Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кеше хезмәте белән матур
26.07.2018

Кеше хезмәте белән матур

Июль аеның соңгы якшәмбесендә Россиядә сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән сәүдә хезмәткәрләрен 24 июль көнне Резиденциянең тантаналар залында хөрмәтләделәр.
Тантанада әлеге тармакта хезмәт куючыларны Республика җитәкчелеге исеменнән Удмуртиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Лашкарев котлады. Җитәкче искәртеп үтүенчә, республикада 26 меңнән артык оешма сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтә, барлыгы 110 мең кеше бу өлкәдә хезмәт куя. Авыр һәм шул ук вакытта мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләп, Виктор Лашкарев әлеге тармакта хезмәт куеп, аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар иде. Башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки татар халкы элек-электән сәүдә белән шөгыльләнгән.
Сәүдә тармагында 22 ел уңышлы хезмәт итүче Ува районыннан Сәхия Галимуллина көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре исеменә ия булды. Бүгенге көндә шәхси эшмәкәр кибетендә эшли. Сәүдәгәрлекнең уңай һәм тискәре яклары турында үз фикерен белдереп, ул: “Бүгенге һәр сәүдә үзәге, һәр кибет күбрәк сатып алучыларны үзенә ныграк тарту өчен тырыша. Кибетләрдә ассортимент бик зур һәм төрле, бар да сатып алучылар өчен уңайлы итеп оештырылган. Халыкның товарны сайлау, кулай бәягә сатып алу мөмкинлеге бар. Сату эшендә авырлыклар да җитәрлек, әлбәттә. Бүген нинди генә сату төрләре юк! Күпләп тә, берәмләп тә саталар, соңгы елларда интернет аша сату да киң кулланыш алды. Товар күтәреп, өйдән-өйгә, оешмаларга йөрүчеләр дә җитәрлек. Менә шулар бераз комачаулый”, – диде.
Можга шәһәренең “Венера плюс” дигән ширкәт җитәкчесе Рүзинә Илгиз кызы Әхмәдуллина Удмуртия Республикасының Мактау грамотасына лаек булды. Шатлыклы мизгелләрдә үз кичерешләре белән уртаклашып ул: “Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәсем килә. Бүген алган дәүләт бүләге, әлбәттә, коллективыбызның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Әлеге бүләккә ия булу – оешмабыз өчен зур дәрәҗә, чөнки нәкъ быел оешмабызның барлыкка килүенә 25 ел тула. Сәүдә тармагында 53 еллык эш стажы булган әнием Гөлфия Габделбәр кызы Хәсәнова күп еллар элек күмәч-кондитерлык комбинатын ачып җибәргән иде. Бу өлкәдә хезмәт итү, әлбәттә, мине дә кызыксындырды. Соңгы 12 елда оешма белән җитәкчелек итәм. Тырышлыкларыбызның нәтиҗәсе буларак, безне бүген хөрмәтләделәр. Киләчәктә республикабыз йөзенә кызыллык ки-термичә, тырышып хезмәт итәрбез дип ышанам. Бүгенге көндә заман белән бергә атлыйбыз, һәрвакыт яңа технологияләр кулланырга тырышабыз, яңа җиһазлар сатып алабыз. Хәзерге вакытта халык дөрес туклануга зур игътибар юнәлтә, шуңа да төп яңалыгыбыз дип, икмәкне чүпрәсез пешерергә өйрәнүне атар идем. Бу – вакытны күп ала торган технология, тик без халык өчен тырышабыз. Милли традицияләребезне саклап, татар халык ашларына да зур игътибар бирәбез”, — ди Рүзинә ханым.
Әйе, җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Һөнәри тырышлык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү дә мөмкин түгел. Сәүдә тармагында хезмәт куючы барлык милләттәшләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, уңышлар телибез.

Ләйсән Әхмәтова.