Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Картаямыни соң йөрәк?!
25.10.2017

Картаямыни соң йөрәк?!

Язмамны башларга шуннан да кулайрак сүзләр таба алмадым. Лаеклы ялда булган мәңге яшь йөрәкле ханымнарга карата бу сүзләрем. Автобуска төялеп, дүрт йөз чакрымлык юлга концерт карарга дип чыгып китәргә олы йөрәк тә, сәламәтлек тә, максат та, теләк тә кирәк. Күңелдәге шул теләкләрне укып, тормышка ашыручы кеше — “Әгерҗе хәбәрләре”безнең элекке баш мөхәррире Рәмзия Сабир кызы Зарипова. Алланың рәхмәте яусын үзенә.

Сагыну, Әлфия Авзалованы юксыну безне Казанга нәкъ менә “Сагыну” дип исемләнгән җыр-моң кичәсенә дәште. Озак еллар җитәкче булып эшләгән Рәмзия ханым Әгерҗе тамашачысын да сайлый белгән. Җыр-моңга гашыйк, үзләре дә җырлап, тамашачы күңелен сөендерүче юлдашларым үзләренең моңнары белән озын юлларны кыскарттылар. Гомере буе сәламәтлек сагында торган актив хәбәрче Зәмфирә апа Дәүләтшина үзе генә дә ни тора! Ә үзенең уңайлы, чис­та автобусында безне көйләп-җайлап, исән-имин сәяхәт иттереп алып кайтучы шоферыбыз — һәрвакыттагыча, Тирсә егете Ленар Гобәйдуллин. Аңа да мең-мең рәхмәт.
Ә кичә искиткеч булды. Меңгә якын кеше сыешлы “Пирамида” концертлар залы шыгрым. Хатларга-истәлекләргә үрелеп барган кичәдә Әлфия апаның репертуарындагы җырларны башкаручы артистлар белән бергә Ул үзе дә сәхнә түрендә. Зур экранда елмаеп, истәлекләргә, хисләргә бирелеп ала да җырлап җибәрә, сәхнәдә дуслары, шәкертләре аны күтәреп ала, дәвам итә, залдан әкрен генә тамашачы кушыла. Ул арада бергә эшләгән хезмәттәшләре Кирам Сатиев, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәләхов, Җәвит Шакиров үзләрен җыр сәнгатенә алып кергән олы йөрәкле остазлары турында истәлек-вакыйгаларны искә төшерә. Үзебезнең күңелләрдә дә истәлекләр яңара. Иң беренче тапкыр Әлфия Авзалова концертын утыз ике ел элек студент вакытымда караган идем. Әнә, шул чакларны искә төшереп, экранда япь-яшь Әлфия җырлый. Бүген залда тамашачы арасында утырган алыштыргысыз музыканты — чәчләренә чал кергән Кәрим әфәнденең дә егет чагы әле… Авыл сәхнәсеннән дә бер генә тыңламаганмындыр үзләрен… Тагын (монысы соңгы тапкыр сәхнәгә чыгуы булмадымы икән инде) Салаватның бер концертында, үзе әйтмешли, легенданы сәхнәгә җитәкләп алып чыкканы һәм Әлфия апаның бер генә куплет җыр җырлаганы күңелемә уелып калган.
Истәлекләр, хатирәләр яңара, җыр-моң агыла. Аңа, кичә тәмамлангач, Әлфия апаның үзе кебек үк гади, мөлаем кызы Зөлфиясе белән әңгәмә, бергәләп фотога төшү, озын-озак юлның нәкъ менә мәшһүр артисткабызныкы булып күңелләрдә сакланып калган җырларын көйләп кайтуыбыз тәэсире килеп кушыла…

Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да?..

Күңелләрдә озак сакланыр әле бу истәлекле вакыйга.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл.