Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кечкенә караклар да була
10.10.2018

Кечкенә караклар да була

Бу тема миңа күптән тынгылык бирми. “Яз инде!” — дип, итәктән тартып торган кебек. Тормышымда шуңа бәйле вакыйгалар берничә тапкыр бөтереп алганы да бар. Зарыктырмыйм – сүзем начар гадәт булган, социаль куркыныч тудыручы урлашу турында.

Алтыдагы – алтмышка

Беренчедә укыган чагым. Без класста унике бала. Әле беребезнең, әле икенчебезнең каләме (ручка) югала бит. Мәктәп иске, идән сайгак­лары арасында ярыклар байтак, шунда тәгәридер, дип уйлыйбыз инде. Юк икән шул – классташыбыз Камәрия (исеме үзгәртелде) урлап бара булып чыкты. Бер урамда торгач, аларда еш булам. Бер баруымда бу иске букча (портфель) тартып чыгарды, шаклар каттым — яртылаш каләм белән тулган! Бер каләмне яшереп калырга була, ә монда берничә дистә. Димәк, әнисе кызының урлашуын белә торып тыймаган, ул гына да түгел, хуплаган булып чыга. Камәрия мәктәпне тәмамлагач, авылда калды, имеш-мимешләргә караганда, урлашу гадәтен ташламаган. Психологлар: «Бала үзендә булмаганны кызыгып алырга мөмкин», — диләр. Әмма Камәрия җитеш гаиләдән иде. Салават Фәтхетдиновның бер концертында шушы әйткән сүзләре истә калды: “Мин бик тә ярлы гаиләдә үстем. Әмма әни: “Кеше әйберсен урласагыз, кулыгызны кисәм!” – дия иде.” Тугыз-ун бала үскән гаиләдә урлашу гадәткә керсә, начар юлга илтүен иркенләп аңлатып торырга вакыт булмагандыр: без үскәндә, әниләр сүзе кыска һәм үтемле була иде.

Бозау урлаган үгез дә урлар

Урлашуга кагылышлы тагын ике очрак булды – болары инде улым үсеп килгәндә. Май бәйрәмнәренең берсендә улым икетуганы белән яңа туп тотып, ишек алдына чыгып киттеләр. Ярты сәгать тә узмагандыр, күз яшьләре белән кайтып керделәр, ике малай тупны талап алып киткәннәр. Көпә — көндез! “Ярар, кайгырма, икенчене алырбыз,” – дип юаттым. Әмма бераз вакыт үткәч, күңелгә шик керде: улымның каршылык күрсәтә алмаганын күргәннәр, әгәр мәктәптән кайтканда каршылап, акча-мазар таләп итә башласалар? Андый очраклар җитәрлек бит. Теге малайларның берсе Спартак исемле икән, бала-чага бер-берсен ишетеп булса да белә, вокзал тирәсе “гладиатор”ын җайлы гына эзләп таптым – 10нчы мәктәп янында яшәүче чегән гаиләсеннән икән. Әлбәттә, үзен гаепле санамый, Саша (исеме үзгәртелде) исемле иптәшенә аудара, йортын да күрсәтергә риза. Бергәләп киттек. Тегесе өйдә юк. Капка төбенә әнисе чыкты, хәлнең дөреслегенә ышанмый, яла ягасыз, ди. Имеш, мәктәптә укытучының кесә телефоны югалгач та, аның малаен гаеп­ле иткәннәр, ул гына да түгел бер гөнаһсыз улын полициянең балигъ булмаганнар бүлекчәсенә хисапка куйганнар. Бозау урлаган үгез дә урлар, диләр, начар гамәлнең малай өчен гадәткә әверелеп барганы күренеп тора. “Ярый, мин беркая да ашыкмыйм, үзе кайтканны көтик,” — дим. Ун минутлап та вакыт узмагандыр, урам башында Саша пәйда булды – кулында безнең туп. Имеш, тапкан. Әнисенең йөзенә шунда ук тантана кунды: “Ә сез минем улымны гаепләп маташкан буласыз!” Талап алганга шаһитләр барлыгын, тагын полиция белән очрашу ихтималы янавын белгәч, малайга начар гамәлен танырга туры килде. Мин аны кисәтү белән чикләндем, “Бу юлы хокук саклаучыларга барып тормыйм”, — дидем. Хатын малаеның башына берне кундырып алды, тегесе тизрәк кереп китү ягын карады. Урлашуының сәбәбе — тәрбия җитмәүдән килеп чыгуы көн кебек ачык. Сашаның әнисен улының кайда, нишләп йөрүе кызыксындырмавы сүз башлаганда ук күренеп тора иде.

Каракка каршы торырлык йозак юк

Бу очракка биш-алты еллап булыр. Апрель урталары булгандыр – трос йозакны кисеп, кемдер улымның велосипедын подъезддан алып чыгып китте. Баскыч төбендә үзененең искесен калдырган. Полициягә хәбәр итәргә өлгермәдек тә, ике тәгәрмәчле атыбыз үзе табылды. Җәяүгә калган улым кичкә таба иптәшеннән кайтып барганда, карак малай үзе каршына килеп чыга. Улым велосипедның “мөгезеннән” эләктерә, “Минеке!” — дип дәгъва белдерә, мәгәр, теге бирергә ашыкмый. Улым миңа чылтырата, киңәш сорый. Мин конфликтка кермәскә, телефон номерын сорарга кушам, имеш, акча түләп кайтарып алырга риза. Икенче көнне иртүк полициягә йөгердем, хәлне аңлатып, гариза яздым. Хокук сакчылары киңәше белән теге яшүсмер белән очрашып алмашу урыны турында килештек. Хәләл акчама алган велосипед өчен биш мең сум сорый бу. Әлбәттә, очрашу урынына полиция хезмәткәрләре барды. Костя Ивановның (исем-фамилиясе үзгәртелде) беренче урлашуы түгел икән. Кыңгыр гамәлләренә күрә, балигъ булмаган хокук бозучылар өчен махсус белем-тәрбия учреждениесеннән кайтканына ай да юк икән. Костя белән суд залында очраштык, әнисе дә килгән. Баласының кыек юлга басуына кайсы ананың ышанасы килсен, ханым улының иптәшләрен гаепли. Алардан ераграк булу өчен башкаланың икенче районына яшәргә күчәргә ниятли. Хөкемдар каршында яшүсмернең йөзенә бер генә минутка да үкенү билгесе чыкмады. Әнисе исә тыела алмый елады. Улы урлашкан өчен аңа штраф билгеләнде. Бәлале велосипедны без полициядән җәй башында гына алып кайта алдык.

Бур булдың – хур булдың

Берәү дә анадан начар булып тумый. Яхшы һәм начар гадәтләр үсә-үсә формалаша. Бүгенге заманда бала-чаганы кызыктырырлык әйберләр дә арта тора – берсеннән-берсе “текә” кесә телефоннары, планшетлар. Барлык әти-әнинең дә баласына аны алып бирерлек мөмкинлеге юк. Ә күз төшеп, шайтан котыртуы бик мөмкин. Психолог Гөлшат Закирова бу уңайдан мондый киңәшләр бирә: “Кеше әйберсенә кагылырга ярамавы турында балага кечкенәдән әйтеп килергә кирәк. Әгәр аның яраткан уенчыгын сораусыз алып китсәләр, нишләр иде — шуны күз алдына китерсен. Ике-өч яшьлек бала уйламый алса, мәктәп яшендәгеләр бу эшнең начар икәнлеген белеп кыла. Балага “карак” исеме тагарга ашыкмагыз, сәбәбен ачыклагыз. Бәлкем, аның класста шушы гамәле белән “герой” булып таныласы, мактанасы киләдер. Бәлкем, башкалардан калышасы килмидер (шәп телефон бөтенесендә бар, ә аның юк). Урлашуның бернинди батырлык түгел, ә закон тарафыннан җаваплылыкка тарттырыла торган эш икәнен аңлатыгыз. Төзәтергә мөмкин юлын күрсәтегез, гаебен танырга оят икән, беркем күрмәгәндә, кире урынына куярга киңәш итегез. Классташларың алдында дәрәҗә кыйбатлы кием, телефонлы булуда түгел, ә яулаган уңышларда икәнен аңлатыгыз, спорт секциясенә, берәр түгәрәккә яздырыгыз. Бала кайчак буш вакытын ничек уздырырга белмәүдән урлашырга мөмкин. Балагыз белән мөмкин кадәр күбрәк булырга тырышыгыз, сөйләшегез, серләшегез”.

Аралашу ягыннан җитешсез заманда яшибез, дөнья куып, балаларыбызга вакыт калмый. Кая анда, үз иркенә куелган баланың кырын эшен сизү. Күреп алып, өйдә аңлату белән бетсен иде дә бит. Ә урлашу өчен җәза 14 яшьтән билгеләнә. Ул штраф булырга мөмкин, әлбәттә, аны күп очракта әти-әнигә түләргә туры килә. Җинаять авыр булган очракта, иректән мәхрүм итү каралган. Урланган велосипедта еракка китеп булмый, җәзадан качып та.

Фәнзилә Салихова.