Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Камбаркада — чыршы бәйрәме
11.01.2018

Камбаркада — чыршы бәйрәме

27 декабрьдә Камбарка районының Кама авылы китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныфларда укучылар өчен татарча чыршы бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай һәм Шүрәле белән уйнадылар, күңел ачтылар. Чыршы янында шигырь уку конкурсы да узды. Барлык катнашучылар Кыш бабайдан күчтәнәчләр алдылар.

Фәнүдә Таһирова, Камбарка районы Кама авылы.