Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Кара каргаларны каршы алдык
4.04.2018

Кара каргаларны каршы алдык

Әле кичә генә кыш, буран иде. Ә бүгенге бәйрәмдә инде ямьле язны, язның беренче билгесе булган кара каргаларны каршы алдык, гармун моңы астында җырладык, биедек. Авыл халкы да бик актив булды. Нәүрүзбикә белән бәйрәм тагы да кызды. Тик ишектән Кыш бабай килеп кермәсенме? Әй, Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көрәштеләр, әй, тартыштылар. Ахырда Кыш бабай арыды, эри башлады. Без аны урманга озаттык. Соңыннан авыл халкы карга боткасыннан, шашлыктан авыз итте. Чәкчәк, гөбәдия, төрледән-төрле сумсалар, чикләвек төше дисеңме?! Ниләр генә юк иде ярминкәдә.
Чыннан да, ярминкәләр безнең якларда һәрвакытта оештырыла. Шунысы кызык булды: Рәйсә апа үзе пешергән чәкчәкне, төшләрне мәдәният йортына алып керергә җитешмәде дә, ишек төбендә үк алып бетерделәр. Килгән кунаклар күңел ачып, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Бәйрәмгә килә алмаганнарга да Карга боткасы таратылды. Ни өчен дисезме, чөнки Карга боткасы ул гомер теләп тора дигән имеш-мимешләр йөри безнең якларда. Иң ахырда бәйрәм карачкыны яндыру, ягъни начар гадәтләрне яндырып, юк итү белән тәмамланды.
Бәйрәмне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына, укучыларга, оештыручыларга, ярминкәдә катнашучыларга — барсына да рәхмәт, чөнки алар безгә язны китерделәр.

Назлыгөл Арсланова, Девятерня мәктәбе.