Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Каруннар түгелме без?
13.09.2018

Каруннар түгелме без?

Аллаһы Тәгалә җир йөзендә яшәүче кешеләрнең иманлымы яки имансызмы, Үзенә буйсынучымы яки буйсынмаучымы икәнлегенә карамыйча, һәрберсен бертигез бу дөньяда кирәк булган нәрсәләр белән тәэмин итә, ризыкландыра. Үз вакытында кояшны балкытып, кирәк чакта яңгырларын яудырып, игеннәрне, бакча җимешләрен, яшелчәләрне безгә тукланыр өчен үстерә. Үзенең биргән нигъмәтләрен адәм баласы онытмасын өчен, кайвакытларда корылык җибәреп, яки киресенчә яңгырлы ел биреп, безнең Аллаһ каршында көчсез бер мәхлүк икәнлегебезне исебезгә төшерә.
Әлбәттә, ничек кенә тырышсак та, Аллаһ бирмәгән байлык-ризыкларны без берничек тә үз көчебез белән генә эшләп таба да алмас идек. Моны аңласак, без, һичшиксез, биргән нигъмәтләре өчен Аллаһка рәхмәт әйтүчеләрдән булыр идек. Тик күңелебез белән аңлаганнан соң телебез белән генә рәхмәт әйтүләребез җитми. Аллаһы Тәгалә үзенең Пәйгамбәрләре аша (аларга Аллаһның сәламе ирешсә иде) һәрбер байлыкның үзенең зәкяте бар икәнлеген аңлатты: акылның зәкяте – намаз, сәламәтлекнең зәкяте – ураза, байлыкның зәкяте – сәдака. Күп очракларда намазны укып, уразаны тотсак та, өченчесе турында онытып җибәрәбез. Байлыгыбыз өчен рәхмәтне телдән генә әйтәбез яки бөтенләй дә әйтмибез. Ләкин истә тотыйк: без мал-мөлкәтебезнең зәкятен сәдака итеп фәкыйрьләргә чыгарсак кына, чыннан да Аллаһка шөкер итүчеләрдән булырбыз. Шулай диеп кешеләргә үгет- нәсыйхәт сөйләгәндә кайберәүләр: “Мин үзем тир түгеп, эшләп байлыкка ирештем. Нишләп әле мин ялкау әрәмтамакларны ашатырга тиеш. Ярлылар да үзләре эшләп баесыннар!” — дип, кырт итеп кисеп куялар. Мондый сүзгә җавап шундый: “Безне ризыкландыручы – Аллаһ”. Ул теләмәсә, ничек кенә тырышсаң да, баемыйсың. Баер өчен дә мөмкинчелекләрне бирүче – бердәнбер Аллаһ. Байлык сынау өчен бирелә. Кемгәдер байлыкны кирәгеннән арттырып бирә. Артык булганы – синнән ярлырак булганнарның өлеше. Ул синеке түгел, син аны чын хуҗаларына кайтарырга тиеш. Аллаһ моның белән сине сыный. Зәкятне түләдең – бурычыңны кайтардың. Калган өлеше синең өчен хәләл булды. Мохтаҗларга өлешләрен сәдака итеп өләшмәдең – аларның малларын көч белән тартып алучы, аларны кыерсытучы шикелле үк гөнаһлы булдың. Аллаһ каршында сынауны үтмәдең.
Минем вәгазем зәкят турында гомумән сүзләрдән башланып китсә дә, бүген мин аның онытылып беткән бер төре турында сөйләп китәргә булдым. Ул – гошер сәдакасы.
Коръәндә Раббыбыз гошер сәдакасы турында безгә мондый сүзләр әйтә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыз­дан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әмма начар нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар нәрсәне күзегезне йомып, чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы”. (“Бакара” сүрәсе, 267нчы аять). Димәк, акчадан һәм алтын-көмештән зәкят чыгару тиешле булган шикелле, бакчаларда һәм кырларда үстергән уңышлардан да зәкят чыгарырга тиешбез икән. Аларның зәкяте – гошер. Гошер – уннан бер өлеш дигән сүз. Ягъни, бакчабыздан ун капчык бәрәңге җыйган булсак, бер капчыгын сәдака итеп бирү – безнең өстебездәге фарыз, үтәлергә тиешле эш. Саранлыгыбыз аркасында бирмичә, үзебез ашасак, бер капчык хәрам (мескеннәрдән урлаган, талаган!) бәрәңге ашаучы булабыз. Безнең тирәдә яшәгән фәкыйрьләр Кыямәт көнендә яныбызга килеп: “Миңа тиешле булган бәрәңгене Аллаһ сиңа биргән иде. Ник миңа аны кайтармадың?” – дип сораса, — “Бурычыңны бүген кайтар”, — дисә, ничек кайтарырбыз икән. Гомеребез буе гошер сәдакасы итеп бирелмәгән дистәләгән (меңләгән?) капчык бәрәңгене кайдан табып бирербез икән? Кыямәт көнендә бер капчык түгел, хәтта бер кабарлык бәрәңге кисәге дә булмаячак бит! Шундый уйлар бүген (исән чагыбызда!) исебезгә төшсә, төнебезне дә йокламас идек: “Ничек кенә таң атып җитсә иде дә, бакчадан җыйган бәрәңге, кишер, суган һәм башка уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга тизрәк илтеп калдырыр идем дә, Кыямәт көненә бурычым калмасын иде”, — дип уйлар идек. Ләкин никтер уйламыйбыз шул. Безне башка уйлар борчый, саранлыгыбыз, дөнья малына кызыгуыбыз тынгылык бирми. Моның турында Аллаһы Тәгалә безне вәгазьләп болай ди: “Сәдака бирү фарыз булганда шайтан күңелгә коткы салыр: «Малыңны кешегә бирсәң, үзең ярлы булырсың», – ди. Һәм шулай шайтан сезне хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ исә тәүбә итеп төзәлсәгез, сезгә гафу итүне һәм малыгызны, дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә. “Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы” (“Бакара” сүрәсе, 267нче аять). Аңлаган кешеләргә бу аять юмарт булу өчен җитәрлек. Саранланмыйча, гошер сәдакасын биргәннән соң, хуҗалыгыбызда калган өлеше дә безгә җитәрлек бит! Утыз чиләк бәрәңге җыйсак та, Аллаһ безне ач итми. Йөз чиләк бәрәңге җыйганнан соң, ун чиләген сәдака итеп өләшкәч, безгә калган туксан чиләге ничек җитмәсен инде! Әлбәттә, җитә! Тик мәлгун шайтан саран кешеләр күңеленә тагын бозык уйлар кертә: “Син җәй буе бакчада эшләдең, тир түктең, тырышып эшләгәнең өчен генә бакча ризыкларың уңды. Ярлылар да ялкау­ланмасыннар, үстерсеннәр! Уңмаган икән — димәк, алар тырышмаганнар. Аллаһ яратканга мине баетты. Ә алар баемадылар – аларны Аллаһ яратмый икән. Ник әле мин аларны туендырырга тиеш икән? Эшләп ашасыннар! Ә син бәрәңгеңне сат та, акчалы да булырсың” , – ди.
Саранлыкның нинди нәтиҗәгә китерүе турында Аллаһ безгә Коръәндә Карун исемле кеше турында кыйсса сөйләп аңлата. Карун — Муса (г.с) заманасында яшәгән, аның икетуган кардәше булган. Бик диндар, күп гыйбадәт кылучы, галим булган. Аллаһы Тәгалә зәкят түләүне яһүдиләргә фарыз кыл­гач, шайтан аның күңеленә дә саранлык оеткысын салган. Карун зәкят түләүдән баш тарт­кан. Киресенчә, мал арттыру, җыеп бару чире белән авырый башлаган, ярлыларны кыерсыткан. Аллаһ аның турында болай ди: “Дөреслектә, Карун Муса кавеменнән һәм аңа иман китергән кешеләрдән иде, Ягькуб балаларына (яһүдиләргә) золым итте һәм байлыгы белән тәкәбберләнде. Без аңа күп байлык бирдек, аның хәзинә сарайларының ачкычларын берничә көчле кешегә дә күтәрү авыр булыр иде. Кавеме Карунга: «Малың күплеге белән мактанып шатланма! Дөреслектә Аллаһ мал белән шатланучыларны сөймидер. Бәлки Аллаһ биргән малны Аллаһ юлына биреп, ахирәтне кәсеп ит. Дөньядан да үз өлешеңне онытма, ахирәтең өчен дә гамәл кыл. Аллаһ сиңа игелек кылып мал биргән кебек син дә мохтаҗ кешеләргә малыңнан бир, җир өстендә явызлык белән бозыклык кылып йөрмә! Аллаһ гөнаһ кылучыларны сөймидер», — дип әйтте. Карун: «Миңа бу мал белемемнең күплеге өчен бирелде», – дип җавап бирде. Аллаһ әйтте: «Галим булса, белмиме моннан элек Аллаһ күпме җәмәгатьне Аңа карышканнары өчен һәлак итте. Ул һәлак булган кешеләр Каруннан көчлерәк, җыйган маллары күбрәк иде. Бозык­лык кылучы залимнәр (кешеләрне кыерсытучылар) кыямәт көнендә гөнаһларыннан соралып тормаслар, хисапсыз туп-туры җәһәннәмгә керерләр». (“Касас” сүрәсе, 76–78нче аятьләр).
Инде бу аятьләрне укыганнан соң мондый уй туа һәм ул тынгылык бирми: “Үз көчебез, үз тырышлыгыбыз белән генә тапкан малыбыз дип уйлап, аннан гошерен, сәдакасын бирмәсәк, саранлансак, Каруннан без нәрсә белән соң аерылып торабыз икән? Без дә бит аның шикелле ук уйлыйбыз, фикер йөртәбез, байлыгыбыз (тырышлыгыбыз, гыйлемебез, җитез булуыбыз) белән горурланабыз, тәкәбберләнәбез!”
Карунның саранлыгы шул дәрәҗәгә җитте ки, ул Муса (г.с.)нән көнләшә башлады, аның кешеләр арасындагы абруена-дәрәҗәсенә кызыкты. Шуңа түзә алмыйча, җыйган малын кулланып, аның дәрәҗәсен төшерер өчен төрле хәйләләр корып, кешеләр каршында хур итәргә, җәберләргә тырышты. Муса (г.с.)гә ияргән кешеләрне зәкят түләүдән, мескеннәргә сәдака өләшүдән тыя башлады, кешеләрне Пәйгамбәр (с.г.в.с)гә каршы котыртты. Бөтен нәрсәне күреп-күзәтеп торучы Аллаһ Карунны саранлыгы һәм көнчелеге, бозыклыклар таратуы өчен бу дөньяда ук җәзалап үтерде: “Без Карунны һәм йортын җиргә йоттырдык, чөнки Карун, байлыгына таянып, Мусаны күп җәберләде. Шул вакытта Аллаһыдан башка Карунга ярдәм бирүче булмады һәм җир астына китүдән үзен-үзе дә сак­лый алмады”.
Әле күптән түгел генә Карунның дәрә­җәсенә ирешергә өметләнгән кешеләр Карунның йорты белән җир астына киткәнен күреп тордылар һәм: «Гаҗәп бу эш безгә шөбһәле булды! Аллаһ сынар өчен теләгән бәндәсенә киң ризык, теләгән бәндәсенә тар ризык бирер икән. Әгәр Аллаһ без теләгәнчә Карун малы кебек мал безгә дә биргән булса, әлбәттә, без дә Карун белән бергә җир астына киткән булыр идек. Ай-һай, Карунның эше үкенечле булды! Аллаһыга карышып, көфран нигъмәт кылучылар (шөкер кылмыйча, Аллаһка карышучылар) Аллаһ газабыннан котыла алмаслар икән, ләбаса», – дип әйттеләр. (“Касас” сүрәсе, 81–82 аятьләр).
Шулай итеп, Карунны малы да, дәрәҗәсе дә коткармады. Ә без һаман байлыкка кызыгып мал туплыйбыз, Рамазан аеның ахырында фитра сәдакасын бирергә, көз җитсә, гошер сәдакасын өләшергә саранланабыз. Каруннар түгелме без?..

Илмир хәзрәт Касимов,
Удмуртиянең төньяк районнарының имам-мөхтәсибе, Кистем авылының Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы.