Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Калашников — кеше һәм автомат
23.05.2019

Калашников — кеше һәм автомат

Легендар АК-47 автоматын уйлап табучы, Россиянең данлыклы корал остасы Михаил Калашниковның, вафатына ярты ел кала, патриарх Кириллга үзенең вөҗдан газапларын белдереп хат язганлыгы әле күптән түгел генә билгеле булды. Хатында ул үзе уйлап тапкан автомат ярдәмендә һәлак булган кешеләрнең үлемендә үзен дә гаепле итеп хис итүен яза. Патриарх Кирилл Калашниковка җавап хатында: «Сезнең ачышыгыз күпме кешеләрнең гомерләрен саклап калырга, Ватаныбызны дошман кулына бирмәскә ярдәм итте», — дип яза. Илебез 2019 елның 10 ноябрендә конструктор Михаил Калашниковның 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Агымдагы ел Удмуртиядә “Калашников елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан төрле чаралар үткәрелә, күргәзмәләр эшли. Дөньяда Россияне дүрт символ буенча беләләр: аракы, матрешка, икра һәм Калашников. Читкә баргач: “Син кайдан? — дип сораучыларга Ижау шәһәрен атау җитә, алар сиңа шунда ук: “О, Калашников”- дип җавап бирәләр. Шәһәребезне таныткан шәхеснең тормышы җиңелләрдән булмаган. Бер яктан дан, шөһрәт булса, икенче яктан күпме көч, тынгысыз тормыш, җаваплылык…

Гаиләсе:

Әтисе — Тимофей Калашников (1883-1930), крестьян, Харьков губернасы Ахтыр өязенең Славгород авылында туа. Әти-әниләре белән Кубаньга күчеп китә, гаилә кора. Ун елдан соң гаиләсе белән Столыпин реформасы буенча Алтайга күчеп китә.
Әнисе — Александра Калашникова (1884-1957) — Орлов губернасында ишле гаиләдә туа.
Беренче хатыны — Екатерина Астахова — Алтай өлкәсеннән.
Улы — Виктор (1942) 1956 елда әнисе вафат булгач, әтисе аны Казахстаннан үз янына Ижауга алып килә.
Оныклары — Михаил, Александр.
Икенче хатыны- Екатерина Калашникова (1921-1977), белгечлеге буенча техник-конструктор.
Кызы — Нелли(1942) — Екатеринаның кызы
Оныклары — Александра, Евгения
Кызы — Елена Калашникова (1948)
Оныгы — Игорь Красновский
Кызы Наталья (1953-1983)

“Кеше тупсасыннан Спасс капкаларына кадәр…”

XX гасыр башында Калашниковлар гаиләсе Төньяк Кавказда Отрадный станицасында яши. Столыпин реформасы башлангач, гаилә Көнбатыш Себердәге Алтай өлкәсенең Курья авылына күчеп китә. 1919 елның 10 ноябрендә гаиләдә унҗиденче бала булып Миша Калашников дөньяга килә. Бу авыр елларда гаиләдәге унтугыз баланың сигезе генә исән кала.1930 елда коллективлаштыру чорында, кулакларны бетерү фәрманы буенча, Калашниковлар гаиләсе Томск өлкәсенең Түбән Мох авылына сөрелә. Кечкенә Миша бик иртә шигырьләр яза башлый, физика, геометрия белән кызыксына. Мәктәп елларында ук мәңгелек двигатель уйлап чыгарырга хыяллана. Бервакыт шулай Миша дусты белән күгәреп беткән борынгы Браунинг (пистолет) таба. Әлеге пистолет яшүсмер малайның тормышын тулысынча үзгәртә. Өй түбәсендә алар аны сүтәләр — җыялар, ләкин атарга патрон тапмыйлар. Авыл буенча: “ Аларда корал бар”, — дигән сүз бик тиз тарала. Аны милиция кулга алып, ике көн тоталар. Бу хәлдән соң ул авылдан китә һәм зур тормышка аяк баса. Җиденче классны тәмамлагач, Алтайга кире кайта, ләкин Курьяда эшкә урнаша алмый, бер ел укыгач, кире әнисе һәм үги әтисе янына кайта, туган көнен үзгәртеп паспорт ала.
Казахстанда Матай станциясендә бухгалтериядә хисапчы булып урнаша. Соңрак тимер юл хезмәтенең сәясәт бүлегендә техник секретарь булып эшли. 1938 елда Мишаны армия сафларына алалар. Ул Киевта сугышчан округның танк полкында хезмәт итә. Михаил армиядә танк башнясыннан атар өчен ТТ пистолетыннан җайланма уйлап чыгара, аннан соң танкның моторесурсының эшчәнлеген исәпкә алу өчен прибор ясый. Әлеге прибор өчен аны генерал Жуков сәгать белән бүләкли. Жуков аны Ленинград заводына счетчик үзләштерү өчен җибәрә. Сугыш башлангач, сугышка алына. 1941 елда Брянск янындагы сугышта ул каты яраланып, Елец шәһәрендә урнашкан госпитальгә эләгә. Хастаханә палатасында ятканда, ул ату коралы уйлап чыгарырга хыяллана. Госпиталь китапханәсендә шул темага китаплар табыла. Үзенең беренче пистолет-пулеметының сызымнарын эшли. Яраланганнан соң ял алып, Михаил Матай станциясенә кайта. Өч ай баш күтәрмичә эшләгәннән соң беренче пистолет — пулемет барлыкка килә. 1942 елда Самаркандта Дзержинский исемендәге артиллерия академиясе җитәкчесе Анатолий Благонравов әлеге коралда төгәлсезлекләр таба, ләкин ул яшь уйлап чыгаручыга югары бәя бирә һәм аны техник укуга җибәрәләр. Михаил фәнни — сынау полигонында күренекле конструкторлар белән эшли.1943 елда аның автоматы конкурста җиңә, 1947 елда әлеге коралны җитештерүгә имза куела. Биредә ул үзенең беренче хатыны, сызым сызучы Екатерина белән очраша. 1948 елда Михаил Калашников Ижауга килә. Мотозаводта беренче АК- 47 автоматлары чыга башлый. 1949 елда әлеге эше өчен ул I дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була.
1960 елда корал җитештерүче заводлар арасында пулеметлар эшләү буенча конкурс була. 1964 елда М.Т. Калашниковка, В.В. Крупинга, А.Д. Крякушинга, В. Н. Пушинга Ленин премиясе бирелә. 1976 елда Социалистик хезмәт герое исеменә лаек була. Ул — Сталин, Ленин, Россия Федерациясе, РФ Президенты премияләре лауреаты. Ниһаять, аны 1980 елда бөтен дөньяга таныталар (чөнки аңарга кадәр ул яшерен сер була). Аңа меңләгән хатлар килә, кинолар төшерелә, мәкаләләр языла. Җәмәгать эшлек­лесе Михаил Калашников — СССР ның 6 чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана. Аның ярдәме белән Ижауда асфальт — бетон заводы, автозавод хастаханә комплексы, 2 санлы балалар музыка мәктәбе, Завьялово авылында мәдәният йорты төзелә. 1992 елда “Конструктор — коралчы язмалары”, “Мин сезнең белән бер юлдан бардым”, “Калашников”, “Язмыш траекториясе”, “Тормыш — залп”, “Кеше тупсасыннан Спасс капкаларына кадәр” дип аталган китаплары бастырыла. 1997 елда үзенең мемуарлары өчен «Сталинград» әдәбият премиясенә лаек була. Ул — Ижау шәһәренең, Удмуртия Республикасының, Алтай төбәге Курья авылының почетлы гражданины. Россиядә һәм чит илләрдә 16 академиянең академигы булып тора, генерал-лейтенант. 1971 елда аңа техник фәннәр докторы исеме бирелә. Калашников автоматы “Гиннесслар рекорды” китабына иң киң таралган ату коралы буларак кергән. Аның исемен йөртүче урамнар Иваново һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә бар. 1999 елда 50 каратлы алмазга “Конструктор Михаил Калашников” исеме бирелә. Африканың кайбер илләрендә балаларга “Калаш” исеме бирәләр. АК-47 автоматы Мозамбик гербында ясалган. Глазов аракы заводы “Калашников” маркалы продукция чыгара, әлеге продукция автомат рәвешендәге шешәләргә тутырыла. 2004 елда конструкторның 85 еллыгына — Ижау шәһәрендә Свято-Михайловский соборы өчен 200 килограммлы чаң коела. 2004 елда тулы мәйданы 4000 кв.м., күргәзмә заллары 100 кв.м. дан артык булган Михаил Калашников хөрмәтенә корал музее төзелә. Биредә “Кеше язмышы” исемле экспозиция, тематик күргәзмәләр эшли.

Корал — яман, тик ансыз да булмый

“Солдат солдат өчен корал ясады. Мин үзем солдат булдым һәм андагы авырлыклар белән үзем очраштым. Аның конструкциясе эшләнгәндә мин хәрби частьләрдә булдым, белгечләрдән бик күп консультацияләр алдым. Солдатлар миңа әлеге автоматка нәрсә җитмәгәнлеген әйттеләр. Шулай итеп, гади, ышанычлы корал килеп чыкты. Ул бик гади автомат. Ләкин кайчакта гади әйберне ясау бик күпкә катлаулырак. Миңа әлеге автомат өчен Сталин премиясе бирделәр. Аның бәясе — 150 мең сум иде. Әлеге акчага хатыным Екатерина белән “Победа” маркалы машина алдык. Машина 16 мең сум тора иде. Ул вакытта әлеге акчага ун машина алып була иде. Миңа еш кына: “Корал уйлап табып та, зур байлыклар алмаганга үкенмисезме? — дигән сорау бирәләр. Бөтен нәрсәне акча белән үлчәп булмый. Минем өчен иң кадерлесе кешеләрнең: “Сезнең коралыгыз миңа тормыш бүләк итте!” — дигән сүзләре. Нигә миңа миллионнар? Мин болай да әйбәт яшим. 1990 елларда мин инде чит илләргә барып йөри идем. Төрле илләрдә булдым. Шулай бервакыт, Эр-Рияд шәһәрендә узган корал күргәзмәсеннән кайтканда, мин арттан бер караш тойдым. Ул гарәп кешесе, майор булып чыкты. Мине карашы белән үтәли тишеп чыккач, сүз башлады: “Калашников әфәнде! Сез беркайчан да динегезне алыштыру турында уйланмадыгызмы? Христиан дине буенча — сез бик гөнаһлы кеше. Сезнең өстә дистәләрчә мең кешенең үлеме ята, сез алар өчен җаваплы. Сезгә күптән инде тәмугта урын әзерләнгән. Сез пәйгамбәрегез Исадан Иисус Христосның гафу итүен сорасагыз да, бу булмаячак. Шулай түгелмени? Ә ислам дине — икенче. Яшермим, мин сезне күптән күзәтәм, сез чын — мөселман. Бу дөньяда яшәгәндә, сез, гарәп дөньясының байрагы булачаксыз. Теге дөньяга киткәч тә, сезне Аллаһы Тәгалә герой итеп кабул итәчәк. Сез моңа лаек! Бик күпләр шулай уйлый. Минем белән миннән өлкәнрәк руханилар да риза. Күбесе хәзер минем сезгә әйтәсе сүзләрне белә. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң!” — диде. “Бөтен дөнья буйлап дистәләрчә меңнәр үтерелгән кеше өчен җаваплы”… Мин мондый гаепләүләрне бик күп ишеттем. Рус телендә, тәрҗемә ителгән чит ил мәкаләләрендә, шәхсән үземә язылган хатларда. Радио, телевизор аша, күзгә-күз карап сөйләшкәндә. Әфган сугышы күптән тәмамланса да, анда җомга көннәрдә эшләүче бердәнбер кибетләр, ул да булса, автомат сатучы кибетләр. Аларда да мин уйлап чыгарган автомат. Мөселманнар коралны үзләре өчен изге көнне дә саталар! Телевизорны ачсаң, үтереш, атыш турында кинолар бара. Нинди генә кораллар юк! Ләкин иң көчлесе — Калашников автоматы. Соңгы елларда мин бу турыда күп уйландым. Чыннан да, әллә минем өчен бердәнбер чара — мөселман диненә күчүме икән?…” Әнә шул турыда ул соңгы елларда бик күп уйлана. Патриарх Кириллга да шул уйланулардан соң хат яза. Ләкин ул уйлап чыгарган корал яман булса да, Калашников автоматы меңнәрчә халыкның тормышын, илебезне саклап калган.
Аның гаилә тормышы да сикәлтәсез генә бармый. Казахстаннан беренче хатынының вафат булганлыгы турында телеграмма килеп төшә. 16 яшьлек улы бер үзе кала. Гаиләләре белән Викторны үзләренә алырга булалар. Казахстанга аны барып алу, соңыннан монда бергә яшәү дә җиңелләрдән булмый. Чөнки гаиләдә өч кыз, бер малай, һәрберсендә төрле характер. 1983 елда кызы Наташа машина һәлакәтенә эләгеп вафат була. Тирда ату полигонында еш булу сәбәпле, үзе дә ишетү сәләтен югалта. 2012 елда аның сәламәтлеге какшый башлый, ул эшләвеннән туктый. Дәваланса да, инде аякка баса алмый, 2013 елның 23 декабрендә каты авырудан вафат була.
Бүгенге көндә галәмне иңләп космик корабльләр йөзә, тормышыбызга нык итеп яңа технологияләр керә, ләкин узган гасырның уртасында уйлап табылган Калашников автоматы бөтен дөньяда иң яхшы корал булып кала. Удмуртия өчен бу — горурлык, милли бренд. Михаил Калашниковның яратып әйтә торган сүзләре: “Минем корал тынычлык өчен бөтен дөньяда булдырылган”.

Рәфилә Рәсүлева.
Мәгълүматлар Михаил Калашников исемендәге музейдан алынды.