Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кара алтыннан кадерлерәк
11.01.2018

Кара алтыннан кадерлерәк

Илебез урман-сулыкларга, файдалы казылмаларга бай. Республикабыз басу-кырларындагы нефть суырту агрегатларын һәркемнең дә күргәне бар. Нефть чыгара башлауга 50 ел тулган икән.
Республикабызның 14 районыннан елына 6 миллион тоннадан артык нефть чыгарыла. “Удмуртнефть” – республикабызда ягулык-энергетика комплекслары арасында лидер. Удмуртиядә 60% нефтьне әлеге оешма чыгара. Биредә барлыгы 15 мең кеше хезмәт куя, елына 20 яшь белгеч эшкә алына. Аларны тәҗрибәле остазлар өйрәтә. Яшьләр фәнни конференцияләрдә катнашалар, спорт һәм иҗат буенча үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек табалар. Ижау, Сарапул, Игра, Вот­кинск шәһәрләрендә 125 бала мәктәп яшеннән үк – 10, 11нче сыйныфларда — нефть табу серләренә өйрәнә башлыйлар. Нефть чыганак­ларында да еш булалар. Югары уку йортында белем алганда яхшы укучыларга стипендия түләнә. Күп очракта практика өчен дә хезмәт хакы алалар.
Сарапул районына караган Ельников нефть табу чыганагында меңгә якын кеше эшли. Кара алтын – бер байлык булса, аны табучы хезмәткәрләр – мең алтын! Монысы бәхәссез. Шул алтыннарның берсе — милләттәшебез Марат Низамов. Ул Сигаево поселогында яши. Гомер-гомергә нефть өлкәсендә эшләү дәрәҗәле санала, өстәвенә хезмәт хакы да югары. Маратның әтисе дә нефтьче. Хәзерге көндә ул “Белкамнефть”тә энергетика буенча җитәкче урынбасары булып эшли. Ә Марат булачак тормыш иптәше белән бер сыйныфта, бер институтта – Иж­ДТУда укый. Соңрак Кама гуманитар һәм инженерлык технологияләре институтының нефть бүлекчәсен тәмамлап, “Удмуртнефть”кә дис­петчер булып эшкә урнаша. 1 елдан соң мастер булып күчә, инде 6 ел мастер булып эшли. “Сез кырларда күргән нефть суырткычларыннан чыккан нефть безнең кулга килеп керә. Аны зур савытларга куабыз. Чөнки нефть җир астыннан су белән катыш чыга. Минем кул астында 5әр кешедән торган ике бригада эшли. Аннан нефтьне икенче бригадага җибәрәбез. Алар үз чиратында нефтьне тозлардан арындырып, “Транснефть”кә тапшыралар. Аннан нефть эшкәртү заводына куыла. Яңгырмы, җилме, кармы – эш бер генә минутка да тынып тормый”, — дип сөйләде яшь белгеч. Үзе дә һәрвакыт эштә ул. “Куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүен дә тикшерәм, эшчеләрне махсус эш киемнәре белән тәэмин итәм. Мас­тер–конструктор да, новатор, уйлап табучы да булырга тиеш”, — ди Марат.
Үз-үзенә ышанучы, тыйнак, итагатьле Марат буш вакытларында волейбол уйнарга ярата. Тормыш иптәше белән 10 ел дус-тату гомер итәләр. Дәнис, Дамир исемле ике ул тәрбиялиләр. Икесе дә татар телендә иркен сөйләшәләр.
Марат һәм аның гаиләсенә уңышлар юлдаш булсын, балалары тәүфыйклы, игелекле булып үссеннәр, күңелләрендәге милли рух орлыклары шытымнарны күп бирсен иде, дигән теләктә калабыз.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.