Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кем көчлерәк?
1.02.2018

Кем көчлерәк?

Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемен йөртүче 6нчы гимназиядә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы узды. Быел республиканың 14 мәктәбеннән 47 укучы белемнәрен сынарга килделәр. Алар — үз мәктәпләрендә узган олимпиадада җиңү яулаган Ижау, Можга шәһәрләре һәм Балезино, Юкамен районарыннан килгән 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары иде.
“Олимпиадада татар телен фән буларак өйрәнүчеләр дә, факультативта шөгыль­ләнүчеләр дә катнаша. Факультативны әзерлекле укытучылар алып баргач, укучылар олимпиада эшләрен уңышлы башкарып чыгалар. Бер генә укучының да “0” балл белән киткәне юк. Укучыларның иҗади биремнәрне бик яратып эшләүләренә дә игътибар итәбез. Беренче урын яулаган укучылар 3-6 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узачак төбәкара олимпиадада Удмуртия данын якларга баралар. Быел җиңүчеләр татар теленнән, татар әдәбиятыннан аерым билгеләнәчәкләр”, – диде Фән һәм мәгариф министрлыгы белгече Әлфия Равил кызы.

Укучылар фикере

Ә укучылар үзләре җиңү яулау өчен олимпиадага ничек әзерләнгәннәр соң?

Исмаил Арасланов (Юкамен районының Починки мәктәбе, 8нче сыйныф):
“Мин республика­күләм олимпиадада беренче тапкыр гына катнашам. Без укытучы апа белән дәрестән тыш әзерләндек. Муса Җәлил, Габдулла Тукайның әсәрләрен кабатлап чыктык, кагыйдәләр өйрәндек. Әлегә мин үземнең җиңүемә ышанмыйм”.

 

 

 

 

Арина Балтачева (Юкамен районының Засеково мәктәбе, 8нче сыйныф):
“Олимпиадага безне Розалия Габделсәламовна әзерләде. Без бик күп татар әдәбиятын укыдык. Шулай ук иске дәреслекләрдән язучылар турында өйрәндек, чөнки анда мәгълүматны күбрәк табарга була. Биремнәргә килгәндә, миңа татар грамматикасы нык ошый. Мин өйдә дә, мәктәптә дә татарча сөйләшәм”.

 

 

Кәрим Абашев (Юкамен районының Палагай мәктәбе, 8нче сыйныф):
“Син олимпиадага барасың”, — дигәч, мин бик сөендем. Ижауга барасым, олимпиадада катнашкан яшьтәшләрем белән танышасым килде. Мин китап укырга бик яратам. Татарча шигырьләрне дә бик тиз ятлыйм. Шуның өчен миңа татар әдәбиятына кагылышлы биремнәр ошый. Гаиләдә барысы да татарча беләләр. Бабай мине: “Син татарчаны акцент белән сөйләшәсең”, – дип орыша. Мәктәптә татар балалары бик аз булгач, миңа өйдә генә татарча сөйләшергә туры килә”.

 

 

Руслан Гафуров (Балезино районының Кистем мәктәбе, 10нчы сыйныф):
“Мин республикакүләм олимпиадада икенче тапкыр катнашам. Үткән елны татар теленнән икенче, әдәбияттан беренче урынны яуладым. Олимпиадада язучыларның әсәрләре белән бәйле булган биремнәрне яратып эшлим. Миңа Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай әсәрләре ошый. Шулай ук русчадан татар теленә тәрҗемә итәргә яратам. Әти-әни өйдә татарча гына сөйләшергә кушалар, шуңа мин татарча яхшы беләм”.

 

 

Айдар Такутдинов (Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе, 8нче сыйныф):
“Мин мондый олимпидада беренче тапкыр катнашам. Фәридә Фрунзевна белән хикәяләрне тикшердек, аларга анализ ясарга өйрәндек. Без Муса Җәлил, Габдулла Тукайның әсәрләрен кабат искә төшердек.

 

 

 

 

 

Лилия Касимова (Балезино районының Кистем мәктәбе, 11нче сыйныф):
“Мин рес­пуб­ликакүләм олимпиадада 8нче сыйныфтан бирле катнашып киләм, чөнки мәктәптә узган олимпиадада мин яхшы баллар җыям. 8нче сыйныфта укыганда респуликакүләм олимпиадада беренче урынны, ә Казанда өченче урынны алдым. Тугызынчы сыйныфта республика күләмендә узган олимпиадада өченче урынны алдым. Узган ел республика буенча беренче урынны алдым, ләкин авырып, Казанга бара алмадым”.

 

 

Җиңүчеләр

Татар теленнән
1. Айдар Такутдинов (Ижау шәһәре, 10нчы мәктәп, 8нче сыйныф).
2. Эльмира Гайнетдинова (Ижау шә­һәре, 6нчы гимназия, 9нчы сыйныф).
3. Алсу Мөхәммәтҗанова (Ижау шә­һәре, 10нчы мәктәп, 10нчы сыйныф).
4. Диләрә Шәрипова (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия, 11нче сыйныф).

Татар әдәбияты
1. Ксения Поздеева (Балезино райо­ны Кистем мәктәбе, 8нче сыйныф).
2. Алия Газизова (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия, 9нчы сыйныф).
3. Динара Тютина (Балезино районы Кистем мәктәбе, 10нчы сыйныф).
4. Лилия Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе, 11нче сыйныф).

Әлеге укучылар республикакүләм олимпиадада беренче урынны алдылар. Февральдә Казанда узачак төбәкара олимпиадага барачаклар. Без аларга уңышлар телибез.