Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Карга боткасы
18.04.2018

Карга боткасы

Элек-электән кара каргалар җылы яктан кайткач, “Карга боткасы” уздырганнар. Кошларны яхшы итеп сыйласаң, уңыш яхшы була дип ышанганнар алар. Кистем мәдәният үзәге дә ел саен авылда “Карга боткасы” бәйрәме оештыра.

107нче балалар бакчасы коллективы республиканың шәһәр һәм авыл балалар бакчаларының милли төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләргә “Карга ботка”сы йоласын күрсәттеләр. Кунаклар бәйрәмнән зур канәгатьлек белән таралыштылар.

 

Иртәгә бәйрәм дигән көнне балалар йорттан-йортка кереп, ярма, май, сөт, йомырка җыеп йөриләр. Мәдәният йорты янына озын өстәл куеп, табын әзерлибез. Ботка пешерү өчен учак кабызабыз. Ботка пешкәнче, авыл үзешчәннәре, балалар үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Балаларга төрле уеннар, ярышлар оештырабыз. Соңыннан халык учак янына җыела. Йола буенча иң элек ботканы яхшы уңыш бирсен өчен — җиргә, икенче итеп суга, аннан яз алып килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп кара каргаларга бирәбез. Соңыннан ботка белән балаларны, авыл халкын сыйлыйбыз. Бәйрәм барышында өч тапкыр: «Сыйланыгыз, каргалар, тәмле боткадан. Кырларыбыз иген белән тулсын өчен вакытында яңгырлар яусын, кояш җылытсын”, — дип такмаклыйбыз.

Люция Касимова,Кистем авылы.