Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Капкындагы сыр гына бушлай
15.02.2019

Капкындагы сыр гына бушлай

Мин биш ел инде элемтә инженеры булып эшлим. Катлаулы вазифа булыр дип уйламаган да идем! Тариф үзенчәлекләренә, элемтә операторларының хәйләкәр алымнарына, кеше башын бутап, өстәмә акча эшләүләренә хәйран калдым. Мәсәлән, телефонга смс килә, анда ниндидер отышлы уен тәкъдим итәләр. Син «юк» дип басасың, ул икенче мәгьнәдә булып чыга. Баксаң, шушы көннән башлап, уен өчен көн саен 5 сум акча түлим дип кул куясың икән. «Гудок урынына музыка, бер ай бушлай» дигән СМС белән күпләр таныштыр. Бер ай «рәхәтләнеп бушка» музыка тыңлыйсыз. Тик бер ай вакыт узгач, операторлар музыка хәзер түләүле дигән СМСны җибәрергә оныталар.
Ни өчен миннән күп итеп акча аласыз дип тикшерә башласагыз: «Үзегез ирек­ле рәвештә төймәгә басып, ризалыгыгызны бирдегез», — дип җавап бирәләр. Дөреслекне эзләп полициягә дә, прокуратурага да барырга туры килде. Шуны аңладым: бу хәл — буталчык схема, алар өчен дә катлаулы булып чыкты. Кеше: “Ник килдем, үзем гаепле”, — дип уйлый башлый. Аларның төп вазифасы ул — кешеләрне ышандыру. Аптырагач, Мәскәүдәге элемтә министрына хат яздым, тиздән җавап та килде… Безнең яклы хокуклар байтак икән. Шул көннән соң кануннарга таянып эшли башладым. Һәр түләүле элемтә хезмәте күрсәтү бары тик абонент ризалыгы белән (паспорт) генә мөмкин! Һәр килешүне СМС җибәреп, яисә үзләре шалтыратып кисәтергә тиешләр! Абонент үзе теләмәгән элемтә хезмәтеннән баш тартырга хокуклы дип язылган Федераль законның 44, 45нче маддәләрендә (07.07.2003. N 126-ФЗ). Әгәр элемтә өчен өстәмә акча алалар икән, элемтә бүлегенә барып, яисә телефон аша мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Килешү кәгазен (договорны) югалтмагыз, һәр үзгәртүне яздырыгыз. Күптән түгел һәр абонент үзе күнеккән номер белән теләсә нинди элемтә операторына күчә ала дип мактанганнар иде. Тик ул яңалык операторлар өчен генә файдалы. Мәсәлән, мин МТС операторында, сөйләшәсе кешемнең цифрларына карап, ул да МТСта дип чамалап шалтыратам. Тик ул үз номеры белән икенче операторга күчкән булырга мөмкин. Шуның өчен безгә игьтибарлы булырга кирәк. Үзебез куллана торган тарифны яхшы итеп белү дә мөһим. Шул вакытта гына безне алдауларны чикли алырбыз. Әгәр артык акча алуларын сизәсез икән, кечкенә генә сумма булса да, вакытында тикшерегез. Үзегезне алдауга юл куймагыз!

Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.