Дин һәм әхлак



Сөйкемле сөяге бар

Апрель аеннан бирле мин якташларымны эзлим, ләкин әлегә алар 4-5 кенә, шулай булса да өметемне өзмим. Үземнең Мөслим, Чаллы, Минзәлә хәлләрен яктырткан язмаларым чыкты, чиратта – Сарман яклары иде.

20.09.2017 ел
Хикмәтле баш киеме

Мөселман халкының ата-бабаларыннан ук калган баш киеме – чалма – бүгенге көндә кабат кулланышка кереп бара. Ул түбәтәйгә караганда хикмәтлерәк баш киеме санала.

14.09.2017 ел
Бәйрәм өстенә бәйрәм

1нче сентябрь көнне шәһәребез гөрләп торды. Иртән әти-әниләр һәм кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпкә, бакчага ашыктылар. Ә башларына чигүле түбәтәйләр кигән бабайлар, ак яулыкларын матур итеп бәйләгән әбиләр, апа-абыйлар бу көнне мәчетләргә — Корбан гаете намазына җыелдылар.

07.09.2017 ел
Хаҗның савабы – җәннәт

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Хаҗның савабы – җәннәт” , — диде. ИншаАллаһ, быел Удмуртиядән 50дән артык дин кардәшләребез хаҗ сәфәренә китә. Изге сәфәргә барырга теләүчеләргә Ижау Җәмигъ мәчетендә махсус әзерлек дәресләре уздырыла. Алар ураза гаетеннән соң башланып, соңгы төркем изге сәфәргә киткәнче, һәр якшәмбе уздырыла.

16.08.2017 ел
Мәчетләр гөрләп эшли

Сарапул шәһәрендә ике мәчет эшләп килә. Шәһәрнең төп мәчетенә инде 20 елдан артык. Шул дәвердә динебезне үстерүгә, гыйлем бирүгә монда зур игътибар бирелә. Нәтиҗәләре дә сөендерерлек. Әлеге иман йортына соңгы тапкыр 4-5 ел элек барган идем. Дин кардәшләребезнең бүгенге көндә нәрсә белән яшәүләрен күрергә, хәлләрен белергә дип, янә юлга кузгалдым.

09.08.2017 ел
Сакал йөртү — саваплы гамәл

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән хәдисләрдә: «Утка табынучы мәҗүсиләрдән аерылыгыз, аларга охшамагыз, мыекларыгызны кыс­картыгыз, сакалларыгызны камилләштерегез», икенче риваятьтә: «… мыекларыгызны киметегез, сакалларыгызны калдырыгыз», өченчесендә: «Мөшрикләрдән аерылыгыз, аларга охшамагыз, мыекларыгызны кыскартыгыз, сакалларыгызны үз хәлләрендә калдырыгыз», дүртенчесендә: «… сакалларыгызны үстерегез, мыекларыгызны кыскартыгыз», һәм Мөслимнең риваятендә: «Мыекларыгызны кыскартыгыз, сакалларыгызны булдырыгыз, утка табынучы мәҗүсиләргә охшамагыз», — диелә.

02.08.2017 ел
Эчке матурлык кирәк

Һәрвакыт яулык бәйләп йөрүче, көләч йөзле, шат күңелле, чибәр Люция туташ белән мин инде күптәннән таныш. Кешеләргә ихластан бары яхшылык кына теләүче Люция Хөсәенова белән мәчеттә — ифтар ашларында еш очраша идек. Аның дингә ничек килүе белән кызыксындым.

27.07.2017 ел
Телне гөнаһтан саклауның әһәмияте

Кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәтләрнең берсе — ул тел. Бу әгъза кеше тормышында бик зур урын алып тора. Аллаһы Тәгалә моның турында шулай ди: «Киң Рәхмәтле (Аллаһ) Коръәнне өйрәтте, кешене барлыкка китерде, аны сөйләшергә өйрәтте» (“Рахман” сүрәсе, 1-4 аятьләр).

19.07.2017 ел
Мәчет салу — изге эш

Әлхәмдүлилләһ, республикабызда елдан-ел динебез белән кызыксынучылар, Исламны яшәү рәвеше итеп сайлаучылар күбәя. Беркемгә дә сер түгел: бу өлкәдә эш алып бару мәчеттән һәм рәсми имамнардан башка кыен. Икенче тугры хәлифә булган Гомәр ибнел-Хаттаб (Аллаһ аннан разый булса иде!) моның турында болай дип әйткән: “Җәмәгатьтән башка дин булмас, җәмәгать җитәкчесез булмас, буйсынудан һәм итагать кылудан башка…

12.07.2017 ел
Бәхетле булу серләре

Гаилә — ата-ана һәм балалардан торган иң кечкенә җәмгыять.

06.07.2017 ел