Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Картлыкка бирешми яшибез
26.09.2018

Картлыкка бирешми яшибез

“Мин көзләрдә калам, мул көзләрдә,
Муллык белән тулы көзләрдә…”

Әйе, кемгә ничектер, мин алтын көзләрне сагынып каршылыйм. Бөтен табигать алтынга чумган, мул уңыш, өстәлләрнең төрледән-төрле җимеш һәм яшелчәләр белән сыгылып торуын ничек бәяләмисең инде?!
Кеше туа, үсә, гаилә кора, сабыйларын тәрбияли, хезмәт итә, ә нә­тиҗәсе менә шушы гомер көзендә күренә. Гомер көзен барлык өлкәннәребез бәхеттә-шатлыкта каршыласыннар иде. Юк шул, һәркемнеке үзенчәлекле. Кайбер өлкәннәрнең игъ­тибар-ихтирам күр­сә­тер­лек
эш урыннары да юк. Безне, мәдәният өл­кәсендә эшләү­челәрне, Ка­ды­­баш җирле үзи­дарәсе “Өл­кәннәр кө­не”н­дә зурлый­лар.
35 ел хезмәт стажының 10 елы мәдәният өлкәсендә узды. Һәр елны 1нче октябрь көнне мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан өлкәннәрне Кадыбаш мәдәният йортына чакырып, ашамлыклар тулы өстәл белән каршылыйлар. Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Сибатова үзенең хез­мәттәшләре Фәридә Каюмо­ва, Касай авылы клубы мө­ди­ре Гөлназ Шәрәфиева без­нең күңелләребезне яшәр­­тәләр. Тагын алга та­ба яшәргә көч бирәләр. Бер табын артында үткән гомереңне, хезмәт елларын барлап, кызык­лы хәлләрне искә төшереп чөкердәшеп чәй эчү — үзе бер могҗизага тиң.
Безнең арабызда “Атказанган киномеханик” Лок­ман Закиров үзенең 40 ел гомерен шушы хезмәткә багышлавы белән бәхетле. Яңа Эсләк авылының бөтен мәдәният чараларын җиренә җиткереп башкарган, авылның җаны булып яшәүче Фәния Хәмидуллина, Касай өлкәннәрен театрга тартып, Тугызбуй халкына театр күрсәтеп йөргән коллективны җитәкләүче Зәмфирә Маликованың да сөйләр сүзләре бик күп иде. Мәдәният учакларын җылытып, уңай шартлар тудырып эшләүче, юмор остасы, тальян гармунда сыздыручы Йосыф Сибатов та эшләгән елларын шаярып искә алды. Күп мәдәният чараларында катнашучы чәкчәк пешерү остасы, хезмәттәшебез Мәрзия Закирова элекке эшләгән елларыбызны искә алып, безне яшьлеккә алып кайтты.
Картлык шатлык түгел, дисәләр дә, без өлкәннәр әле картлыкка бирешергә теләмибез. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, — дип, бакчабызда казынабыз. Тавык-чебеш, сакалбай кәҗәбез безне яшәртә, яшәтә. Кадыбаш мәдәният йортыннан без истәлекле фотога төшеп, алдагы елларда очрашулар насыйп булсын дип таралыштык. Рәхмәт сезгә, безне ел саен очраштыруыгыз, сыйлавыгыз, күчтәнәчләр биреп озатуыгыз өчен.

Фаягөл Әхмәтшина, Кадыбаш авылы.