Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Каф таулары артында…
13.11.2019

Каф таулары артында…

Күптән түгел Удмуртия Республикасының “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе чакыруы буенча Дагестан Республикасына эшлекле сәфәр кылдык. Барыр алдыннан кайберәүләрдән: “Алдыгызны-артыгызны карап йөрегез! Ничек курыкмыйча барасыз?! Урлап китмәсеннәр!” — дигән “изге теләкләр” дә ишетергә туры килде. Урлаучылар булмады, шөкер, бүгенге көндә без Ижауда. Әлеге сәфәр барышында туган фикерләрне, хис-тойгыларны сезгә дә җиткерәсем килә. Билгеле инде, сезне биредәге гореф-гадәтләр, үзенчәлекләр, аш-су кызыксындыра. Киттек. Бергә-бергә Кавказ тауларына күтәреләбез…

Нинди син Дагестан халкы?

Дагестан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага. Көньякта Әзербайҗан белән, көньяк-көнбатышта Грузия, көнбатышта Чечня, төньякта Калмыкия һәм төньяк-көнбатышта Ставрополь төбәге белән чиктәш. Башкаласы — Махачкала шәһәре. Шәһәргә 1844 елда Пет-ровское хәрби ныгытмасы буларак нигез салына. 1918 елда Шамил-Кала атамасы бирелә. 1921 елда шәһәр Дагестан АССРы башкаласы буларак билгеләнә һәм исеме революционер, билгеле шәхес — Махач Дахадаев хөрмәтенә Махачкала дип үзгәртелә. Халык саны — 2 737,7 мең кеше. 96% — ­мөселманнар: шуларның 96-99% -­ сөнниләр, 1-4%ы — шигыйләр; 3% — христианнар (праваслау). Берникадәр яһүдиләр бар. Дагестан — күпмилләтле республика. Биредә авар, даргин, кумык, лезгин, лакц, рус, табасаран, рутул, агул, әзербайҗан, цахур, әрмән, ногай, чечен һәм татар милләтеннән булган халыклар да яши. Дагестан халкы — гаҗәеп кунакчыл халык. Гадәттә, кешегә бик рәнҗегән вакытта берәрсе: «И, бусагаңнан кунак та атлап кермәсен!» — дисә, бу алар өчен иң каты рәнҗеш икән. “Кунак белән бергә бәрәкәт килә, муллык килә”, — диләр алар. Дагестанда халык бик дини. Азан тавышын ишетүгә кешеләр төркем-төркем булып мәчеткә агылалар. Мондагы гадәти көн бездәге җомга көнне хәтерләтә. Әгәр кием тиешле таләпләргә җавап бирмәсә, мәчетләрдә, йортларда хатын-кызның гаурәтен каплап торырлык махсус кием дә бирәләр. Биредәге кызлар, ханымнар тышкы кыяфәтләре белән дә, үзләрен тотышлары белән дә башка төбәктәгеләрдән аерылып торалар: озын җиңле, озын итәкле күлмәкләр, матур итеп ябылган яулыклар, тыныч, итагатьле сөйләм, тыйнак хәрәкәтләр. Мондагы ирләргә нәкъ менә шундый: каршы сүз әйтми, күзгә генә карап тора, балалар тәрбияли, өй эшләре белән шөгыльләнә торган дини кызлар кирәк (нәкъ безнең кебек икән дип, рәхәтләнеп көлешеп алдык без). Ирләр аларның капма-каршысы — утка бензин сипкәч, дөрләп киткән учак кебек. “Горячая кавказская кровь” дип юкка гына әйтмиләр, күрәмсең. Малайлар төрле спорт төрләре, ирекле көрәш белән шөгыльләнәләр. Шуңа да, аларда кечкенәдән көрәшчеләргә хас булган сыйфатлар: җитезлек, көч, максатчанлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Тарихтан белгәнебезчә, Кавказ таулары — күп сугышларның, чуалышларның шаһиты булган таулар. Шуңа да постларда, тауларда тынычлыкны саклаучы хәрби кием кигән, коралланган егетләрне еш очратырга була. Алар контракт буенча эшлиләр, машиналарны, җәяүлеләрне туктатып һәрдаим тикшереп торалар. Хәрбиләргә каршы килүче, ризасызлык белдерүче юк.

Бездә — кыстыбый, аларда — чуду

Әгәр дә биредәге ризыклар турында язмасам, язманың тәме булмас иде. Ризыклары гади, тәмле. Томалап пешерелгән кәҗә итен, сохтаны, бәрәңгене авар хинкалилары белән зур тәлинкәләрдә табынга чыгаралар. Кәҗә ите искиткеч тәмле, чөнки Кавказ тауларында утлап йөргән хайваннар бары чиста, хуш исле үләннәр белән генә тукланалар. Ә авар хинкалилары — кайнап торган суга чумып чыккан камыр ризыгы. Кумык һәм лакс хинкалилары төче камырдан ясалса, авар хинкалилары оеган, әчегән сөттән ясала. Хинкалиларның эчлеген сыр да, ит тә тәшкил итәргә мөмкин. Сохта — эченә фарш, кыздырылган суган тутырылган тутырмалар. Алар формасы белән дә, тәме белән дә безнең тутырмаларга охшаган. Чуду дип аталган ризыкны да бик яратып ясыйлар һәм ашыйлар биредә. Безнең кыстыбый камыры кебегрәк үзе, әмма эченә эремчек тә, кабак та салалар. Без ашый торган пилмәннәр кебек, әмма курзе дип аталган ризык та бик тәмле: формасы белән тамчыга охшаган, ә кырыйлары бик матур итеп үрелгән. Биредә кәҗә, сыер сөтләреннән җитештерелә торган сыр телеңне йотарлык. Бигрәк тә яңа пешкән икмәк белән сыр авыз итәргә кирәк. Чөнки Дагестанда адым саен диярлек бигрәк тә тауларга барганда, шәхси ипи пешерүчеләр күп. Дагес­танда булырга туры килсә, һичшиксез, бал белән ясалган кабак десертын татып карарга кирәк, телеңне йотарлык!

Таулардан яхшырак таулар гына бар!

Дагестанның табигате искиткеч һәм кабатланмас, ә аның үзенчәлеге — Сулак каньоны (тирән тар үзәнлек). Ул үзенең масштабы һәм гомер буе хәтердә кала торган бик матур күренешләре белән таң калдыра. Сулак елгасы буенда урнашкан әлеге каньон сокланырлык, шуның өчен аны еш кына аны Колорадода (Төньяк Америка) танылган Гранд каньоны белән чагыштыралар. Сулак каньонының уртача тирәнлеге — 1300 метр, ә максималь тирәнлеге — 1920 метр. Каньонның озынлыгы 53 чакрым — дөньяда иң озын каньоннарның берсе. Кайчандыр Дагестанда Сулак каньоны Кавказ сугышында үзәк урыннарның берсе булган. Бирегә Лев Толстой һәм Юрий Лермонтов кебек күренекле кешеләр килгән. Балык тотарга яратучылар күп. Иң затлы балык — форель. Иң борынгы авылларның берсе Зубутли да исән. Анда инде җир тетрәүдән соң кеше күп яшәми. Әмма алар кунакчыллыгы белән аерылып торалар. Аларның көнкүреше дистәләрчә еллар диярлек үзгәрмәгән. Сулак елгасы буенча катерда йөрү — үзе бер матур манзара. Өстә иксез-чиксез биек таулар, аста матур зәңгәр су. Әлбәттә, тар юллардан тауларга менеп, үзәнлеккә төшү бик куркыныч (беренче тапкыр менгәндә шабыр суга батасың). Бу якларда халык аннан курыкмый. Тау­ларда “Жигули”, “Нива” маркалы машиналар белән йөрү җайлы.
Махачкала — Каспийск шәһәрләренең арасы 14 кенә чак­рым. Каспийск шәһәрендә яшәгәч, Каспий диңгезе турында язмыйча булдыра алмыйм. Ярда басып торганда диңгез үзенең кырыс характерын, бөтен кодрәтен, көчен күрсәтә. Дулкыннар яр читендәге кыя ташларга килеп бәреләләр дә, якын-тирәне суга күмеп тагын эчкә йөгереп кереп китәләр. Тирә-юньдәге горур тау­ларга, фирүзә төсендәге сулыкларга, нык канатларын киң җәеп очкан бөркетләргә, үрә басып өстеңә килгән Каспий дулкыннарына карап рәхәтлек кичерәсең дә, кешеләрнең сабырлыгына, кунакчыллыгына, динилегенә сокланасың, үрнәк алырга тырышасың. Каф таулары артына сәяхәтемнән соң мин дөньяга карашымны тамырдан үзгәртеп, бөтенләй башка уй-фикерләр, теләк-хыяллар белән кайттым. Тауга карап, тау булып булмый, дигән татар халык мәкале белән бәхәскә керәм: адәм баласы яулый алмаган үр-кыялар юк…
Иң борынгы шәһәрләрнең берсе — Дербент, 1839 елдагы Кавказ сугышына багышланган, Ахульго тавына урнашкан мемориаль музей, башкорт дин әһеле Зәйнулла Рәсүлев мәчете, Иса пәйгамбәр исемендәге яңа төзелә торган рухи үзәк турында киләсе саннарда таныштырырмын. Сезгә дә, хөрмәтле милләттәшләребез, Дагестан халкының гореф-гадәтләре белән танышырга, кунакчыллыгын үз күзләрегез белән күрергә мөмкинлек бар. 17 ноябрьдә Удмуртия Республикасының профсоюзлар федерациясе бинасында үтәчәк (Бородин урамы, 21), Удмуртия Республикасының “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе һәм Удмуртия Республикасының “Ак калфак” оешмасы тарафыннан оештырыла торган “Халыклар дуслыгы бәйрәме”нә рәхим итегез. Бәйрәмдә балалар өчен уеннар оештырылачак, сәхнәдә гарәп, татар телләрендә нәшидләр, мөнәҗәтләр башкарылачак. Барлык катнашучыларны бүләкләр, тәм-томнар көтә! Башлана 17.30 сәгатьтә. Керү ирекле, килегез күңелле булачак!

Рәфилә Рәсүлева.