Публицистика



Камбаркада милләттәшләребез ничек яши?

15нче сентябрь көнне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова, “Минем Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салихова, оператор Василий Хохряков һәм мин Камбарка районында сәфәрдә булып кайттык.

20.09.2017 ел
Медицина. Хыяллар чынга аша

Күптән түгел Ижау шәһәренә Россия сәламәтлек саклау ми­нистры Вероника Скворцова килгән иде. Аның Удмуртиядәге әлеге тармак эшчәнлеге белән танышуы “Сакчыл дәваханә” проекты гамәлгә ашырылучы Ижау шәһәренең 2нче дәваханәсеннән башланып китте. Абруйлы кунакларны Александр Бречалов каршы алды.

14.09.2017 ел
Вячеслав Володин: «Халык белән аралашу кабул ителүче кануннарның сыйфатын яхшырта»

28 августта башкалабызга Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин эш сәфәре белән килде. Ул Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов белән берлектә муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашты. Очрашу әңгәмә рәвешендә барды. Анда шулай ук Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Андрей Исаев, Россия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитет…

07.09.2017 ел
«Купол»ның дөньякүләм даны бар

Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов Ижауның “Купол” электромеханика заводы хезмәткәрләре белән очрашты.“Купол” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәнил Зыятдинов  агымдагы елның беренче яртыеллыктагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады. Аның әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда продукция җитештерү күләме 57%ка, җитештерүчәнлек 14 процент­ка арт­кан. Тормыш-көнкүреш продукциясе җитештерү 3 ел эчендә 55 процентка үскән.“Купол” җитештерә торган югары технологияле…

24.08.2017 ел
Александр Бречалов: “Играда эшчән халык яши”

Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов республика районнары, андагы сәнәгать предприятиеләре белән танышуын дәвам итә. Бу безгә, журналистларга да, моңа кадәр аяк басмаган, эшчәнлекләре белән якыннан танышу мөмкинлеге булмаган завод-фабрикаларга барырга, халык белән очрашырга, аларның фикерләрен ишетергә мөмкинлек бирә. Чираттагы сәфәр – Игра районына.

16.08.2017 ел
“Спартак” тирәсендә болытлар куера…

Узган жомгада “Спартак” халык иҗат йорты бинасының киләчәге турында җыелыш булачагы хакында Интернет аша ишеткән идек. Телефон аша хәбәрчебез Гөлисә Зарипова кебек: “Кызлар, ишеттегезме?! Җыелыш була, “Спартак”ны якларга килегез!” – дип борчылып, ачыргаланып шалтыратучылар саны аз булмады. Билгеләнгән сәгатькә җыелышка килгәндә, бер төркем өлкән яшьтәге апа-абыйлар урамда борчулы йөз белән каршы алды. Җыелыш булачагы хакында…

09.08.2017 ел
Көпә-көндез талыйлар

Хат эзеннән

02.08.2017 ел
Шаркан — туризм үзәге

Кайда да юл мәсьәләсе

27.07.2017 ел
Кызыл тауда ниләр бар?

12нче июльдә Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов республикабызның төньягында урнашкан Красногорск районына эшлекле сәяхәт кылды. Җитәкче әлеге сәяхәтен Красногорск — Юкамен юлының бүгенге көндә төзекләндерү эшләре барган өлешеннән (без барганда Красногорск район үзәгенең Киров урамында юл төзиләр иде) башлады. Юл төзүчеләр сөйләвенчә, 800 метр араны төзекләндерү эшләре сентябрьгә төгәлләнәчәк. Төзелешкә кирәкле барлык материаллар…

19.07.2017 ел
“Сазлык”ны киптерү юлында

Халык “Сазлык”, яки урысчалап әйткәндә “Болото” дип әйтергә күнеккән Ижау шәһәренең микрорайонында яшәүчеләрнең су басудан җәфа чигүләре турында инде беренче генә язуыбыз түгел. Шушы районда яшәүче милләттәшебез Илһам Хәмидуллин әлеге сазлыкны киптермичә, тынычланмаска үзенә сүз биргән. Җитәкчеләрнең ишекләрен кат-кат кага, югары урыннарда утыручыларга бер-бер артлы хатлар яза ул. Александр Бречаловка әлеге сорау белән мөрәҗәгать итә….

12.07.2017 ел