Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Каләмдәшебезне котлыйбыз!
12.11.2015

Каләмдәшебезне котлыйбыз!

“Татмедиа” Татарстан Рес­­публикасы матбу­гат һәм мас­са­күләм ком­му­никацияләр агентлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Татар рухы һәм каләм” V Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалды. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль дирек­торының беренче урынбасары Нурия Беломоина тантанада игълан иткәнчә, конкурска 91 гариза тапшырылган булган: БДБ илләреннән, төгәлрәге, Казахстаннан — 1; Россиянең 8 төбәгеннән — 17; Татарстанның 11 районыннан — 28 һәм Казан шәһәреннән — 45.
Әлеге бәйгедә “Моя Удмуртия” телеканалында чыгып килүче “Күңелле кыңгырау” тапшыруы “Балалар өчен иң яхшы журналис­тик материал” номинациясендә җиңеп чыкты.
Тапшыруны әзерләүче журналист Фәнзилә Салихованы, операторларны, тапшыруда катнашкан барлык балаларны, геройларны, укытучы-тәрбиячеләрне әлеге җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар әзерләргә насыйп булсын! Тапшыруда катнашырга теләүче яшь дусларыбызны, әти-әниләрне көтеп калабыз!