Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Каргалы — аерым дәүләт
12.03.2020

Каргалы — аерым дәүләт

Күп кенә мөселман мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрләр, дин әһелләрен биргән Татар Каргалысы — Россиядә танылган татар авылларының берсе. Аны Сәгыйть бистәсе, Оренбург Каргалысы исемнәре белән дә беләләр. Ул Көньяк Урал — Оренбург чикләрендә, Сакмар һәм Оренбург елгалары кушылган урыннардан көнбатыштарак урнашкан. XII-XIII гасырларда анда кыпчак кабиләләренең тормыш алып баруы билгеле. Нәкъ менә алар, беренчеләрдән булып, Чыңгызхан гаскәрләренә, ә соңрак аның оныгы Бату армиясенә дә каршылык күрсәткән. XVI гасыр ахырында бу җирләрнең, Россиягә кушылганчы, Нугай Урдасыныкы булуы мәгълүм. Ханбикә Сөембикәнең дә балачагында җәйге бик кызу көннәрдә күпмедер вакытын Бозаулык һәм Сәмәр елгалары ярлары буенда үткәргән булуы ихтимал, диләр тарихчылар.

Сәүдәгәр Сәгыйть бистәсе

Хәзерге Татар Каргалысы (элекке Сәгыйть бистәсе) авылы Сакмар белән Каргалы елгалары кушыл­ган урында урнашкан. Авыл башта юлның Оренбургка җитәрәк өле­шендә соңгы ямчы (почта) станциясе булыр, дип уйланыла. Иван Неплюев Оренбург губернасының яңа башлыгы итеп билгеләнгәнче, 15 ел дәвамында Төркиядә илче була. Аңа Урта Азия белән Россия арасындагы сәүдә бәйләнешләрен җайга салып җибәрү бурычы куела. Патшабикә Елизавета Петровна Иван Неплюев тәкъдиме белән Каргалыга 200 татар сәүдәгәре гаиләсен күчерергә рөхсәт бирә. Әмма кайбер сәүдәгәрләр, шул исәптән Байлар Сабасыннан булган Сәгыйть Хәялин дә бу якларга бер ел элек килеп урнашкан була. Шуңа да яңа бистә аның исеме белән атала.
Төрки кабиләләр, шулай ук татарлар, бу якларда төрле ханнар хакимлек иткән заманнарда ук яшәгән. Бронза чорында бу җирләрдә бакыр чыгарганнар, аңардан ясалган эш һәм ау кораллары башка төбәкләрдә һәм Идел буенда гомер иткән халыклар арасында таралган. Бакыр Оренбург өлкәсендә хәзер дә зур күләмдә табыла. Бу як җирләрендә алтын да бетмәгән әле. Сөендек һәм Таналык елгалары тирәсендә бүген дә Рәмиевләр, Дашковларның алтын чыгару сәнәгате эстафетасын кабул иткән приискалар эшли. Бу якларда еш кына җиде метр биеклеккә җитә торган курганнар очрый. XX гасыр ахырында өлкәдә кызыклы тарихи берничә курган ачылган. XVI гасыр ахырыннан төбәк Россия дәүләтенә керә. Бирегә Идел буйларында яшәгән халык һәм үз атаманнары белән казаклар күченеп килә. Аларның күпмедер өлеше Нугай Урдасы заманында ук килеп утырган була. Әмма алар ниндидер сәбәп белән дәүләт өчен әһәмиятле яшәү урыннарын ташлап киткән. Ул елларда Уралда Сакмар елгасы тамагы янында казак шәһәре Сакмар (ул хәзер татар Каргалысыннан ерак түгел генә урнашкан район үзәге) нигезләнә. Шәһәрчектә төрле милләт кешеләре яши. Ә соңрак аның белән янәшәдә Сәгыйть бистәсе дә калыга. Ул тормыш итәр өчен бик тә уңайлы җирләрдә — Каргалы елгасы тамагы янында урнашкан. Бу хакта авыл барлыкка килүнең рәсми вакытыннан алдарак куелган һәм хәзерге Татар Каргалысы читендә табылган кабер ташы да дәлилли.

Дин, мәгърифәт
Татар сәүдәгәрләренә Сәгыйть бистәсенә төрле һөнәр осталарын үзләренә хезмәткә чакырып китерү рөхсәт ителгән. 1740нчы еллар ахырына бирегә 173 гаилә күчерелә. Алар арасында берничә имам гаиләсе дә була. 1749 елда татар сәүдәгәрләренең бу яклардан Бохара һәм Хивага беренче кәрваннары китә. Рус сәүдәгәрләре һәм шулай ук Казанда яшәүче Кекиннар Каргалы байлары хезмәтләреннән файдаланган. Ә ул вакытта аларның үзләрен дини фикерләүләр буенча җибәрмәгәннәр. Шундый сәфәрләр ике-өч ел саен кабатланып торган. Урта Азия сәүдәгәрләре шулай ук Оренбургка еш килә башлаган. Алар, гадәттә, шәһәрнең көньяк читендәге “Меновый двор” бистәсендә (хәзер ул, Ташкентка таба чыгып киткәндә, Оренбургтан соң беренче тимер юл станциясе) тукталганнар. Патшабикә Елизавета Петровна фәрманы белән бу якларда мәчетләр төзергә дә рөхсәт ителгән. 1749 елда Сәгыйть бистәсендә һәм Меновый дворда беренче Аллаһ йортлары салына. Бу елларда Идел буенда мәчетләр ябыла һәм җимерттерелә. Патшабикәнең бу ике бистәдә мәчет төзелешенә рөхсәт биргән һәм Воронеж, Казан, Әстерхан губерналарында Аллаһ йортларын ябу һәм җимерттерү турындагы указлары бар.
Сәгыйть бистәсе мәчетенең беренче имамы Габдесәләм Уразмөхәммәт була. Ул Татарстанның хәзерге Арча районының Ташкичү авылыннан килгән. Хәзрәт бистәдә беренче мәктәп-мәдрәсә ача. Ул шулай ук Оренбург якларының беренче шагыйре булып та исәпләнә. Габдесәләм Урайның шигырьләре “Татар шигърияте антологиясе”нә кертелгән. Ә аның оныгы Әбел­мәних Каргалый XIX гасыр татар шигъриятенең классигы булып исәпләнә. Шул гасыр ахырында авылда 12 мәчет һәм бөтен төбәктә дә мәгълүм булган 15 уку йорты булган. Мәдрәсәләрдә күренекле татар мәгърифәтчеләре, шагыйрьләре яшәгән һәм укыган. Алар арасында язучылар Вәлид ишан, Ишнияз бине Ширнияз, Габдерәхим Утыз Имәни, Һибәтулла Салихов һәм башкалар булган. Россия мөселманнарының дүртенче мөфтие (1865-1884) булган Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улы Тәвкилевне дә Каргалыдан чыгучылар исемлегенә теркиләр. Тәвкилевләрнең бик зур имана җирләре Каргалы һәм Оренбург арасында урнашуы билгеле. Алар татар авылында да бик еш була. Моннан тыш Каргалы зиратында Морза Тәвкилевләрнең күбесенең кадерле хатын-кызлары: Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улының әбисенең әбисе — танылган Россия дәүләт эшлеклесе морза Котлымөхәммәт Тәвкилевнең хатыны Хәдичә, аларның кызлары, Оренбург казак­лары атаманнарының берсе булган Морза Тимәшевнең (ул тумышы белән Татарстанның хәзерге Лениногорск районыннан) хатыны җирләнгән.
Ризаэддин хәзрәт Фәхретдин язмаларыннан (Әхмәт бай китабы, 1911) күренгәнчә, Сакмар елгасы ярлары буйлап дүрт чакрымга сузыл­ган бистәдә ул вакытта 13 меңнән артык кеше яшәгән. Каргалы елгасы, авыл аша үтеп, Сакмарга коя. Авылның исеме дә шуннан алынган. Бу авылдан танылган сәүдәгәрләр, эре меценатлар, Идел-Урал төбәгендә уку йорт­лары, мәктәпләр, шулай ук Оренбургта киң танылган “Хөсәения” мәдрәсәсен тотучы өч бертуган Әхмәт бай, Мәхмүт бай, Гани бай Хөсәеновлар чыккан. Аларның бабаларының бабалары XVIII гасыр урталарында бу якларга Казан губернасының Мамадыш өязеннән килгән булган. Хөсәеновларның тамырлары калган Югары Кибәхуҗа авылы хәзер Татарстанның Теләче районына керә.
Авылда Казан губернасыннан чыккан күп кенә дин һәм җәмәгать эшлеклеләре яшәгән. Әмма 1930 еллар башында бистәнең барлык мәчетләре дә ябылган. Кушманаралы Җәмигъ мәчетне сугыш башлангач, 1943 елда гына ачарга рөхсәт итәләр. Әмма бу вакытта Аллаһ йортының ике манарасы да җимерелгән була. Сугышның беренче елларында анда кавалерия полкының ашханәсе урнаша. Хәрбиләр манараларның калын кирпеч диварларын сүтәләр. XX гасырда авылга шагыйрь Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) һәм аның хатыны Мәхүбҗамал еш килә. 1910 елларда ул “Рамия” дигән җирле хатын-кызлар мәктәбенең опекуннарының берсе була.

Яңа вакыт

Революциягә кадәр бистәдә төрле һөнәрчелек остаханәләре булуы теркәлгән. Авылдан ерак түгел генә Хөсәеновларның консерв заводы урнашкан. Анда патша армиясендә хезмәт итүче мөселман солдатлары өчен ат һәм сыер итләреннән консервлар җитештерелгән. 1980 еллар ахырында авыл читендә бу заводның зур казаны аунап ятуын күрүчеләр күп булган әле.
XX гасырның 20нче еллар баш­ларында авыл «Татар Каргалысы» дип йөртелә башлый. Совет хакимияте елларында авылда өч күмәк хуҗалык була. Берара анда машина — трактор станциясе дә эшләп ала. Бистәдә 1960 елда хастаханә дә ачыла. Күмәк хуҗалыклар тарафыннан Сакмар елгасы буйларында кымыз белән дәвалау йорты да оештырыла. Анда СССРның беренче космонавты Юрий Гагаринның да булуы мәгълүм. Авылның иң зур төп урамы — Габдулла Тукай, ә аңа янәшә урнашканы Муса Җәлил исемен йөртә. Ул 1920 елларда, комсомол активисты буларак, Татар Каргалысына берничә тапкыр килгән.

Бүгенге көн

Хәзерге вакытта Татар Каргалысында мең ярым хуҗалыкта биш мең кеше яши. Россиядә әлеге авыл татар авылларында яшәүчеләр саны буенча өченче урында тора. Биредәге халык эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Колхоз юк, аның 17 мең гектар җирен фермерлар алган. 8 зур фермер бар. Эре фермерлар 100дән артык баш мал тотса, кечерәкләре — 20-40 баш. Хатын-кызлар тәңкә токмач, пилмән, башка бик күп ризыклар ясап, сатуга чыгара. Әлеге ризыкларны Оренбург шәһәрендә дә сатып алырга мөмкин. Авылда башлангыч һәм урта мәктәп бар. Аларда 630 бала белем ала. Татар теле укытыла, авылда саф татарча аралашалар. “Балаларга күбрәк сәхнә теле аша кертергә тырышабыз туган телебезне. Җыр, бию, театр конкурслары ел буена уздырыла. Гаиләләре белән бик теләп катнашалар. Мәктәптә тарихны чагылдырган музеебыз эшләп килә. Ул да телебезне саклауга зур этәргеч”, — диделәр укытучылар аралашканда. Балалар бакчалары да гөрләп эшли. Өч мәчеттән азан тавышлары ишетелә. Аларда өч мәхәллә эшли. Җомгадан соң җыелып, авылдагы мәшәкатьләрне, нинди проблема бар, кайда акча тотарга икәнен мәхәлләләр хәл итә. “Безнең авылда һәр кеше эш белән мәшгуль. Шимбә-якшәмбе көннәрендә мәдрәсәдә балаларны укытабыз. Имамнарыбыз укып кайткан, яшь, барысы да белемле. Үзебезнең гореф-гадәтләребезне югалтмаска тырышабыз. Балаларга шуны кечкенәдән үк сеңдерергә тырышабыз. Мәхәлләләр арасында төрле ярышлар оештырыла. Яңа мәдрәсә төзедек. Киләчәктә ул Ислам мәдәнияте үзәге булачак”, — диде мәхәллә әгъзалары. Музыка мәктәбе эшли икән. Моннан 5-6 ел элек авылда бер генә баянчы калган булган. Бүген инде 7-8 баянчы үсеп килә. «Татарстан-Яңа Гасыр» корпунктын әлеге авылда төзегәннәр. Өлкәдәге яңалыкларны журналист Фирүзә Әбсәләмова бөтен татар дөньясына таныта. Авыл төзек, шәхси кибетләр күп һәм аларда сатып алучылар өчен үзләре җитештергән хәләл ризыклар сатыла. Йорт салырга җир җитми, ел саен 20-30 яңа йорт төзиләр икән. 14-15 миллион сум салым җыела, хөкүмәт 4-5 сум миллион гына бирә. Һәм ул акчалар барсы да авыл өчен тотыла. Зур шәһәрләрнең борынына чиертердәй итеп мәдәният йорты салып куйганнар. ЗАГС та үзләрендә, февраль аенда гына да алты парны теркәгәннәр. Соңгы елларда сигез чакрым су торбаларын яңага алыштырганнар. Киләчәктә биредәге борынгы биналарны, подвалларны музей комплексы итеп эшләргә телиләр. Сабантуй бәйрәмен дә үз хисапларына уздыралар, дәүләттән акча көтеп тормыйлар.
Каргалы-Оренбург юлыннан килгән Урта Азия кешесе бире­дә туктамый калмый. Өч мә­че­те белән үзенә чакырып тора авыл. Үзләренә генә хас аш-сулары бар: тәңкә токмач, Каргалы бәлеше. Бәлешкә ит тә, бәрәңге дә зур кисәкләр итеп турала һәм бәлеш тә бик зур була. Без — төрле төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр, оешма рәисләре — бик кызыксынып, аларның эшчәнлеге белән таныштык, тәҗрибә уртаклаштык. Татарстанның Лениногорск районыннан килгән атчылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин аларга ат ярышлары оештырырга тәкъдим итте. Чөнки биредә атчылык белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. “Оренбургтан бераз читкә китсәк, башка авыллар безгә үлеп барган кебек тоела. Авылдагы хәрәкәтебез дин белән бәйле”, — диделәр авыл кешеләре. Үзебезнең республикада, районда күп кенә юкка чыгучы авылларны күргәннән соң, миңа әлеге авыл аерым дәүләт, ил кебек тоелды. Нәкъ шулай Татар Каргалысы авылында яшәүчеләр кебек бердәм булганда гына, динебезне, телебезне, тарихыбызны, авылларыбызны саклап калып буладыр.
Шушы рәвешле тарихның нык җепләре безне — татарларны — вакыт һәм дөнья киңлекләрендә бергә бәйли…
( Мәгълүматлар Татар Каргалысы авыл советыннан алынды).

Рәфилә Рәсүлева.