Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Картайгач, тел белү уңайсыз ул
1.08.2018

Картайгач, тел белү уңайсыз ул

Беркөнне эшкә барганда, ни хикмәт, үзем яшәгән урамнан беренче тапкыр үткәндәй: “Татарлар яшәгән йорт­лар әллә каян күренеп торалар инде. Өйләре нурлы, ныклы. Өй алларында шаулап чәчәкләр үсеп утыра, сукмакларга плитка салынган, я булмаса асфальт түшәлгән. Менә бу йорт каршысындагы кебек чүп үләннәре үсеп утырмый инде”, — дип, үз-үзем белән сөйләшеп юлымны дәвам иттем. Бу уйларның башка килүенең сәбәбе хәләл җефетемнең Мәскәү асты якларында командировкаларда йөреп кайтканнан соң күргәннәре турында сөйләве дә булгандыр. “Ий, ул якларда халык бәрәңге дә утыртмый. Нәрсә ашыйлар микән?” – дип гаҗәпләнгән иде кайткач. Ә кулыма каләм алырга шушы көннәрдә редакциягә килеп кергән рус гаиләсе белән очрашу мәҗбүр итте. “Унбер яшьлек улыбызның татарча өйрәнәсе килә, сездә русча-татарча сүзлек юкмы?” — дип, йомыш белән килеп кергән иде алар.
Ульяна Владимировна һәм Кирилл Олегович Никитиннар Ижау шәһәренә Мәскәү өлкәсе Одинцово районыннан кунакка кайт­каннар. Икесе дә прокурор булып эшлиләр икән.
Мин бик күп еллар Ижауда яшәдем. Монда без татарларның күп яшәвен, татар оешмалары эшләп килүен беләбез. Әнием Лидия Петровна Князева «Коробейник» дип аталган газетаның баш редакторы булып эшләде. Ул газета соңыннан «Дом и сад» дип аталды. Без Мәскәүдән Ижауга кайтканда, Татарстанны үтеп китәбез. Улыбыз Ким вагонга кергән татарларның сөйләшүләрен ишетеп, татар теле белән кызыксына башлады. Отып калган сүзләрнең мәгънәсен сорый. Удмуртиягә кайткач, «Монда нинди халыклар яши. Удмурт­лар белән татарлар охшашмы, ә нәрсәләре белән аерылып торалар?” — дигән сораулар бирә. Мин үземчә, Удмуртиянең Алнаш белән Кече Пурга районнары Татар­стан белән чиктәш булуын, шуңа күрә күп кенә охшаш сүзләре булуын, ә төньяк Удмуртиядә татарларның сөйләме аерылып торуын аңлатам. Ә бу юлы «Әни, миңа татар һәм удмурт телләрен үзлектән өйрәнә алырлык китап­лар ал әле», – диде. Аның теләген үтәргә теләп, Ижауның барлык китап кибетләрендә булдык, тик татар телен өйрәнердәй сүзлекләр тапмадык. Шәһәр үзәгендәге китап кибетендәге сатучы безгә сезнең редакциягә керергә тәкъдим итте.
Ә улыбыз Ким бик күп телләр белән кызыксына. Мәктәптә инглиз телен өйрәнә, моннан тыш немец, япон, кытай телләрен үзлектән өйрәнә башлады. Рус, инглиз телләреннән узган фән олимпиадаларында да зур баллар җыя. Бәлки киләчәктә үзенең тормышын телләрне өйрәнүгә багышлар. Ким безне уңышлары белән сөендерә башлады инде. Ул барлык фәннәрне дә «5»кә генә үзләштерә. Өлкә күләмендә узган математика буенча олимпиадада җиңде. Валторна — тынлы музыка уен коралында уйный. Конкурста катнашып, лауреат исеменә лаек булды”, – дип сөйләде Ульяна Владимировна.
“Ә татар халкы сезне нинди сыйфатлары белән тарта соң?”- дип биргән соравыма түбәндәге җавапны алдым. «Күршеләребездә яшәүче татарлардан аларның бик хуҗалыклы булуларын беләм. Алар төзелешкә керешсәләр, аны төзеп кенә куймыйлар, аның матур булуына да омтылалар. Ижау шәһәренең «Татар базары» бистәсендә татарлар яшәгән йортлар аерылып торалар бит. Аларның йортлары бизәкләнгән, буялган. Өйләренә килеп керсәң, пөхтәлеккә таң каласың. Безнең күршедә яшәүче Камаевлар да бик чиста иделәр. Ныклы гаилә булулары белән аерылып тордылар. Татарлар төскә дә матур халык. Камаевларның кызлары Альбинаның зур кара күзләренә, туры борынына сокланып карый идем. Минем өчен ул матурлык идеалы иде”, – дип җавап бирде.
Ульяна татарларны сугышчан халык, башка китереп сукканны көтеп тормый торган эшчән халык, дип тә бәяләде.
“Мин үзем Казахстанда үстем. Күршебездә украин ир белән татар хатыны бик дус яшәде”, — дип, ире Кирилл Олегович сүзгә кушылды. “Катнаш гаиләләрне мактау дөресме соң? Бу гаиләләрдә ана теле бетмиме?” – дип сорарга мәҗбүр булдым.
“Ана телен саклау өчен катнаш гаилә бик яхшы җирлек булып тормыйдыр. Тик әти-әнинең теләге булса, ике телне дә сакларга була. Бер яктагы әби-бабайга баргач, оныклар бер телне, икенче якта икенче телне ишетеп, күп телләрне белеп үсәләр. Мондый балалар чит телләрне тизрәк үзләштерәләр. Мин катнаш гаиләне телне өйрәнергә киртәдер дип уйламыйм. Әти-әнидән тора”, — дип җавап бирде.
Ульяна һәм Кирилл Никитиннарга бик теләп ярдәм иттек. Әңгәмә корганда әлеге гаиләнең зыялылыгына, балаларына төрле яклап үсәргә җирлек тудыруларына сокландык. Бәлки алдагы елда Ким да татар сүзләрен өйрәнеп, редакциягә килер әле.
Әйе, Никитиннар әйтмешли, телне саклыйк дисәк, иң элек теләк кирәк шул. Тик ул теләк әти-әниләрдә балалар кечкенә, телне үзләштерергә сәләтлерәк булган чакта тусын иде. Кайчагында әти-әниләр, әби-бабайлар балалары буй җиткәч кенә “Улыбызның (кызыбызның) татар телен өйрәнәсе килә. Телне өйрәтмәгәнгә безгә үпкәли”, – дип чаба башлыйлар. Габдулла Тукай: “Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!” — дип юкка гына язып калдырмаган.

Рилия Закирова.