Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кем син, “Татар кызы — 2018”?
25.10.2017

Кем син, “Татар кызы — 2018”?

Татар гүзәлләренең иң-иңнәрен барлый торган «Татар кызы-2018» VII Республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. 16дан алып 24 яшькә кадәр булган, татар телендә камил аралашучы һәм үзләре өчен яңа мөмкинлекләрне ачарга теләүче кызларны 20 ноябрьгә кадәр https://vk.com/tk2017ur группасына кереп, анкета тутырырга һәм сайлап алу турында катнашырга чакырабыз. Соңга калма, бәлки без нәкъ менә сине көтәбездер.

Белешмәләр өчен телефон:
8(906)818-17-28. Шулай ук кирәкле мәгълүматны http://vk.com/iman_izhevsk группасына кереп карый аласыз.