Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Карт әбием
8.05.2018

Карт әбием

Районда сугыш ветераннары бик аз калды. Шуларның берсе — Кырынды авылында яшәүче карт әбием Мөнәвәрә Гыйльметдин кы­зы Яхина. Әле менә күптән түгел әби-бабайларга кунакка килгәч, мин аңа, кызыксынып, сугыш турында со­раулар бирдем. Ул миңа сугыш еллары турында бик дулкынланып сөйләде.
1942 елның май аенда ул үзе теләп сугышка киткән. Аңа 22 яшь булган. Безнең карт әби сугышка киткәнче үк техникум тәмамлаган. Ул вакытта күп кеше укый-яза белмәгән. Фронтта ул сукыр лампа яктысында солдатларга килгән хатларны укый һәм туганнарына җавап яза торган булган. Хәзер карт әбигә 98 нче яшь. Ул үзенең озын гомерен дә шул солдатларның теләге дип кабул итә. “Балам, озак яшә, рәхмәт сиңа, диләр иде”, — ди ул. Ә 1945 елның ноябрь аенда ул сугыштан кайткан. Аннан соң 40 ел мәктәптә балаларга белем биргән. Ул хәзер дә газета-журналлар укып, барлык яңалыклар белән танышып яши.
Мин карт әбине 9 май – Җиңү бәй­рәме белән чын күңелдән тәб­рик итәм.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын тагын бик күп еллар
Бергә-бергә җирдә яшәргә.

Оныкчыгың Алсу Муллаәхмәтова, Әгерҗе шәһәре, 4 нче мәктәп.