Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Кемдер чүпли, кемдер җыештыра
14.05.2020

Кемдер чүпли, кемдер җыештыра

Башкалабыз Ижауда кышкы чүп-чардан арындыру эшләре апрельдә башланды. Юллар, газоннар, күп катлы йортлар тирәләрен җыештыру эшләре май ахырына төгәлләнергә тиеш. Елдагыча өмәләр уздырылмаса да, җыештыру эшләрен идарә компанияләре, подряд оешмалары башкара. Шулай ук кыска вакытлы хезмәт килешүе нигезендә эшкә кабул ителгән кешеләр җәлеп ителә. Ә менә татар бистәсендә яшәүче Хөсәеновлар гаиләсе традициягә кергән өмәне оештырудан баш тартмаган. Яхшы гамәлгә үзчикләү дә киртә була алмый. Эльвира һәм Илгиз Хөсәеновларның йорты – Ленин районындагы наратлык янында гына. Наратлык – шул тирәдә яшәүчеләр өчен бер дигән ял урыны ул. Әти-әниләр балалар белән мәйданчыкка килә, Скандинавия йөреше белән мавыгучылар узып тора. «Туңдырма, кәнфит кәгазьләрен, суын эчкәннән соң пластик шешәләрне уйлап та тормый ташлап китәләр. Хәтта капчыкка тутырганнарын да ташлап китәргә кыенсынмыйлар. Бу тәртипсезлек белән килешә алмыйм. Берничә ел элек улларым белән йөрергә чыккач, наратлыктагы чүп-чарның күплегенә хәйран калдык. Кайткач, әтиебез белән киңәшләшеп, өмәгә чыгарга булдык. Шуннан соң ел саен өмә оештыра башладык», — дип сөйли Эльвира. Елына хәтта ике тапкыр чыгалар — яз һәм көзләрен. Эльвира белән Илгиз социаль челтәрләрдә игъланнар эләләр, шуларны укып килүчеләр дә байтак була. Депутатлар капчыклар, перчаткалар бирәләр. Узган елларда өмәчеләр күп булса, быел Хөсәеновларга кушылучылар ике-өч кенә, алар да — Хөсәеновларның гаилә дуслары. Ә тирә-яктагы йортлардан чыгучылар булмаган. Югыйсә биредә — үзизоляция режимының таләпләрен саклап йөрерлек иркенлек. «Курыкмыйбыз. Аллага шөкер, җыябыз. Үзебез йөрибез бит шушында, чиста булгач, үзебезгә дә күңелле. Ике оныгым ел саен чыгалар, эшләргә өйрәнеп үсәләр», – ди Эльвираның әнисе Фәгыйлә апа Шәймәрданова. Илзар белән Искәндәр олылардан калышмый, әти-әни кушканга түгел, мөһимлеген аңлап эшлиләр. «Быел башка еллар белән чагыштырганда чүп азрак», — ди Эльвира. Чисталыкны күреп, чүп ташларга батырчылык итүчеләр булмас, дип ышана. Көзгә тагын чыгарга һәм инде аларга кушылучылар саны артуына да өметләнә. Таҗвирусны гына җиңик!

Фәнзилә Салихова.