Сәхнә тормышы



Гомерен үлмәс җыр итте

Кеше китә — җыры кала. Язмыш дими, ни дисең, Хәния Фәрхи Әлфия Авзалованың үлеменә 40 көн тулган көнне вафат булды. Татар дөньясына кайгы килде. Чын мәгънәсендә халык артисткасы булган Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр милләтен, татар җырын, моңын сөйгән һәркемне тетрәндерде. Хәния Фәрхине заманча эстраданың әнисе дип әйтергә була иде, һәм бу сүзне берәү дә…

02.08.2017 ел
Кайда җыр-моң, ул шунда!

Югары сәнгать кешеләре белән аралашканда һөнәри осталык, белем, зәвык төшенчәләрен аңлап,үзеңне ниндидер матурлык дөньясында тоясың. Якташыбыз, дирижер, укытучы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин белән ул Ижау шәһәренең музыка училищесына имтиханнар кабул итәргә килгән вакытта очраштык. Тормышның барлык авырлыкларын да кичергән гади авыл баласының зыялы профессор дәрәҗәсенә ирешүе — безнең төбәк өчен зур…

06.07.2017 ел
Татар дөньясы Әлфия Авзалова белән хушлашты

2017 елның 15 июнендә татар халкының мәшхүр җырчысы Әлфия Авзалова мәңгелеккә күзләрен йомды. Әлфия Авзалованың “Яңарыш” редакциясендә дә кунакта булганы бар. Үзенең җор теллелеге, ачык күңеллелеге белән таң калдырган иде ул редакция хезмәткәрләрен. Һәр татарның йөрәгендә якты эз калдырган әлеге шәхеснең тормышындагы кызыклы фактларны сезгә тәкъдим итәбез.

22.06.2017 ел
Раил Садриев: “Сез әле мине белмисез…”

25 майда «Спартак» халык иҗаты йортында Буа театры директоры һәм алыштыргысыз артисты, тамашачыга көлкеле образлар аша гына таныш булган Раил Садриев “Сез әле мине белмисез…” дигән шигъри моноспектакль белән чыгыш ясады. Ул Ижау тамашачысына үзен яңа яктан ачты — яттан 37 шигырь һәм поэмадан бер өзек укыды.

07.06.2017 ел
Төкле аягың белән, «Рәйхан»!

23 апрель көнне “Спартак” халык иҗаты йортында яңа оешкан “Рәйхан” ансамбленең “Хыяллана авыл кызлары” исемле тәүге концерты булып узды. Сәхнәләштерелгән концерт туган туфрагыбызга, туган нигезебезгә, халкыбызга, туган телебезгә карата көчле сөю, патриотик хисләр белән сугарылган иде.

26.04.2017 ел
Зифа Нагаева: “Кешегә һәрвакыт хәрәкәт кирәк!”

 Элек мин Башкортстанның “Юлдаш” радиосын яра­тып тыңлый идем. Безнең якларда иң әйбәт тотучы радио каналы иде ул. Заманалар үзгәргәч, радио каналлары артты, ләкин аларны ләззәтләнеп тыңлап утырырга вакыт кына табып булмый. Шулай да күңелдә әлеге “Юлдаш” радиотапшыруы турында матур хатирәләр саклана. Ә инде Тимерьюлчылар мәдәният йортына Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, җырчы-шагыйрә, популяр…

06.04.2017 ел
Ул “Айкай”га гашыйк

  Күптән түгел миңа УРның Мәдәният һәм туризм министры урынбасары, УР Дәүләт Советы депутаты Петр Даниловның юбилеена багышланган иҗат кичәсендә булырга туры килде. Аны Удмуртия Милли китапханәсе оештырган иде. Гадәттә без җитәкчеләрне эшлекле костюмнарда күреп өйрәнгән. Әлеге кичәдән мин министр урынбасарының бик гади, төрле яктан сәләтле кеше икәненә гаҗәпләнеп тә, сок­ланып та кайттым!

06.04.2017 ел
“Әбиләргә тагы ни җитми?”

3 апрельдә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Чулпан” үзешчән театры Әлмәттә узган XVII “Идел-йорт” Төбәкара театрлар фестиваль-конкурсында катнашып кайтты. Әлмәт районы зонасына кергән театрларның фестиваль-конкурсы нәкъ менә ижаулылардан башланып китте.

06.04.2017 ел
Халкым белән горурланам!

4 мартта Сарапул шә­һәренең “Электрон” мә­дәният сараенда “Халкым белән горурланам” исемле Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән концерт узды.

16.03.2017 ел
Зөһрә йолдыз

 Бүген сәхнәләрдә тирән эчтәлекле музыка бик аз яңгырый, җитди иҗат бетеп бара. Бу зур проблема. Андый җырлар, музыкалар иҗат кичәләрендә генә башкарыла. Элек сәхнәдән профессиональ композиторларның әсәрләре генә яңгыраса, бүген җырны теләсә кем яза. Өч ноталы җырларга гына күчсәк, безне алга таба ни көтәчәк? Дөрес, гел симфония генә дә тыңлап утырып булмый.

16.03.2017 ел