Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Камбаркага – яңа җитәкче
19.12.2018

Камбаркага – яңа җитәкче

“14 декабрьдә депутатлар советының беренче сессиясе алтынчы утырышында Марат Сөләйманов “Камбарка” муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайланды”, — дигән хәбәрне шатланып кабул иттек. Марат безнең өчен дә, камбаркалылар өчен дә яңа кеше түгел. 29 яшь кенә булуына карамастан, моңа кадәр дә ул муниципаль берәмлек башлыгы иде инде. Шул чакта “Яңарыш”ка яздыруны оеш-
тыруда һәм аны алып кайтып таратуга зур өлеш кертте. Узган сайлаулардан соң башлык урыны өчен берничә кандидат арасында җитди көрәш бара һәм шул сәбәпле җирле үзидарә органының яңа составы депутатлары башлыкны сайлап куя алмыйлар. Милләттәшебезне кабат җитәкче итеп сайлануы белән котлыйбыз. Алга таба элемтәләребез тагын да ныгыр дип ышанабыз.