Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Керпеләрне өйгә алып кайтмагыз
11.01.2018

Керпеләрне өйгә алып кайтмагыз

Бу хәлләр җәй көне булды. Амбар артында керпеләр йөри башлады. Оныкларыбыз аларны күреп шатландылар. Озак уйлап тормыйча өйгә алып керделәр, уйнадылар, ашаттылар. Берничә көннән соң тавык йомыркалары юкка чыга башлады. Озакламый оныкларым авырый башладылар. Башта нәрсәдән авырганнарын белүче булмады. Озак кына хастаханәгә йөрергә туры килде. Соңыннан аңладык: керпеләр кешеләргә зыян да китерергә мөмкин икән. Алар бик тә ашарга яраталар. Кышкы йокыдан уянгач, бик ач булалар. Ашарларына ризык әз булганга, алар йорт кошларының йомыркаларын урлый башлыйлар икән.
Юл кырыенда, урманда табыл­ган керпене өйгә алып кайтырга ярамый, чөнки әлеге җәнлекләр кешеләр өчен куркыныч булган йогышлы — сары бизгәк, сальмонеллёз, котыру кебек чирләр белән авырган булырга мөмкин. Өстәвенә керпеләрдә талпаннар күп була. Үләннәр арасында йөргәндә талпаннар аларның энәләре арасына тула, керпеләр мөстәкыйль рәвештә алардан арына алмый. Керпеләр ярдәмендә урманда талпаннарның ни дәрәҗәдә үрчүе хакында белергә була.
Язылганнар буенча нәтиҗәләр чыгарырга була: керпеләр файдалы җәнлекләр, ләкин алардан ераграк торырга кирәк. Иң мөһиме: балаларны керпеләргә якын китерергә ярамый.

Фидария Чернова, Сюмси районы Кильмезь авылы.