры Татьяна Чуракова, Авыл хуҗалыгы министры Ольга Абрамова катнашты.
“Агымдагы елда республиканың муниципаль берәмлекләре буенча эш сәфәрләрен без Кизнер районында тәмамлыйбыз һәм бу очраклы түгел, чөнки химик коралны юк итү программасы тәмамлануга бәйле рәвештә эштән азат ителгән хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру буенча күп сораулар туа. Без бер генә хезмәткәр дә урамда калмасын өчен, алга таба эшкә урнашу мөмкинлекләре турында фикер алышырга килдек. 10 ел дәвамында химик коралларны юк итү программасын гамәлгә ашырган Кизнер районы дәүләт тарафыннан 3 миллиард сумлык өстәмә финанслауга ия булды. 25 социаль инфраструктура объекты төзелде. Мондый финанслау республиканың бер генә райо-нында да юк. Әмма һәр глобаль проектка күз салсак, медальнең кире ягы да бар. Проект тәмамланды, заманча җиһазлар һәм биналар белән зур комплекс бар, аны алга таба да кулланырга кирәк. Әмма иң мөһиме — кешеләр. Без район башлыгы белән ситуацияне ел буе контрольдә тотарга тырыштык. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле белән бу хакта аралашабыз һәм мин сезгә бу эш турында сөйләргә әзер», — диде Александр Бречалов.
Удмуртия Республикасының хезмәт һәм социаль сәясәт министры Татьяна Чуракова: “Кизнер районының мәшгульлек үзәге гражданнарны кабул итә һәм алга таба эшкә урнашуда ярдәм күрсәтә, — дип хәбәр итте. — Кизнер районының үзендә — 66, Алнаш һәм Грахов районнарында — 72, Можгада һәм Можга районында 303 эш урыны бар. Шулай ук Татарстанда (Менделеевскида, Яр Чаллыда һәм Алабугада) эш урыннары бар — бу юнәлештә дә эш алып барыла. Яр Чаллыдан эш белән тәэмин итүчеләр килгәч, 59 кеше гариза язып, кирәкле анкеталарны тутырды. Гыйнвар аенда Менделеевскида эш белән тәэмин итүчеләрнең вакансияләр ярминкәсе планлаштырылган, моннан тыш Алабугадагы оешмалар 350 эш урыны тәкъдим итә”, — диде ул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова сүзләренчә, җитештерү киңәю белән бәйле рәвештә Кизнер җәнлек хуҗалыгында да вакансияләр бар. Кресть­ян-фермер хуҗалыкларын үстерү буенча үз эшен башлап җибәрергә теләүче фермерларга, гаилә фермаларына ярдәм йөзеннән министрлык 3тән 10 млн сумга кадәр грант­лар бирә.
“Орион» җәмгыяте директоры Александр Штумф якындагы ике айда 20гә якын кешене эшкә алырга әзер булуын белдерде. Кизнер кондитер фабрикасы генераль директоры тагын 10 кешене эшкә кабул итү мөмкинлеге барлыгы турында хәбәр итте.
“Кизнер районында вәзгыять һич тә киеренке димәс идем. Быел Ижауда – “Ижметмаш”та нинди җитди хәл булганын беләсезме? Механика заводында зур кыс­карту булды. Ләкин эштән азат ителгән хезмәткәрләрне башка предприятиеләргә урнаштыру сәбәпле, кыскартулар сизелмәде. Район башлыгы һәм безнең команда моңа әзер, бергә бик тыгыз эшләячәкбез. Барысы да әйбәт булыр дип уйлыйм. Ә комплексны куллануга килгәндә, аның якындагы елларда файдаланылачагына шигем юк. Инвесторлар белән сөйләшүләр даими алып барыла. Әлеге мәсьәлә – игътибар үзәгендә. Бу шулай ук Камбарка районына да кагыла. Вакыйгалар үсешенең барлык вариантлары турында без ачык сөйлибез», — диде Александр Бречалов.
Кизнер районы башлыгы Александр Плотников сүзләре буенча, объект ябылу сәбәпле, 1 гыйнвардан 564 кеше эштән азат ителә, шуларның 102се — пенсионер. Мәшгульлек үзәгенә 402 кеше мөрәҗәгать иткән, аларны эшкә урнаштыру буенча эш алып барыла. Район хакимияте кешеләрне үз районында калдырырга, моның өчен районда яңа җитештерү объектлары булдырырга, эшмәкәрлекне үстерергә тели.

Эльмира Нигъмәтҗанова.