Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кама авылында мәчет ачылды
8.05.2018

Кама авылында мәчет ачылды

Әлеге мәчетне Удмуртиянең Камбарка районы Кама бистәсендә туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче эшмәкәр Илгиз Шәмсиев үз хисабына төзегән. Яңа мәчетне ул әтисе истәлегенә «Әсхәт мәчете» дип атаган.
1991 елда төзелгән ис­ке мәчет янында тө­зелеш эшләре 2014 елда башланган иде. 1 майда Камбарка районының Кама поселогында авыл халкы, рес­пуб­ликабыз мөселманнары, имамнар, мөфтият вәкилләре, район һәм милли оешма җитәкчеләре җыелдылар. Бөтен авылны якты нурга төргән искиткеч матур мәчетне күрергә теләүчеләрне салкын җил дә, ерак ара да куркытмаган. Бәйрәм тантанасын Төньяк районнар имам-хатыйбы Илмир хәзрәт Касимов котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Изге Коръән сүрәләрен укырга сәхнәгә Кама авылы мәчете имам-хатыйбы Әдип хәзрәт Гыйльфанов күтәрелде. Ул мәчетне тулысынча үз акчасына төзеп чыккан Илгиз Шәмсиевка рәхмәтләрен белдерде. авылдашларына, райондашларына мәчетне тәрбияләп карап торырга кирәклеген әйтте. “Яңа мәчеттә җомга намазлары да, ифтар ашлары да, дин нигезләренә өйрәнү дәресләре дә уздырылачак. Мәчетебез буш тормасын иде”, — диде.

Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин: “Бүген тарихка кереп кала торган көн. Аллаһка гыйбадәт кылу йорты ачыла. Бу — һәр иманлы кеше өчен зур вакыйга, сөенечле хәбәр. Безнең республиканың татар авылларында, Аллаһка шөкер, мәчетләр бар. Ләкин мондый матурлары әле юк иде. Монда бөтен уңайлыклар да каралган, барлык эшләр дә башкарылган. Имам да, җәмәгать тә бар. Мәчет ачылу тантанасына күпме кеше килде бит! Бу Аллаһы Тәгаләгә бик күп итеп шөкерана кылырлык хәл ”, — диде.
Дини һәм милли традицияләрне саклау, торгызу турында бу көнне күп чыгышлар яңгырады. Алар арасында иң истә калырлыгы Илгиз Шәмсиевнең әнисе Әнҗәп апаның чыгышы булгандыр. Ул авыл халкына мәчетне салуда ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтте. Иман йортының беркайчан да буш тормавын, авылны гына түгел, ә бар районны бизәп торуын теләде.

Мин дә “Яңарыш” газетасы һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән бүләкләрне тапшырып, изге теләкләрне җиткердем. Имамнар, кунаклар, җитәкчеләр котлау сүзләрен, теләкләрен әйтеп бетергәч, җыелган халык Аллаһны олылап, тәкбир сүзләрен кабатлый-кабатлый мәчеткә беренче адымнарын атлап керделәр, аның матурлыгына таң калдылар. Илмир хәзрәт моңлы азан сүзләре белән бөтен тирәне яңгыратты. Мөфти Фаиз хәзрәт җитәкчелегендә беренче җәмәгать намазы укылды. Кама авылы һәм Камбарка районы халкын мәчет ачылу белән котлыйбыз. Чыннан да, ул бик матур. Кама авылында динебез үсәр, иман ныгыр, туган телебезгә дә игътибар ныгыр дигән уйлар белән кайттым мин.

Нәзир Ногманов.
Рәзиф Мирзаянов фотосурәтләре.