Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Канәгать булу ул — зур нигъмәт
21.02.2018

Канәгать булу ул — зур нигъмәт

Аллаһ бәндәләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше. Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын.

Кешелек дөньясы диннән ерагайган саен, җәмгыятебездә тискәре сыйфатлар артканнан-арта бара. Аллаһы Тәгалә мул, чиста итеп биргән суларның тәме, корсаклар тулы булса да, ризыкның бәрәкәте бетә. Кешеләр арасында туган ризасызлык тамыр җәя. Карыннан үткән ризык та, оят җирләрен яшерүче кием дә, утыртып йөрүче ат та ул авыруны канәгатьләндерә алмый. Канәгатьсезлек, ризасызлык авыруы белән агуланган бәндә тотып карардай ризык белән туя алмый, киеп карардай кием белән канәгатьләнә алмый, утырып йөрердәй ат, машинадан канәгать була алмый. Ихтыяҗы үтәлә, машинасы да бар, йорты яңгыр-давылдан саклый, ләкин кешегә ул җитми. “Күбрәк булса, яхшы булыр иде”, — ди. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итми, булганына шөкер итәргә кирәк дип, үз-үзен вәгазьләми. Күп булса да, ул бәндәгә җитми. Нинди генә нигъмәтләре булса да, Аллаһ нинди генә мул тормыш бирсә дә, ул бәндәгә барыбер җитми, чөнки ул авырган бәндә, сәламәт бәндә түгел. Аның тәне сәламәттер, ләкин күңеле авыру. Шушы канәгатьсезлек авыруы белән чирләү сәбәпле, аңа күп булса да, җитми. Җитәр дип уйлаган халәтенә ирешә икән, аннары барыбер җитми икән. Менә болайрак кирәк икән! Ни өчен җитми? Чөнки авыру, аның күзе һаман да өскә таба карый, “Әлхәмдүлилләһ, кайчандыр ул нигъмәтем дә юк иде, хәзер бар”, — дими. Өскә карый да: “Кара. Ул миннән дә яхшырак”, — ди. Ялангач йөрми, киеме бар. “Аның киеме тагын да затлырак”, — ди. Аты бар, “Аның аты затлырак”, — дип, һаман өскә карый. Үзеннән түбән дәрәҗәдә, яманрак халәттә булучыларга күзен төшерә алмый. Табигатькә карасак, һәрбер нәрсәне төшерүгә караганда күтәрү авыррак. Күтәргәндә, җир тартып тора, шуңа күрә күтәрү авыррак. Кулны күтәрү төшерүгә караганда авыррак. Ятактан тору авыррак. Күз байлык эзләсә, киресенчә, төшерергә авыр икән.
Ризасызлык белән агуланган бәндә бервакытта да үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый, чөнки Аллаһ аңа бу хәлне бирми. Әгәр дә ризасызлык белән яшәгән кешегә шушы Җир шарының яртысын кисеп бирсәң, валлаһи, ул беренче төнне үк йоклый алмаячак, чөнки икенче яртысы кемгә икән дип борчылачак. Бөтенесен бирәсең икән, Марс кемгә икән диячәк. Кояшта кемнәр бар икән диячәк. Адәм баласының канәгатьсезлек авыруы — зур бер сынау. Бу чирдән дәваланырга кирәк. Аллаһның биргән нигъмәтләрен күрә белергә, алар өчен шөкер итәргә кирәк.
Әгәр күпме генә ризык булса да, Аллаһ бәрәкәт бирми икән, кеше шул ризыктан бәхет күрә алмаячак. Канәгать булу ул — зур нигъмәт. Аллаһ аны кемгә биргән, шул шөкер итсен, шатлансын. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дога кылды: “Әй Аллаһ, биргән ризыкларында миңа канәгатьлелек бирсәң иде”, — диде. Аллаһтан муллык кына түгел, канәгатьлелек тә сорарга кирәк. Җир өстендә иң канәгать кеше Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) булды. Зур-зур патшалар кәрваннар белән алтынга күмелсәләр дә, пәйгамбәребез кебек разый булып яшәмәделәр. Пәйгамбәребез­нең берничә көн мичендә уты янмаса да, аның кебек канәгать кеше булмады. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Беркөнне Аллаһ Мәккә үзәнлекләрен алтынга тутырырга тәкъдим итте. Ләкин мин юк, кирәкмәс, Раббым, дип әйттем. “Бер көн ач булыйм, бер көн тук булыйм. Әгәр тамагым ачса, Сине зикер итәрмен, әгәр тамагым тук булса, Сине шөкер итәрмен”. Әлхәмдүллилләһ, мөселман муллыкка ирешсә, Аллаһны мактый, сынаулар килсә, Аллаһны зикер итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыштан канәгать булып, Аллаһ биргән сынауларны гайрәт белән кабул итүчеләргә шатлыклы хәбәр әйтте: “Түбә агачы җәннәттә булыр кемгә? Кемнең тормышы җитәрлек кенә булып, ислам динендә булса. Очын-очка ялгап, тормышын алып баручы кешегә булыр”, — диде. Аның сәхабәләре нинди зур канәгатьлелек, ри­залыкта яшәделәр. Аллаһка шөкер иттеләр. Бервакытта да үзләреннән баерак яшәү­челәргә карап көнләшмәделәр. Әбү ад-Дарда әйткән: “Байлар зур йортларда яшиләр, без дә урамда түгел, байлар затлы киемнәр кияләр, без дә ялангач түгел. Аларның, бездән аермалы буларак, артык маллары бар”. Байның 20 машинасы булса, ул бит егермесендә дә йөри алмый. 20 өе булса, берсе дә җитә бит, 20се кирәкмәс. Күпме ризыклары булса да, 5 мәртәбә артык ашый алмый. Шул байлар кирәк кадәресен генә кулланалар да, артыгына карап сокланалар. “Әгәр без дә теләсәк, барабыз да, аларның малларына карап сокланабыз”, — ди. Һәрберебез сокланса да, артык маллар өчен без түгел, ә алар җавап бирәләр. Байның 3 катлы өенә карап, без дә сокланабыз. Ул да соклана, тик бөтен бүлмәләрендә дә яши алмас.
Аллаһ Коръәндә әйтә: “Ир булса да, хатын-кыз булса да, кем Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кыла, аны яхшы тормыш белән яшәтербез”. Гали, Ибн Габбас дигән аятькә шундый тәфсир бирәләр: “Яхшы тормыш Аллаһ биргән канәгатьлелек булыр. Кемгә канәгатьлелек бирми, шул бәхетсез була”. Кем канәгать булды, аның тормышы яхшырыр, кем комсыз булды, аның ахмаклыгы артыр. Шуңа күрә, Раббым һәрберебезгә канәгатьлелек насыйп итсен. Бик күпләр авырый торган ризасызлык дигән авырулардан безгә шифа бирсен.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.