Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Кайда җыр-моң, ул шунда!
6.07.2017

Кайда җыр-моң, ул шунда!

Югары сәнгать кешеләре белән аралашканда һөнәри осталык, белем, зәвык төшенчәләрен аңлап,үзеңне ниндидер матурлык дөньясында тоясың. Якташыбыз, дирижер, укытучы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин белән ул Ижау шәһәренең музыка училищесына имтиханнар кабул итәргә килгән вакытта очраштык. Тормышның барлык авырлыкларын да кичергән гади авыл баласының зыялы профессор дәрәҗәсенә ирешүе — безнең төбәк өчен зур горурлык. Аралашканда сүз саен мандолинаны яратып сөйләвенә игътибар итеп, аның тормышын мандолина кылларына бүлеп тасвирларга булдым.

Беренче кыл “Сәнгатькә — Әдип абый аша”

Сәгыйть ага сугыш башланган елны Әгерҗе районы Яңавыл авылында дөньяга килә. Әтиләре сугышта вафат булгач, әнисе, ике баласын алып, үзенең туган авылы Кырындыга — әнисе янына кайтып китә. Сугыштан соңгы авыр еллар. Илдәге һәрбер гаиләнең капкасын каккан авырлыклар алар гаиләсен дә Ижау шәһәренә күчеп килергә мәҗбүр итә. Әнисе заводта хезмәт куя, абыйсы ашата, киендерә, өстәвенә һөнәр дә биреп чыгара торган һөнәрчелек училищесына укырга керә. Кечкенә Сәгыйть 20нче санлы мәктәптә белем ала. “Мин мәктәпкә килү белән үзешчән сәнгатьтә катнаша башладым. Концертлар алып бардым, җырладым. Мәктәп директоры Әдип абый сәнгатькә бик зур игътибар бирә иде. “Сәнгатькә Әдип абый аша килдем”, — дип әйтә алам. Ул мандолинада уйнау түгәрәге ачты. Шуннан бирле мандолинада уйнауны яратып калдым. Ул вакытта хорда җырлау бар иде. Конкурсларда кемнең хорында кеше саны күбрәк, шул җиңә. Әдип абый мәктәптәге күп кешене җыеп алып бара. Мин башлап җырлаучылар рәтендә. Минем тавышны ул вакытта “югары альтино” дип атарга була иде (мин аны хәзер аера алам). Берзаман мин “бас” тавыш белән җырлый башладым. Мине : “Тәмәке тартасың”, — дип орышалар. Ә минем тавыш үзгәрә икән! Яшүсмер чордан егетлек чорына күчәм. Ул чакта мин җырлый алсын өчен җырларны алыштырдылар хәтта. Кайда гына чыгыш ясамадык без! Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына укырга керергә карар кылдым. Бардым. “Иртәгә сольфеджиодан имтихан”, — диләр. Ә мин ноталарны белмим. Музыка мәктәбе укытучысы баянчы Кәүсәр абый бар иде. Аннан ярдәм сорагач, ул: “Менә монысы до, ре, ми….”, — дип яза — яза аңлатты. Бирдем мин теориядән имтиханны. “Нинди музыка коралында уйный беләсең?” — дип сорыйлар. Әлбәттә, мандолинада инде! Мин мандолинада һинд кинофильмнарыннан отып алган көйләрне, молдаван биюе, “Кошлар кебек” җырын уйнап күрсәттем. Кабул иттеләр училищега. Уку башлангач, дүрт кыллы думбрада уйнарга өйрәнә башладым. Ләкин укытучы яшь кыз иде, кияүгә чыкты да, күчеп китте. Аның урынына килгән укытучы өч кыллы думбрада гына уйный, өстәвенә, балалайкада да уйнарга өйрәтә. Икесендә дә уйнарга өйрәндем. Дирижерлык һөнәрен дә үзләштердем. Училищеда белем алганда Ижау шәһәрендә барлык татарлар җыела торган клубка йөрдем. Аны “татклуб” дип йөртәләр иде. Шул вакытта Әдип абый мәктәптә эшләргә чакырып алды.

Икенче кыл
“Шәһәр булса да карап кайтырмын”

Училищены тәмамлагач, Казан консерваториясенә укырга керергә теләгем бар иде. Анда баргач, дирижерлык бүлеге булмавы ачыкланды. Бервакыт урамда Ленинград шәһәрендә Николай Римский-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясенә укырга чакырган игълан күрдем. Барырга карар кылдым. Миңа: “Кая барасың? Анда “каймак”ларны гына алалар, Свердловск шәһәрендәге уку йортына бар”, — диләр. “Барыйм әле, шәһәр булса да карап кайтырмын”, — дип җавап бирдем. Беренче имтиханны Ленинград радио һәм телевидениесенең танылган Василий Андреев исемендәге халык инструментлары оркестры белән бирдем. Валентин Егоровның удмурт көйләрен уйнадык. Кызык инде: мин — дирижер — карт кына музыкантларны уйнарга өйрәтәм. Халык кул чаба, миңа “5” ле куйдылар. Ничектер бу имтиханнан курыкмадым, чөнки училищеда укыган вакытта, бер концертта булган журналист язып чыккан иде: “Концерт карадым, ике дирижер, берсе — укытучы, берсе — укучы, аерма юк!” — дип. Бу сүзләр миндә үз-үземә ышаныч уяткан иде. Шулай итеп, шәһәр карарга барган җирдән, консерваториядә укый башладым. Күңелле вакытлар! Ленинградта белем алучы барлык татар студентлары кызыл почмакта җыелыша идек. Анда хор җитәкчесе булып эшләдем. Ул вакытта Татарстан белән элемтә әйбәт булды. Татар артистлары белән бик күп очрашулар, Сабантуйлар оештырдык. Гаилә коручылар да күп булды. Бер мизгел горурлану хисе белән күңелгә кереп калды: Беренче май бәйрәменә Венгрия, Куба, Германия вәкилләре катнашында дуслык концерты булды. Мин — татар малае — шунда Россиядән чыгыш ясаучы бер үзем идем!
Дүртенче курста укыганда мине ректор чакыртып алды. “Сине Казан шәһәренә консерваториягә чакыралар”, — ди. “Мин бит укучы”, — дим. Кайттым. “Миңа Нәҗип Җиһанов: “Дирижерлык бүлеге ачабыз, безгә укытучы кирәк, эшләрсең дә, укырсың да”, — диде. Бер ай Ленинградта, бер ай Казанда, әнә шулай йөрдем. Балалайка, гитара классы ачтык. Нәҗип абый милләт өчен көрәшә торган кеше иде. Ул мине халык музыка уен кораллары факультеты җитәкчесе итеп куйды. Җитәкчелек итү миңа хас түгел. Миңа белем бирү ошый. Дирижерлык һөнәрен бик яраттым. Җырлауны гына ташларга туры килде. Инде консерваториядә эшләвемә дә илле ел тулды. Бүгенге көндә милли кадрлар әзерләү нисбәтеннән төрле төбәкләргә чыгабыз, мәдәният институтларында, училищеларында имтиханнар алабыз, сәләтле укучыларны барлыйбыз.

Өченче кыл
“Кулларымда кәкре башлы,
Алтын кашлы мандолин.
Кайда җыр бар, кайда моң бар, —
Эзләсәгез — анда мин”.

Шәехзадә Бабич

Гомерем буена иң яраткан уен коралым мандолина булып калды. Анда ниндидер моң бар, ул сазга ошаган. Борынгыдан ук татар халкы сазда, думбрада уйнаган. Аларга алмашка татарның танылган шәхесләре — Муса Җәлил, Мансур Мозаффаров уйнаган мандолина килгән. Атаклы мандолиначы Исмәгыйль Илалов, мандолина турында телевидениедә дә ике тапшыру эшләдем. Элек мәктәптә белем биргән һәрбер укытучы мандолинада уйный белә иде. Чөнки гармун, баян юк иде әле ул вакытта. Хәтерлим әле, аны хәтта Кырынды мәктәбендә дә уйныйлар иде. Казанда гимназиядә укытканда, олы яшьтәге укытучылар да, кызыгып: “Бир әле уйнап карыйк әле?” — дип сорыйлар иде. Замана җилләре мандолинаны кысраклап чыгардылар. Бүгенге көндә мандолинаны кайтарырга максатыбыз бар.
Гаиләм дә музыкаль. Хәләл җефетем атаклы композитор Мөнир Мазуновның кызы, концертмейстр, утыз ике ел Татарстан радиосында эшләде. Ике улым да музыка мәктәбен тәмамладылар. Олысы “Ватаным Татарстан” газетасында дизайнер, верстка ясый, китаплар нәшер итә. Кечесе Казан музыка училищесында укыта, бик матур җырлый.

Дүртенче кыл
“Соңгы сүз”

Консерваториядә эшләгән дәвердә йөздән артык югары квалификацияле белгечләр укып чыкты, алар бүгенге көндә урта һәм югары уку йортларында, оркестрларда, музыкаль коллективларда эшлиләр. Алар арасында профессорлар, доцентлар, төрле халыкара, бөтенроссия конкурс лауреатлары, халык артистлары, Россиянең, Татарстанның, Чувашиянең, Удмуртиянең, Мор­довиянең, Калмыкиянең сәнгать эшлеклеләре бар. Укучыларымны үземнең уңышым дип саныйм. Бүгенге көндә милли сәнгатьне күтәрергә кирәк. Җырчылар күп, җырлаучылар юк. Инде боз кузгалды дисәң дә була. Чөнки бу мәсьәлә Президентыбызны да борчый. Һәрнәрсәнең иләге булырга тиеш, безгә дә милли кадрларны әзерләгәндә, сайлап алырга кирәк. Бүгенге көндә яшьләр музыкаль театры кирәк. Ул — театрның бер жанры. Без андый кадрлар әзерлибез. Алла бирсә, хөкүмәтебез безгә йөз белән борылса, сәнгатебезнең киләчәге якты булыр!”
Сәгыйть ага белән “Түгәрәк уен” фестивальләрендә еш очрашабыз, чөнки ул һәрвакыт жюри составында була. Без Удмуртия төбәгеннән килгән коллективлар аның белән горурланабыз, һәрбер киңәшен эшебездә кулланабыз.
20нче санлы татар мәктәбендә белем алган күп кенә иҗат кешеләре, Флүрә Хөрмәтова кебек танылган шәхесләр белән аралашканым бар. Аларның һәркайсы мәктәпне яратып: “Сәнгать өлкәсенә кереп китү өчен, безгә ана телендә белем биргән мәктәп зур этәргеч булды”, — дип искә алалар. Бүгенге көндә балалары беренче сыйныфка баручы ата-аналарга, әби-бабайларга уйлану өчен менә дигән мисал бу. Татар сыйны­фында белем алган балалар тормышта югалып калмыйча, һәрчак үз урыннарын табалар.

Рәфилә Рәсүлева.